(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда виртуаль карта булдырылачак, анда уңайлы мохите булмаган объектлар билгеләп үтеләчәк. Мондый карарны бүген Казан Мэры Илсур Метшин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар белән очрашуда җиткерде. Чара Клара Цеткин урамындагы яңартылган китапханәдә узды. Аралашу барышында аеруча балаларның әниләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды, алар барысы да эшкә алыначак. Очрашу нәтиҗәләре буенча берничә мөһим карар кабул ителде.
Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар
белән берлектә, уңайлы мохите булмаган объектлар белән виртуаль карта
эшләячәкләр. Еш кына аларга
сәүдә үзәкләре, азык-төлек кибетләре һәм башка шәхси предприятиеләр керә.
Объектларның җитешсезлеге проблемасын очрашуга килгән әниләрнең берсе Фәридә Сабирова җиткерде. Аның сүзләренә караганда, аңа кибетләрне ассортимент һәм товар бәяләре буенча түгел, ә бәлки теге яки бу объектның болдырына керү мөмкинлеге буенча сайларга туры килә. «Дөрес пандуслар белән җиһазландырылган кибетләр бик аз, әгәр алар булса да, аларның дөрес булмаган почмагы бар, аның буенча коляска белән менү мөмкин түгел», – дип билгеләде ул.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, «Уңайлы мохит» пилот проекты буларак Казанда 10 ел элек гамәлгә ашырыла башлаган, әмма ул вакытта катгый язылган нормативлар булмаган, шуңа күрә күпләр теге яки бу объектларны ачып, бердәм стандартларга таяна алмаган. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, хәзер төзелештә Казанның барлык социаль объектлары да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яраклашып, пандуслар, култыксалар, тактиль плитка белән җиһазландырылган. Коммерция объектлары белән хәл катлаулырак.
Әлеге урыннарның барысын да Илсур Метшин булдырылган виртуаль картада чагылдырырга тәкъдим итте. Башта шәһәр башлыгы район администрацияләре вәкилләренә очрашуда катнашучылар белән бергә әниләргә аеруча кыенлыклар тудыра торган урыннарны карап чыгарга һәм әлеге объектларны теркәргә кушты. «Атна дәвамында, бер ай эчендә эшләп бетерергә мөмкин булган объектлар бар, ә башкаларга капиталь ремонт кирәк, әмма виртуаль карта булдыру нәтиҗәсендә һәр эшмәкәр үз проблемаларын белеп, аларны хәл итәчәк», – дип билгеләде Мэр.
Виртуаль картада шулай ук шәһәрнең мәдәни һәм күңел ачу учреждениеләренә бару өчен акцияләр турында мәгълүматны да күрсәтергә мөмкин булыр иде. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның күп кенә әниләре Казанда ташламалардан файдалану мөмкинлеген белми икән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова барлык муниципаль мәдәният учреждениеләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар ташламалы категориягә карый, аерым алганда, алар Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында, ТР Милли музеенда, «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында була ала, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта бушлай керү балага гына түгел, аны озата баручы өлкәннәргә дә бирелә.
Шәһәрнең спорт объектларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле
балаларга волонтерлар ярдәм итәчәк, команданы «Игелекле Казан» туплаячак
Спорт белән шөгыльләнергә теләүче балаларның әти-әниләре еш очраша торган проблема турында Ландыш Майер сөйләде. Аның улына йөзүдән баш тартырга туры килгән, чөнки чишенү бүлмәсендә аның баласына ярдәм итә алырлык кеше булмаган.
Шәһәр башлыгы бүген Казанда сигез спорт объектында – «Триумф», «Касатка», «Ак бүре», «Акчарлак», «Ракета», «Хезмәт резервлары», «Алтын алка», «Казан» спорт комплексында ташламалы шартларда яки бушлай спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар, дип сөйләде (урыннар турында барлык мәгълүмат kzn.ru Башкарма комитеты порталында урнаштырылган). Илсур Метшин әлеге объектларга балаларга ярдәм итү өчен волонтерларны җәлеп итәргә тәкъдим итте. «Бу медицина университеты студентлары, мондый балалар белән ничек эшләргә кирәклеген белгән кешеләр булырга мөмкин, мин атнага бер тапкыр мондый белгечләрне җәлеп итәргә мөмкин дип уйлыйм», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казанның һәр мәдәният йортында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән
балалар өчен төркемнәр төзү планлаштырыла. 1-нче сентябрьгә «Әкият» курчак
театрының беренче катында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар
өчен ял итү үзәге ачылачак, ә 49-нчы номерлы мәктәп базасында иҗат белән
шөгыльләнү өчен балалар лабораториясе барлыкка киләчәк. Шул рәвешле, балаларда
дәрестән соң вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
«Балалар учреждениеләре нигездә сәламәт балалар белән эшләргә тели, ләкин без дә балаларыбызның нәрсә белән булса да шөгыльләнүен теләр идек», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгына Ландыш Майер.
Анастасия Суханова, «Синең файдага» хәйрия фондының башкарма директоры, аны торгызуда ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон ярдәм итте, шәһәрдә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен ял үзәге булдырылуы турында сөйләде. Ул «Әкият» курчак театрының беренче катында урнашачак. «Без балаларга физик яктан да, сәламәтлекнең менталь үзенчәлекләре белән дә уңайлы булган тулысынча инклюзив мохит ясарга телибез», – дип билгеләде ул. Инициативаны Казан Мэры хуплады һәм булачак ял итү үзәгенә бару теләген белдерде.
Үз чиратында Казан шәһәр Думасы депутаты һәм үзенчәлекле бала әнисе Далия Гайнанова 49-нчы номерлы мәктәп базасында балалар өчен лаборатория булдыру планнары турында сөйләде.
Әмма Казанда мөмкинлекләре чикле 6 меңгә якын бала яши һәм мөмкин кадәр күбрәк баланың ялын тәэмин итү мөһим. Карарны Илсур Метшин әйтте – яшүсмерләр клубларын һәм ремонтланган мәдәни үзәкләрне эшкә җигәргә: «Һәр мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр, шулай ук мондый балалар белән эшли белгән белгечләр булырга тиеш. Бу 6 кешедән торган зур булмаган төркемнәр булсын, әмма шулай да».
Казанда эшмәкәрлек вәкилләре белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән балалар өчен няняга чыгымнарны алырга мөмкинлек бирәчәк фонд
булдырырга тәкъдим ителә. Шул рәвешле ата-аналар балаларны ышанычлы белгеч белән калдыра, кибеткә
чыга яки хастаханәгә бара алачак һәм аларның баласы белән нәрсәдер булыр
дип борчылмаячак.
«Ата-аналарның өйләренә даими бәйлелеге бар, һәм аларга исәп тотар кеше юк, няня хезмәте дә арзан түгел», – дип сөйләде Далия Гайнанова.
Казан Мэры бу мәсьәләне хәл итүгә эшкуарларны җәлеп итәргә тәкъдим итте. Алар катнашында, шулай ук «Игелекле Казан»ны җәлеп итеп, әлеге эшне оештырган фонд төзеләчәк. Иң элек бала караучыга баласын ялгыз тәрбияләүче аналар мөрәҗәгать итә алачак.
Казан янында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче
гаиләләр өчен ял базасы төзеләчәк. Идея инде тормышка ашырылу стадиясендә, Илсур Метшин эшмәкәрлек вәкилләрен
проект авторлары – Аделия Садртдинова һәм аның иренә ярдәм итәргә чакырды.
«Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче күп кенә гаиләләр стресска түзми, таркала, чөнки бу чыннан да авыр», – дип билгеләп үтте Аделия Садртдинова. Ире белән бергә алар берничә көнгә килеп, бергәләп табигатьтә ял итә алсын өчен, мондый гаиләләр өчен ял итү базасы төзергә карар кылган. Ял итү базасы территориясендә 5 йорт булыр дип көтелә. Илсур Метшин бу идеяне хуплады.
«Сезнең йөкне беркем дә күтәрмәячәк, ләкин бу юлда без янәшә булырга һәм сезгә кирәкле ярдәмне күрсәтергә телибез. Мин бүген ишеткәннәрнең барысы да акча түгел, ә игътибар һәм тирә-юньдә ярдәм итүче һәм проблемаларга битараф булмаган игелекле кешеләрнең күбрәк булуы мөһим. Барлык мәсьәләләр дә эшкә алыначак, сезнең белән диалогта алга таба барачакбыз», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.