(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Җәмәгать транспорты хезмәтләре
сыйфаты урам-юл челтәренә йөкләнешне киметүдә, атмосферага зарарлы матдәләр
чыгаруны киметүдә ярдәм итә ала. Мондый фикерне Казан Мэры, БМОның җирле
үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин
9-10-нчы июньдә Бангкокта уза торган Азия-Тын океан төбәге илләренең төбәк
киңәшмәсендә белдерде.
Ике көн дәвамында төрле илләрдән - Кытай, Һиндстан, Вьетнам, АКШ һәм
башкалар - онлайн- һәм офлайн-форматларда шәһәр транспорты үсеше, аның иминлеге
һәм нәтиҗәлелеге турында фикер алышалар. Киңәшмә башында чарада катнашучыларны
БМОның Азия һәм Тын океан өчен икътисади һәм социаль комиссиясе башкарма
секретаре урынбасары Кавех Зави сәламләде, шулай ук Бангкок губернаторы
урынбасары Саколти Фаттиякул, халыкара транспорт форумы Генераль секретаре Ким
Ен Тэ, БМОның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча махсус илчесе Жан Тодт чыгыш
ясады.
Видеоконференция режимында фикер алышуга Илсур Метшин кушылды. Ул
билгеләгәнчә, җәмәгать транспорты эшенең куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген
күтәрү теләсә кайсы заманча шәһәр өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып
тора.
Казан Мэры Татарстан башкаласында бердәм маршрут челтәре төзелүе,
җәмәгать транспорты паркы яңартылуы турында сөйләде, аерым алганда, газ
мотор ягулыгында эшләүче һәм тиешле
югары экологик стандартларга туры килүче автобуслар сатып алына. «Казанның
җәмәгать транспорты паркының уртача яше даими рәвештә яңартылу нәтиҗәсендә 4,5
ел тәшкил итә, – дип ассызыклады Мэр. – Бөтен күчмә состав түбән идәнле, бу
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәргә һәм кешеләргә транспорттан
файдалану мөмкинлеген гарантияли».
Казанда бишенче буын юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы
(АСУДД) файдаланыла, ул интеллектуаль транспорт системасының бер өлеше булып
тора. Ул «яшел дулкын» режимында хәрәкәтне оештырырга, шулай ук автобусларның
өстенлекле юлларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип өстәде UNACLA президенты.
Моннан тыш, ТР башкаласында тоткарлыкларны бетерү, урамнарның үткәрү
сәләтен һәм хәрәкәт тизлеген арттыру чаралары күрелде. Аерым алганда, бердәм
парковка киңлеге булдырылды, аерым юл чатларында сул борылышлар туктатылды,
шәһәр үзәгенә йөк транспорты керү чикләнде һәм җәмәгать транспорты өчен
полосалар бүлеп бирелде. Казан Мэры җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен
инфраструктура булдыруның мөһим булуын билгеләп үтте.
Транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга, юллардагы бөкеләрне киметүгә һәм,
нәтиҗә буларак, атмосферага зарарлы матдәләр чыгару азая, юнәлтелгән
проектларның бер өлеше БМО белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла.
«Без халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә, яңа форматлар эзләргә һәм иң
яхшы практикалар белән алмашырга тиеш, – диде И.Метшин. – Яңа чынбарлык элек
эшләнгән тотрыклы үсеш программаларына төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итә. Безнең
бурыч уртак – без үз шәһәребезне төзек, уңайлы, имин һәм яхшы итеп күрергә
телибез».
Бүген һәм иртәгә, 10-нчы июньдә, чара кысаларында шәһәр транспорты эшенә
багышланган эшлекле сессияләр һәм пленар дискуссияләр узачак. Киңәшмә шәһәр
транспортының тотрыклы системаларына кагылышлы алдынгы региональ һәм глобаль
тәҗрибәне алмашу өчен платформа булачак. Конференция нәтиҗәләре буенча
декларация кабул ителәчәк.