(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Бүген Казанда Республика балалар
клиник хастаханәсе базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия
үзәге ачылды. Ул Татарстаннан гына түгел, Идел буе федераль округының башка
субъектларыннан да балаларны дәвалауга алачак, шуның хисабына пациентлар саны
2,5 тапкырга артачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия
сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, Казан Мэры Илсур Метшин,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика балалар
клиник хастаханәсе вәкилләре катнашты.
Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге «Сәламәтлек саклау»
милли проекты һәм «Татарстан Республикасы балалар сәламәтлек саклау үсеше»
региональ проекты кысаларында төзелгән. Республика балалар клиник хастаханәсе –
республикада Татарстанның барлык балаларына хезмәт күрсәтә торган бердәнбер
клиника (844 мең кеше).
«Бу үзәк балаларыбызның сәламәтлегенә кагылышлы күп кенә бурычларны хәл
итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Республика башлыгы
шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Сәламәтлек саклау
министрлыгына проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм төзелеш компаниясенә
башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте. Татарстан Президенты шулай ук дәвалау
учреждениесе хезмәткәрләрен Медицина хезмәткәре көне белән котлады, ул быел
20-нче июньгә туры килә.
РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, үз чиратында,
татарстанлыларны яңа технология үзәге ачылу белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, балалар онкоүзәген төзү 2020 елның гыйнварында башланды.
Алты катлы үзәк 100 ятакка исәпләнгән: онкологиянең ике бүлеге өчен 25 койка,
гематология һәм иммунология бүлегенә 20 койка, сөяк миен һәм төп күзәнәкләрне
трансплантацияләү процедурасын үткәрүгә 7 койка, 7 реанимацион койка һәм тагын
16 койка көндезге стационарга бүлеп бирелгән. Үзәктә шулай ук лаборатория
комплексы (клиник, биохимия, иммунология лабораторияләре, гемостаз
лабораториясе, цитогенетик, молекуляр-генетик лабораторияләр), кан салу һәм нур
диагностикасы бүлекләре (рентгенология, РКТ, МРТ) бар.
Төзелешкә 2 млрд 204,5 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 1 млрд 184 млн сумы
федераль бюджет акчалары һәм 1 млрд сумы Татарстан бюджеты акчалары, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж