(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче
июнь, Алинә Бережная). Быел дәүләт йомгаклау аттестациясен Казан мәктәпләрен
тәмамлаган 18 меңгә якын студент – 11 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы һәм
6 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы тапшыра. Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген
эшлекле дүшәмбедә, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, имтиханнар
тапшыру пунктларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәүне катгый күзәтергә кушты. «Ковид
вакыты тәмамланмады, бу чорда балалар куркыныч астында булырга тиеш түгел», –
дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Эпидемиологик хәл йомгаклау аттестациясен үткәрү процедурасына үзгәрешләр
кертте, дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов. Ул
искәрткәнчә, пандемия башланганчы, укучының вузга укырга керергә теләвенә яки
юклыгына карамастан, 11-нче сыйныфны тәмамлау турында аттестат алу өчен рус
теле һәм математика буенча мәҗбүри БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) тапшырырга
кирәк булган. Быел урта гомуми белем турындагы документны рус теле һәм
математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырып алырга мөмкин. «Имтиханның бу
формасы элек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен кыскартылган
режим сыйфатында кулланылган. Быел бу аттестация формасын вузга керергә нияте
булмаганнар сайлап ала ала, аларга аттестат кына кирәк», – дип аңлатты
И.Ризванов.
Әмма югары белем алырга җыенган чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшырырга
кирәк. Мәҗбүри предмет булып рус теле генә тора, фәннәр буенча БДИ штат
режимында уза– берничә предмет сайлап алырга мөмкин.
Казанда бердәм дәүләт имтиханын үткәрү өчен 25 пункт, 44 пункт – төп дәүләт
имтиханы, 7 пункт – дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү өчен әзерләнгән, шулай ук
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйләренә имтихан уздыру максатыннан
64 пункт эше оештырылган, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек
Ризванов. «Укучыларның сәламәтлеге иминлеге максатларында һәм Кулланучылар
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте
таләпләрен исәпкә алып, рус теле буенча БДИ ике көн дәвамында үткәрелде,
информатика һәм чит тел буенча имтиханнар да шулай ук узачак», – дип сөйләде
ул.
Май аенда атыш булган 175-нче номерлы гимназиянең чыгарылыш сыйныф
укучылары өчен имтиханнар тапшыру вакыты 1,5 сәгатькә арттырылган, шулай ук
балалар бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Медиклардан тыш, пунктларда
психологлар кизү тора.
Сүз уңаеннан, быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ тапшыру өчен
математика, җәмгыять белеме, физика, информатика, биология, инглиз теле һәм
химия иң кирәкле дисциплиналар булды.
Мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, башлангыч мәгълүматларга караганда,
дәүләт үрнәгендәге аттестатка 840 унберенче сыйныф укучысы дәгъва кыла. «Быел,
медаль алу өчен, журналда бик яхшы йомгаклау билгеләреннән тыш, чыгарылыш
укучысына мәҗбүри рус теле буенча кимендә 70 балл җыярга һәм БДИ форматында
бирелә торган барлык предметлар буенча бусаганы узарга кирәк», – дип аңлатты
ул.
Барлык имтиханнар марафоны 2-нче июльдә тәмамланачак. 12-нче июльдән 17-нче
июльгә кадәр өстәмә чор каралган – бу нигезле сәбәпләр аркасында төп срокта
имтихан бирә алмаганнар өчен.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә белемнәрне тикшерү илнең
абруйлы югары уку йортларында укуны дәвам итү өчен бик яхшы мөмкинлек булып
тора. «БДИга килгәндә, бер медальның ике ягы бар, ата-аналар бу төрдә имтихан
уздыру дөресме, дип фикер алыша. Әмма, аның һичшиксез плюсы бар – БДИны уңышлы
тапшырган очракта, балалар теләсә кайсы вузга укырга керә ала», – дип билгеләде
шәһәр башлыгы. И.Метшин укучыларга имтиханнарда уңышлар теләде. «Чыгарылыш
укучылары, аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч вакыт җитте, без балаларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын,
югары уку йортларына керүләрен телибез», – диде ул.