(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казан
Ратушасында «Казан һәм Татарстан Республикасы инновацион предприятиеләре һәм
технологияләре» Верона Евразия икътисадый форумының беренче күчмә сессиясе
ачылды. Россия һәм Италия эшмәкәрлеге, профильле коммерциягә нигезләнмәгән һәм
дәүләт структуралары вәкилләренең фикер алышу өчен төп темасы икътисадый һәм
сәнәгать кооперациясе перспективалары булды. Форумда катнашучыларны Казан Мэры
Илсур Метшин сәламләде, ул билгеләп үткәнчә, узган елларда Татарстан башкаласы
вәкилләре Верона форумы эшендә актив катнашты, аерым алганда, шәһәрнең сәнәгать
һәм инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр.
«Верона Евразия икътисадый форумының күчмә сессиясе
Казанда нәкъ менә быел, без Италиянең иң матур шәһәрләренең берсе Верона белән
дуслыкның 10 еллыгын бәйрәм иткәндә узуы мине бик шатландыра. Безнең туры килү
нокталары күп. Верона шулай ук машина төзелеше, металлургия, химия һәм
азык-төлек сәнәгатенең алга киткән тармаклары булган индустриаль һәм инновацион
үзәк булып тора, һәм бу тәҗрибә безнең өчен бик кызыклы», – диде Казан Мэры.
«Бу форум Евразия киңлегендә сәүдә-икътисадый
хезмәттәшлек турында фикер алышуга юнәлдерелгән уникаль гавами мәйданчык булып
тора. Халыкара дәрәҗәдә тәҗрибә алмашу шәһәрләр мәнфәгатьләрен берләштерергә
һәм иң перспективалы һәм уникаль проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә»,
– диде ул.
И.Метшин сүзләренчә, Казан – мәдәни, мәгариф һәм
туристлык өлкәләрендә алдынгы шәһәр генә түгел, ә Россиянең иң эре сәнәгать
үзәкләренең берсе дә. «Безнең төп тармакларыбыз авиация, машина төзелеше,
азык-төлек, химия һәм нефть химиясе сәнәгате. Шәһәрдә 150-дән артык эре һәм
урта сәнәгать предприятиесе тупланган. Эре һәм урта сәнәгать предприятиеләрендә
эшләүчеләрнең гомуми саны 75 меңнән артык кеше тәшкил итә», – диде ул.
Бүгенге көндә Казанда муниципаль дәрәҗәдәге 9
индустриаль парк һәм сәнәгать мәйданчыгы эшли. Шәһәр территориясендә 30-лап
инвестицион-инновацион инфраструктура субъекты эшли, дип сөйләде Мэр.
Үз чиратында форумны уздыруны башлап җибәргән «Познаем
Евразию» коммерциягә нигезләнмәгән Италия ассоциациясе президенты Антонио
Фаллико Илсур Метшинга Казанда күчмә сессия үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт
белдерде. Ул очрашуның һәр катнашучысын дистанцион булмаган хәлдә күрергә шат
икәнен билеләп үтте. «Бу акрынлап без пандемиядән чыгабыз дигәнне аңлата, ул
инде елдан артык безнең көндәлек һәм икътисадый тормышка йогынты ясый. Бүген
без бергәләп килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләргә һәм һәркем
мәнфәгатьләрендә үсеш өстендә эшләргә тиеш. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек –
пандемия тудырган кризисны торгызуның һәм җиңеп чыгуның төп элементларының
берсе», – диде ул.
А.Фаллико сөйләвенчә, Россия һәм Италия, шулай ук
Европа Берлеге икътисадый яктан бәйле һәм үзара тулыландыра торган булып тора.
Әмма бүгенге көндә базарда вәзгыять уңай түгел. «2020 елда, Россия таможнясы
мәгълүматлары буенча, Италия-Россия товар әйләнеше 20,2 миллиард долларга
җиткән, бу 2019 елга караганда 19,88 процентка кимрәк. Италиягә Россия экспорты
10 миллиард доллар тәшкил итте, Россиягә Италия экспорты – 10,2 миллиард
доллар. Италия белән Татарстан арасындагы алмашу турындагы мәгълүматлар шул ук
тенденцияне күрсәтә», – дип уртаклашты спикер. Аның сүзләренә караганда, 2020
елда Италия белән Татарстан арасындагы сәүдә 322 миллион доллар дәрәҗәсендә
тукталган.
«Познаем Евразию» ассоциациясе президенты билгеләп
үткәнчә, күрсәткечләр үсешенә инновацияләр ярдәм итәргә тиеш. Ул икътисадый
үсешнең хәзерге моделе акрынлап үзгәрергә тиеш дип ышана.
Шулай ук Италиянең Россиядәге Илчесе Паскуале
Терраччано да видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады. «Мин һәрвакыт безнең илләр
арасындагы мөнәсәбәтләрне Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына түгел, ә төбәкләрдә
дә төзергә һәм үстерергә кирәк дип саный идем, чөнки алар мәдәнияткә һәм
тарихка бай. Италия – зур эшкәртү икътисады һәм Европаның икенче икътисады.
Безнең Татарстан белән хезмәттәшлегебез – синергия үрнәге һәм безнең
элемтәләрнең бу бай җирдә ничек үсеш алуы мисалы», – диде ул һәм Италия Россия
өчен ышанычлы сәнәгать партнеры булырга мөмкин дигән өмет белдерде.
Аннары форумда катнашучылар икътисадый үсешне торгызу
юллары, финанс учреждениеләренең заманча контекстта роле һәм технологияләр
үсеше турында фикер алыштылар. Автомобиль төзелеше, нефть-газ эшкәртү,
агроиндустрия һәм экология белән бәйле темаларга аерым игътибар бирелде.
Веронада XIV Евразия икътисадый форумы 2021 елның
28-29-нчы октябрендә Италиядән, Россиядән һәм дистәләгән башка илләрдән эре
компанияләр башлыклары катнашында узачак. Казанда Верона Евразия икътисадый
форумының күчмә сессиясе ел башыннан Россиядә шундый төрдәге дүртенче чарага
әйләнде. Элегрәк очрашулар инде Мәскәүдә, Ростов-на-Донуда һәм Томскта узды.
Аларның барысы да эшмәкәрләргә юнәлдерелгән иде.