(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Ике ай эчендә Казанда
21 млн.кв. метрдан артык мәйданда урамнарны, 17 млн. кв. м мәйданда юл
буйларындагы газоннарны чүп-чардан чистарттылар, 3,9 мең ишегалды территориясен
тәртипкә китерделәр. Көн саен чүп полигоннарына уртача 5 мең куб. метрга кадәр
төрле калдыклар чыгарылган – гадәти айларга караганда 10%-ка күбрәк. «Эш
масштаблы башкарылды, моны Казанның «Экояз» республика конкурсында җиңүе дә раслый», – дип
ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин. – Бу төзекләндерү предприятиеләренең,
биналарның милекчеләренең һәм шәһәрне чистартуда катнашкан барлык битараф
булмаган кешеләрнең зур хезмәте. Без барысына да бик рәхмәтле».
1-нче апрельдә башланган шәһәрне санитар чистарту икеайлыгы барышында
урман полосаларында, шәхси сектордагы чокырларда, тузган йортлар
территориясендә кыш көне барлыкка килгән 39 санкцияләнмәгән чүплек һәм чүп
өемнәре юк ителде, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Сәләхетдинов. Мисал өчен, җирле халык катнашында Әмәт, Константиновка, Чебакса,
Нагорный торак массивлары территорияләрендә көнкүреш чүп-чары өемнәре җыелган.
Муниципаль контракт кысаларында подрядчы оешма көче белән Тэцевская урамындагы
10-нчы номерлы йорт янындагы төзелеш чүп-чары чүплеге бетерелде.
Икеайлык вакытында шәһәрлеләр ишегалларында һәм биналарга якын
территорияләрдә генә түгел, ә иҗтимагый киңлекләрдә дә җыештырдылар –
чистартылган парклар, бакчалар һәм скверлар мәйданы 370 гектардан артык тәшкил
итте, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Бу чорда Мәскәү районында Химия урамында урнашкан эре габаритлы
чүп-чарны күмү полигонына 180 мең куб. м чүп чыгарылган – бу 9 мең КАМАЗ
тирәсе, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Территорияләрне җыештырудан тыш, төзекләндерү һәм юл киртәләрен чистарту
эшләре алып барылды. Шулай итеп, 105 км озынлыктагы куркынычсызлык киртәләрен
пычрактан чистарттык, 37 мең юл билгесе, 650-дән артык тукталыш павильонын
тәртипкә китердек, дип билгеләп үтте И.Сәләхетдинов. Моннан тыш, 18 мең кв.
метрдан артык мәйданда коймалар, култыксалар, терәк диварлар, тоннельләр
буялды, дип өстәде ул.
24-нче апрель көнне Казанда гомумшәһәр өмәсе узды. Шәһәр халкы 80
территорияне чүп-чардан чистартты, чүплеккә 11 мең кубометр төрле калдыклар
чыгарылды. «Төп игътибар сулыкларның яр буе территорияләрен, урман полосаларын,
яшел зоналарны, чокырларны җыештыруга бирелде», – дип билгеләде И.Сәлахетдинов.
Әйтик, Башкарма комитет хезмәткәрләре «Ак Барс Арена» стадионы артындагы яр буе
территориясен, ә Казан шәһәре Думасы депутатлары зооботаника бакчасы
территориясен чүп-чардан һәм корыган агачлардан чистарттылар.
Югары уку йортлары студентлары һәм оешма хезмәткәрләре Түбән Зареченск
һәм Киров дамбалары, Нокса һәм Киндерка елгалары, «Локомотив» пляжы, Каенлык, «Дубрава»
һәм «Аккош күле» урман-парк зонасын чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистарттылар.
Моннан тыш, «Рус-Немец Швейцариясе» махсус сакланучы табигать территориясендә
Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан оешмасы белән берлектә
куркыныч чүп үләне – балтырганга каршы юкка акция узды.
«Тулаем алганда, ике айлык чорында санитар чистарту чараларында 140
меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән шимбә өмәсендә – 58 мең казанлы. Ике
айлыкның барлык планлаштырылган чаралары тулысынча үтәлде», – дип нәтиҗә ясады
И.Сәлахетдинов. Хәзер Казанда шәһәр территорияләрен агымдагы карап тоту буенча
көндәлек планлы эш дәвам итә.
2025 елга кадәр Казан үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе –
экология, дип билгеләп үтте Мэр. «Без үзебезгә яшел шәһәр булдыру максатын
куйдык. Шәһәр картасында яшел каркас, яңа зур һәм кечкенә яшел таплар
формалаштыру белән беррәттән, бу төшенчә чисталыкны да күздә тота, – диде
И.Метшин. – Ләкин чисталык – чүп-чар, тәмәке төпчекләре, урамнарда кәгазьләр
булмау гына түгел, булган чүплекләрне рекультивацияләү, каты көнкүреш
калдыклары әйләнешенең яңа механизмын булдыру, чүп-чар җыюның яңа системасын
булдыру. Болар барысы да яшел шәһәр – Казанның экологиясен яхшырту буенча эш.
Һәм беренче сизелерлек нәтиҗәләр бар инде, гәрчә бу юнәлештә эшләр әле күп
булса да».