(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Екатерина Виславская). Бүген Казан
Ратушасында Казансу елгасының уң як ярында территорияне үстерүнең иң яхшы
концепциясенә ачык халыкара архитектура конкурсында катнашучылар проектлары
буенча фикер алышу башланды. Хакимият органнары, үсеш институтлары,
архитектура, шәһәр төзелеше, территорияләрне комплекслы үстерү, шулай ук
икътисад һәм пространстволы планлаштыру өлкәсендәге экспертларга дөньяның 19
иленнән 50 архитектура бюросы проектын карарга туры киләчәк. Жюрины Казан Мэры
Илсур Метшин җитәкли.
«Архитектура конкурсында катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт
белдерәсем килә! Сүз дә юк, бу Казанның шәһәр төзелешендә, ә бәлки, Идел буе
һәм тулаем илебездә яңа адым. Без зур эшләрне сагындык, чөнки пандемия безне
билгеле бер кысаларга кертте, – диде И.Метшин, жюри утырышын ачып. – Катнашучылар
саны, аларның географиясе (дөньяның 5 континенты да диярлек тәкъдим ителгән),
танылган архитектура проектлаштыруның лидер компанияләре – болар барысы да
безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә. Без финалга узган эшләрне тәкъдир итүне
түземсезлек белән көтәбез».
27 проект
Россия авторлары тарафыннан эшләнгән, 21 – чит ил проектлары
Конкурс 14-нче апрельдә башланды һәм Казан Мэриясе ярдәме белән
уздырыла, заказчы – «Таткравтинвест» ҖЧҖ. Гомуми приз фонды 8,1 млн. сум тәшкил
итә: беренче урын өчен – 3 млн.сум, икенче урынга ия булган ике кеше 1,5 млн.
сум алачак, 700-әр мең сум өченче урынны алган өч катнашучыга биреләчәк.
Оештыручылар 188 гариза алды, дөньяның 19 иленнән 50 проект конкурс
финалына узды. Аларның 27-се – Россиянең 11 төбәгенең архитектура бюролары,
21-е – чит ил, тагын 2-се – катнаш Россия-чит ил командалары тарафыннан
эшләнгән. Катнашучылар географиясе киң: Россия, Аргентина, Белоруссия,
Болгария, Бөекбритания, Греция, Германия, Индия, Индонезия, Иран, Испания,
Италия, Канада, Кытай, Колумбия, Мексика, Нидерланд, Берләшкән Гарәп
Әмирлекләре, АКШ, Таиланд, Үзбәкстан, Франция, Швейцария, Эквадор.
Эш төркеме конкурс шартларына туры килә торган эшләргә техник экспертиза
үткәрде, шуннан соң проектларны бәяләүгә жюри әгъзалары кереште.
Җиңүче проект
Сибгат Хәким урамы буйлап территориянең үсешен гомуми күзаллауны чагылдырачак
Россия һәм чит ил архитекторларына, шәһәр төзүчеләренә, һөнәри
архитектура бюроларына һәм остаханәләргә һәм консорциумнарына «Ривьера»
кунакханә комплексы территориясе, Казансу акваториясе һәм булачак парк
тарафыннан чикләнгән 8,9 га мәйданлы территорияне үстерү концепциясен төзергә
кирәк иде, аны проектлау француз ландшафт архитекторы Мишель Пен җитәкчелегендә
алып барыла. «Ривьера» отеле һәм аквапарк урнашкан участок бу территориягә
кермәгән.
Конкурста катнашучыларның бурычы – Казансу акваториясе панорамасына
гармонияле кертелгән архитектура ансамблен эшләү. Төзелеш төбәкнең мәдәни
үзенчәлекләрен чагылдырырга һәм Казан Кремле ансамблен визуаль кабул итүгә
комачауламаска тиеш. Конкурс документлары нигезендә, төзекләндерү проектында
иҗтимагый киңлекләрне яшелләндерү һәм үстерү схемасы булачак.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, төзүче-компания эштә нәкъ менә конкурс
нәтиҗәләре буенча сайланачак проектларны кулланырга тиеш түгел – алар тәкъдим
итү характерына ия, гомуми күзаллауны чагылдыра. «Конкурс нәтиҗәләре тренд бирә
һәм безгә монда күрергә теләгән планканы куялар, – дип кисәтте шәһәр башлыгы. –
Бик мөһим, жюри әгъзалары белән без әлеге мәйданчыкта гамәлгә ашыру урынлы
булган нәрсәгә бәя бирәбез, тәкъдим ителгән проектларда нинди төп идеяләр бу
территориядә урынлы булыр иде, дип билгелибез».
Казансуның
уң яры – шәһәр өчен бик мөһим территория
Жюри утырышы ачылганчы Илсур Метшин һәм Казанның баш архитекторы Илсөяр
Төхвәтуллина күп тавыш җыйган катнашучылар проектлары күргәзмәсен карадылар.
Эскиз проектлар Казан Ратушасының ак залында урнаштырылган стендларга куелган.
Аларның һәрберсендә функциональ зоналар, инфраструктура һәм капиталь төзелеш
объектлары, гомуми шәһәр төзелеше, планлаштыру, транспорт, күләм-киңлек,
архитектура һәм ландшафт чишелешләре билгелән иде.
«Без бүген шәһәр өчен бик мөһим булган территориянең усеше киләчәген
карау һәм билгеләү өчен җыелдык. Берничә тапкыр аның төзелеш эшләре тәкъдим
ителде, ләкин болар барысы да җитәрлек дәрәҗәдә көчле идеяләр, лаеклы
территорияләр түгел иде, – дип игълан итте Илсөяр Төхвәтуллина. – Бүген без
территориянең үсеш юнәлешен билгелибез:без монда ландшафтка туры килгән йомшак
төзелешне, үзенә күбрәк игътибар җәлеп итәчәк көчле акцентлы идеяләрне, бу
гамәлдәге төзелешне үз эченә алган нейтраль территория булырмы икәнен
күрәбезме. Бу территория нинди – бүген без бу сорауга җавап табарбыз дип
өметләнәм».
Жюри составына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче
урынбасары Денис Калинкин, Мәскәүнең Архитектура советы әгъзасы, Мәскәү
архитекторлары берлеге идарәсе әгъзасы, Халыкара архитектура академиясе (IAA)
академигы Сергей Скуратов, ландшафт архитекторы, Франция ландшафт
архитекторлары федерациясенең элеккеге президенты Мишель Пена, Россия
Архитектура советы әгъзасы, Россия сәнгать академиясе академигы Николай
Шумаков, «Мәскәү шәһәрен шәһәр төзелешен планлаштыру проектын
фәнни-тикшеренүчеләр» ДАУ директоры Динә Саттарова, ТР төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир
Кудряшев, Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казан
шәһәре Думасы эксперты Татьяна Прокофьева, UNStudio оештыручы Каролина
Бос, архитектура тәнкыйтьчесе, «Брусника» компаниясенең баш архитекторы, «Проект
Россия» журналына нигез салучы һәм аны нәшер итүче Барт Голдхоорн,
Orchestra Design архитектура бюросына нигез салучы Эдуард Моро, Zaha
Hadid Architects башкарма директоры Кристос Пассас, Россия һәм
Татарстанның атказанган архитекторы Герман Бакулин, Bespoke архитектура
бюросы директоры Элина Сафарова, «Kravt Group» компанияләр
төркеме генераль директоры Валерий Кравцун.
Алар барысы да жюри утырышында катнаша, кайберләре видеоэлемтә буенча.
Фикер алышуга шулай ук төрле өлкәләрдә экспертлар, шул исәптән экологлар җәлеп
ителде. Алар жюри әгъзаларына проектларга мөмкин кадәр комплекслы карарга ярдәм
итәчәк. Жюри утырышы кичкә кадәр дәвам итәчәк. Аларга һәр проектны карарга, аны
тышкы кыяфәт күзлегеннән генә түгел, ә функциональ яктан да фикер алышырга
кирәк булачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен иртәгә, 30-нчы июньдә игълан итәчәкләр.