(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче
июнь, Камилә Гобәйдуллина). 24-26-нчы июнь көннәрендә Татарстан башкаласы «Милли-мәдәни
һәм җирле тәңгәллекнең нигезе буларак тарихи-мәдәни мирас» дигән темага 17-нче
Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясен кабул итәчәк. Конференция гибрид
форматында узачак һәм үз мәйданчыгында туган телне, этник гармонияне, халык
традицияләрен, фольклорын, архитектура һәйкәлләрен саклау өлкәсендә
җитәкчеләрне һәм белгечләрне җыячак. Чараны Казан Мэриясе һәм Тарихи шәһәрләр
лигасы оештыра.
Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин сөйләп узганча, конференция узган
ел ук узарга тиеш булган, әмма коронавирус пандемиясе аркасында күчерелгән. Шул
ук сәбәпле 2021 елда ул мәгълүмати технологияләр кулланып узачак. «Без пандемия
елында өйрәнгән уңай әйберләр бар – цифрлы технологияләрне куллану
мөмкинлекләренә игътибар иттек. Бу безгә төрле илләрдәге хезмәттәшләребез белән
онлайн режимда очрашулар үткәрергә мөмкинлек бирде. Шуңа күрә Казанда тарихи
шәһәрләрнең Бөтендөнья конференциясе максималь дистанцион режимда узачак, –
диде шәһәр башлыгы. – Без тәвәккәлләп тормыйбыз. Килергә тиешле аерым экспертлар социаль дистанцияне һәм барлык саклык чараларын
үтәячәк. Әмма күбесе онлайн катнашачак».
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова сүзләренә
караганда, бүгенге көндә лига составына дөньяның 65 иленнән 125 шәһәр керә, ә
оешма белән Япониянең Киото шәһәре Мэры Дайсак Кадокава җитәкчелек итә. 2018
елда Казан, Шираз, Балларат, Тайнань, Ченду, Йезд, Алба-Юлия һәм Хеврон кебек
шәһәрләрне узып, конференцияне үткәрү хокукын яулады.
Пленар утырышлар һәм дискуссияләр Казан Ратушасында узачак. Тематик
секцияләрдә Япония, Франция, Төркия, Кытай, Польша, Румыния, Молдова, Иран,
Словения, Босния һәм Герцеговинадан 37 спикер чыгыш ясарга планлаштыра. Чара сайтында теркәлүне инде
100-дән артык чит шәһәрләрдән килгән катнашучы узган. Ачылыш тантанасында
беренче тапкыр Казан авторлары язган рус, татар һәм инглиз телләрендә
конференция гимны башкарылачак.
Шәһәр кунаклары өчен шулай ук мәдәни программа әзерләнгән. Конференциянең
махсус төзелгән сайтында Татарстан мирасына багышланган барлык чаралар, шул
исәптән концертлар һәм роликлар трансляцияләнәчәк. «Конференциягә әзерлек
кысаларында «Мин дөньяны күрәм: дөнья халыклары традицияләре» дигән балалар
рәсемнәре конкурсы узды. Һөнәри жюри хөкеменә дөньяның 14 иленнән 160 бала эше
тәкъдим ителде. Иң яхшы рәсемнәр конференция уздырылган көннәрдә Казан
Ратушасында күргәзмәдә урнаштырылачак, конкурста катнашучыларның барысы да
грамоталар һәм рәхмәт хатлары алачак», – дип өстәде Е.Лодвигова.