(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Алинә Бережная). Казанның Мирный
бистәсендә урнашкан «Зооцентр» сукбай этләр өчен приютында масштаблы
модернизация бара – хайваннар өчен вольерлар белән җылытыла торган корпус
төзелде, манеж, җылы идәнле карантин блогы торгызыла. Хәзер приютта 700 эт бар.
«Зооцентр»да булган Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласын ташландык
хайваннарсыз шәһәр итү максатын куйды. Шәһәр башлыгы паркларда хайваннар
күргәзмәсе үткәрергә тәкъдим итте, анда теләге булган һәркем дүрт аяклы дустын
үз өенә ала алачак. Ә йорт-җирсез хайваннар проблемасын хәл итү турында
зоояклаучылар һәм этләр хуҗалары белән берлектә фикер алышу планлаштырыла.
«Без алдыбызга Казанны ташландык хайваннарсыз шәһәр итү бурычын куябыз.
Дөньяда әлеге проблеманы хәл итү белән мактана алырлык шәһәрләр күп түгел.
Кызганычка каршы, күпләр хайваннарны уенчык итеп кабул итә – туган көнгә бүләк
иттеләр, бераз уйнадылар, ә аннары ташладылар. Кешеләргә һөҗүм итүче өерләр
шулай формалаша», – дип билгеләде И.Метшин.
Ташланган хайваннарга гуманлы мөнәсәбәт үрнәге «Зооцентр» приюты булды.
Әле ике ел элек бу хайваннарга ярдәм итү пункты иде. Федераль закон кабул
ителгәннән соң биредә масштаблы модернизация башланды – җылытыла торган
корпус төзелде, анда кыш көне температура +7-9 градус дәрәҗәсендә тора. Һәр
эткә 1,2 кв.м мәйданлы оя каралган. Шулай ук 10 эткә исәпләнгән 20 кв.м
мәйданлы йөртү зонасы да бар. «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин
федераль законда каралган нормативлар приютны модернизацияләү вакытында исәпкә
алынган, дип сөйләде. Гомумән алганда, монда бер үк вакытта 700 эт яши ала.
Элек монда 450-дән артык хайван булмаган. Шулай ук приютта үз операция бүлмәсе
бар, анда көн саен 15 хайванга кадәр стерилизацияләнә.
Аларны халык гаризалары буенча приютка китерәләр. Этләрне гуманлы ысул
белән аулыйлар – йокы даруы биреп йоклаталар. «Зооцентр» машинасында приют
хезмәткәрләренең һәр эшен теркәүче видеокамера урнаштырылган. Хайваннар приютта
20 көн ветеринария күзәтүе астында була. Беренче 10 көндә алар котыру аыруы
белән бәйле карантинда була. Киләсе 10 көндә хайваннарга стерилизацияләү,
тернәкләндерү, дегельминтизацияләү, вакцинация һәм биркалаштыру үткәрелә. Көн
саен этне ике тапкыр ашаталар. Алга таба агрессив булмаган һәм сәламәт этләрне
табигый тирәлеккә чыгаралар. Яңа закон нигезендә, эвтаназия эт дәваланмый
торган авырган очракта гына рөхсәт ителә, ә кешеләр өчен куркыныч тудыручы
агрессив хайваннар приютта гомерлеккә кала.
20 көн приютта бер этне тоту өчен ТР бюджетыннан 2179,80 сум акча бүлеп
бирелә.
Приют халкының 70%-ы - дворняжкалар, ләкин монда хаски, Урта Азия һәм
немец овчаркалары да бар. «Кайбер хайваннар приютка үзләре генә йөргән вакытта
эләгә, хуҗалар хайваннарны күзәтүсез калдыралар – бу дөрес түгел. Һәр этне
күзәтеп торырга кирәк. Кызганычка каршы, хуҗаларның барысы да моны аңламый», –
дип хәбәр итте Рөстәм Нуруллин. Казан Мэры этләр үзара татумы дип кызыксынды. «Без
аларны холыкларын исәпкә алып вольерларга ябабыз, аны ветеринар билгели», – дип
аңлатты приют директоры.
Приютны модернизацияләү алга таба да дәвам итәчәк. Ел ахырына кадәр
икенче корпусны реконструкцияләү планлаштырыла, бу өстәмә рәвештә тагын 1200
хайван асрарга мөмкинлек бирәчәк. Июльдә җылы идәнле карантин блогын ачу
планлаштырыла, бинаны тулысынча плитка белән ясау планлаштырыла. Бу блокта
вольерлар ике катка урнашачак, һәрберсенең үз канализациясе булачак. Яңа
корпус, шулай ук карантин блогы төзелешенә 5,5 млн сум шәхси инвестицияләр
кертелгән.
Шулай ук приютта зур манеж барлыкка киләчәк, анда теләүчеләр ошаган эт
белән якыннанрак таныша алачак. Илсур Метшин бу максатларда парклар һәм
скверларны эшкә җигәргә тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы шулай ук казанлыларның приюттан этләрне өйләренә алулары
белән кызыксынды. «Узган ел 3,7 меңнән артык йорт хайваны тотылган иде,
шулардан яңа хуҗаларны бер меңгә якын хайван тапты», – дип хәбәр итте приют
директоры. Йортсыз этләргә яңа хуҗаларны табарга волонтерлар ярдәм итә, алар
белән «Зооцентр» актив хезмәттәшлек итә.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бер стерилизация белән сукбай этләр
проблемасын хәл итеп булмый – бу эшнең яртысы гына. «Этләрне вакцинацияләү һәм
стерилизацияләүнең бушлай мобиль пунктлары эшеннән тыш, без җәмәгать фикер
алышулары уздырачакбыз, аларда йорт хайваннары проблемалары турында фикер
алышачакбыз. Без бу юлны зоояклаучылар, хайваннар хуҗалары, дүрт аяклыларга
битараф булмаганнар белән узарга телибез», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча шәһәр бистәләрендә этләрне вакцинацияләү һәм стерилизацияләүнең бушлай
мобиль пунктлары эшләячәк. Аларның беренчесе хайваннарны бу шимбәдә үк, 3-нче
июльдә, Совет районының Вознесенское бистәсендә кабул итәчәк.