И.Метшин: «Яшьләр тормышын безнең белән бергә үзгәртергә теләүчеләрне көтәбез»
Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче
июнь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфасына
сайлап алу дәвам итә.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы һәм башка
шәһәрләрдә яшәүчеләрне үз кандидатураларын тәкъдим итәргә чакырды. «Мин Казаннан һәм аның
чикләрендә булган катнашырга теләүчеләрне чакырам. Без 1-нче июльгә кадәр
кандидатураны билгеләргә теләр идек. Яшьләр тормышын безнең белән бергә үзгәртергә
теләүчеләрне көтәбез. Бу үзеңне күрсәтү өчен яхшы сәбәп», – диде Мэр.
Элегрәк комитетны җитәкләгән Айрат Фәизов Совет районы администрациясе
башлыгы урынбасары вазыйфасына күчте. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Айрат
Фәизовның комитет рәисе вазыйфасында 5 ел эшләү дәверендә масштаблы проектлар
гамәлгә ашырылды. «Айрат Шамил улы җитәкчелегенә бик матур эш чоры туры килде.
Эшнең төп юнәлешләре арасында яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясау һәм
шәһәр яны лагерьлары инфраструктурасын төзү кебек җитди программа да бар иде»,
– диде шәһәр башлыгы.
Шундый объектларның берсе яңартылган «Восток» лагере булды, аны Мэр һәм ТР Президенты узган атнада карап кайтты. «Бу, әлбәттә, чын мәгънәсендә
космос. Балаларыбыз өчен бик лаеклы шартлар. Алар яхшы ял итәр, көч туплар, яңа
дуслар табар дип өметләнәбез. Без моның өчен барысын да максималь дәрәҗәдә
оештырдык һәм эшләдек».