(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Казанда
социаль-мәдәни өлкә объектларының, беренче чиратта, балалар бакчалары һәм
мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итү чараларына, шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә
65 млн сум юнәлдереләчәк. Бу яңа уку елы башланганчы ук мәгариф учреждениеләре
иминлеген мониторинглауның нәтиҗәле системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мондый карарны бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта террорчылыкка
каршы комиссия утырышында яңгыратты.
«Илебез Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә, төбәкләргә һәм җирле
хакимиятләргә уртак һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен саклауның бердәм
стандартын эшләүне йөкләде. Тиздән бу мәсьәлә үзенең комплекслы чишелешен табар
дип өметләнәбез. Әмма әлегә ул юк, без бу мәсьәләне үзебез хәл итәргә тиеш,
кулдан килгәннең барысын да эшләргә. Без әзер җавап көтеп кенә утыра алмыйбыз»,
– дип белдерде И.Метшин.
«1 сентябрьгә мәгариф учреждениеләренең иминлеген
мониторинглау системасын булдырырга кирәк»
Бүгенгә Казан бюджетыннан гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең
иминлеген тәэмин итү чараларына 65 млн сум акча бүленгән. Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үз докладында, барлык таләпләрне
үтәү һәм барлык кисәтүләрне бетерү өчен, 1 млрд 374 млн сумнан артык акча
кирәк, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта кисәтүләрне бетерү буенча беренче
чираттагы, иң мөһим чараларны үтәү өчен, социаль өлкәнең барлык учреждениеләре,
категория таләпләренә туры китереп, металлорамкалар, хәвеф сигнализациясе
төймәләре, керү белән идарә итү һәм ашыгыч хәбәр итү системасы булсын өчен, 101
млн.992 мең сум акча кирәк. Бу финанслауга килгәндә, төп җитешсезлекләр 15-нче
августка кадәр бетереләчәк, дип ассызыклады ул. Шулай итеп, 290 мәгариф
учреждениесендә хәвеф сигнализациясе кнопкаларын яңартырга, 17 учреждениедә
экстрен хәбәр итү системасын, 42 учреждениедә контроль һәм керү белән идарә итү
системасын һәм 17 учреждениедә сак сигнализациясе системасын урнаштырырга кирәк
булачак.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, акчалар бүлеп биреләчәк. «Балалар иминлеге –
ул җитәкчеләр, олылар, ата-аналар буларак безнең изге бурычыбыз. Өстәмә 102 млн
сум без бүлеп бирәчәкбез, – дип өстәде ул. – Әлбәттә, безгә бүген дәүләт
башлыгы кушуы буенча эш алып барыла торган гомуми карар кирәк. Бу карар бик зур
акчалар таләп итә – Казанга гына да 1 млрд сумнан артык акча кирәк. Тик без
болай гына көтеп утырмыйбыз».
Уку елы башланганчы мәгариф учреждениеләренең иминлеген ныгыту буенча
барлык чараларны үткәрү мөһим, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул бу эшкә Эчке
эшләр министрлыгы һәм Росгвардиягә кушылырга чакырды. «Ялгызы гына бу
сорауларны беркемгә дә хәл итщ алмый, – диде Мэр. – Әйдәгез, бергәләп чаралар
планын гамәлгә ашырыйк һәм мәгариф учреждениеләре иминлеген мониторинглауның
нәтиҗәле системасын булдырыйк. Бу бик мөһим, чөнки 1-нче сентябрьдә без
балаларны нәтиҗәлерәк саклау белән каршы алырга тиеш. Шул рәвешле, без бу эшне
федераль стандартлар кабул ителгәнче үк үткәрәчәкбез».
Иминлек паспортларын 96% мәктәп, балалар бакчалары,
мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте объектлары алган инде
«11-нче майда булган коточкыч вакыйганы исәпкә алып, без мондый гадәттән
тыш хәлләрне булдырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш», – дип
билгеләде ул. Исегезгә төшерәбез, 175-нче номерлы гимназиядә атыш нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды – 7 бала һәм ике өлкән
кеше, 23 кеше хастаханәгә озатылды.
Бүгенге көндә Казанда социаль-мәдәни өлкәнең 809 муниципаль объекты
эшли, аларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре РФ Хөкүмәтенең төрле карарлары
белән җайга салынган. Социаль-мәдәни учреждениеләр арасында 636 мәгариф өлкәсе
объекты, 96 мәдәният объекты, 35 спорт объекты һәм 42 яшьләр сәясәте объекты бар,
шул исәптән 13 балаларны савыктыру лагере, дип хәбәр итте Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Барлык күрсәтелгән объектларның террорчылыкка каршы куркынычсызлык
паспорты булырга тиеш, бу даими тикшерелә, – дип өстәде ул. – Учреждениегә
бирелгән категориягә карап, аның куркынычсызлыгына таләпләр билгеләнә. Бу,
мәсәлән, хәвеф төймәсе, видеокүзәтү камералары яки контроль-үткәрү пунктлары
җиһазлары булу мөмкин».
1-нчеиюньнән Татарстан Республикасы башкаласында террорчылыкка каршы
саклану буенча мәгариф учреждениеләрен тикшерү һәм үзгәртү өчен комиссия
төзелде, дип искәртте мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. «1-нче июльгә
кадәр әлеге мәгариф оешмаларын карап чыгу комиссия тарафыннан тәмамланачак, һәм
яңа уку елына барлык мәгариф объектлары паспортлаштырылачак», – диде ул.
Бүгенге көндә 96% мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте
объектлары документларын алды.
Балалар лагерьга килгәнче һәр учреждение
куркынычсызлыкка тикшерү узган
Лагерьларда ял итүче балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да эш
алып барылырга тиеш, дип билгеләде Мэр. Шәһәрдә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе
1-нче июньдә старт алды. Бүген 2 меңнән артык бала лагерьларның беренче
сменасында ял итә, дип хәбәр итте «Ял» балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерү,
эш белән тәэмин итү буенча шәһәр үзәге директоры Кирилл Борисов.
Балалар килгәнче һәр лагерь берничә тикшерү уза һәм Татарстан
Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә
күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгыннан эшкә рөхсәт алырга тиеш, дип өстәде ул. «Казаннан тыш,
лагерьлар республиканың тагын дүрт районы территориясендә урнашкан – Лаеш,
Питрәч, Яшел Үзән һәм Биектау районнары. Тикшерүләр районга бәйсез рәвештә һәр
лагерьда уздырыла. «Шәһәр Мэры кушуы буенча террорчылыкка каршы комиссия
әгъзалары барлык объектларга да чыкты», – дип хәбәр итте К.Борисов.
Исегезгә төшерәбез, май уртасында РФ Хөкүмәте балалар ялы һәм
сәламәтләндерү өчен билгеләнгән объектларның террорчылыктан сакланышына карата
таләпләрне раслады. Росгвардия бүлекчәләренә хәбәр тапшыра торган хәвефле
сигнализация белән тәэмин итү системасы гомуми мәҗбүри таләп булып тора.
Моннан тыш, 31-нче майдан 9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары өчен
чыгарылыш имтиханнары башланды, ә кече яшьтәге балалар өчен мәктәп яны
лагерьлары ачылды. Объектларның куркынычсызлыгы район администрацияләренең
хокук тәртибен саклау җәмәгать пунктлары хезмәткәрләре тарафыннан көчәйтелде
һәм Росгвардия хезмәткәрләре патрульлеге белән, дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова.
«Без һәр ишегалдында участковыйларны яки сакчыларны
куя алмыйбыз. Барысы да битараф булмаска тиеш»
Куркынычсызлыкны тәэмин итү социаль-мәдәни өлкә объектларын техник яклау
чаралары белән җиһазландыруга гына түгел, ә кеше факторына, иминлек өчен
җаваплы кешеләрнең грамоталылыгына һәм компетентлыгына да бәйле, дип саный
Г.Сәгыйтова.
«Бу чыннан да коллектив җаваплылык кирәк булган күпкә катлаулырак сорау,
– дип килеште Мэр. – Без һәр ишегалдында участковыйларны яки сакчыларны куя алмыйбыз.
Барысы да битараф булмаска, балаларга игътибар итәргә, аларның нәрсә белән
кызыксынуларын, буш вакытларын нәрсәгә сарыф итүләрен белергә тиеш».
Киңәшмәдә Казан прокуроры Олег Дроздов, Россия Федерациясе Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин, Казан буенча
ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы Александр Тимохин, Татарстан Республикасы
буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик
эш бүлеге башлыгы Олег Маринин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров,
район администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.