(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы
май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Бердәм Россия» сәяси партиясе праймеризында катнашты. Татарстан
башкаласы җитәкчесе РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда партиядән
кандидатлар өчен онлайн-режимда тавыш бирде.
Исегезгә төшерәбез, быел 24-нче май көнне РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка,
шулай ук Россия субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнарына һәм
«Бердәм Россия» сәяси партиясенә кандидатлар сайлау буенча онлайн-тавыш бирү
башланды. Кандидатларны алдан тавыш бирү сайтында теркәү март уртасына кадәр
барды. 14-нче майга кадәр праймеризда катнашучылар анкеталар тапшырдылар,
шуннан соң ай дәвамында сайлау кампанияләре уздырдылар.
Алдан тавыш бирү 30-нчы майга кадәр дәвам итәчәк. Анда җирле вакыт белән
28-нче май көнне төн уртасына кадәр pg.er.ru процедурасының рәсми сайтында
теркәлгән сайлаучылар катнаша ала.
Моннан тыш, бүген Татарстанда 557 хисап участогы ачылды, алар 20:00
сәгатькә кадәр эшләячәк. Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча
кандидатлар фамилияләре белән ике бюллетень алачак. Республикада праймеризда
катнашуга 96 кандидат теркәлгән, дип хәбәр ителә партия сайтында. Тавышны
теләсә ничә кандидат өчен бирергә мөмкин. Алынган тавышлар санына карап, ахыргы
исемлек формалаштырылачак, ул партиянең төбәк бүлегеннән Дәүләт Думасына
депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен тәкъдим ителәчәк. Исемлекләрне 19-нчы
июньдә партия съездында раслау планлаштырыла.