(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Казанда төзелеш
мәйданчыкларында автотранспорт тәгәрмәчләре юуның яңа стандарты кертеләчәк.
Бүген Казан Мэры Илсур Метшинга заманча пунктларның берсен күрсәттеләр, ул язгы
сезонда «Ярдэм» торак комплексы төзелеше мәйданчыгында эшли башлаган. Автомат
система тәгәрмәчләрне сыйфатлы итеп чистартырга, юу вакытын шактый кыскартырга
гына түгел, ә туфракка пычрак агып төшүне дә булдырмаска мөмкинлек бирә.
Хәзер Казанда 83 төзелеш мәйданчыгы, алар аша көн саен
100-әр машина уза. Барлык төзелеш мәйданчыклары көпчәкләр юу белән
җиһазландырылган. «Бу 100 машинаны Казан урамнарына күпме пычрак чыгарыр иде
дип күз алдына китерү дә куркыныч. Бөтен төзелеш комплексына рәхмәт белдерәсем
килә. Узган ел эчендә бөтен шәһәргә төзелеш мәйданнарыннан пычрак чыгарган өчен
нибары 13 штраф булган, ә быелның 5 аенда – 3. Төзелеш культурасы һәм шәһәргә
хөрмәт артты, әмма хокук бозу очраклары әле кала», – диде Илсур Метшин.
Моңа еш кына кеше факторы сәбәп була - техника чыккан
вакытта җаваплы хезмәткәрнең урында булмавы.
Бүген шәһәр башлыгына күрсәткән «Нептун Авто»
көпчәкләр юу системасы тулысынча автоматлаштырылган, шуңа күрә кешенең
катнашуын таләп итми. Ул 100 югары басым форсункалары белән җиһазландырылган ян
стеналы ачык платформадан гыйбарәт. «Үзебездә җитештерелгән югыч иске үрнәкләр
белән чагыштырганда өстенлекләргә ия. Биредә экология мәсьәләсенә зур игътибар
бирелә, шуңа күрә пунктта су циркуляциясенең ябык циклы оештырылган. Платформа
астында 20 кубометр күләмдәге цистерна урнаштырылган. Кулланган су
антисептиклар белән дүрт этаплы чистарту процедурасын уза. Кулланылган су
грунтка эләкми», – дип сөйләде Мэрга «СМУ-88» компанияләр төркеме директоры
Илья Вольфсон. Шул ук вакытта система тышкы ягын гына түгел, көпчәкләрнең эчке
өлешен һәм автомобиль төбен дә нәтиҗәле чистартырга мөмкинлек бирә.
«СМУ-88» директоры билгеләп үткәнчә, юу вакыты нибары
30 секунд тәшкил итә, ә бу эшне башкару өчен махсус пистолет ярдәмендә 2-дән 5
минутка кадәр китә.
Шәһәр башлыгы мондый заманча югычны керткәннән соң
төзелеш мәйданчыкларын тәэмин итү кыйммәтләндеме, дип кызыксынды. И.Вольфсонның
сүзләренә караганда, пункт бәясе 1 млн сумнан бераз артык тәшкил итә, бу
төзелеш масштаблары өчен аз, шул ук вакытта система үзенең нәтиҗәлелеген һәм
нәтиҗәнең югары сыйфатын күрсәтте.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә
чисталыкка казанлылар да, Татарстан башкаласы кунаклары да күнеккән, шуңа күрә
алга таба да бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. «Чиста һәм төзекләндерелгән
Казан – уртак эшчәнлек нәтиҗәсе ул. Төзүчеләрнең ярдәменнән һәм ихтирамлы
мөнәсәбәтеннән башка моңа ирешү мөмкин булмас иде, әлбәттә. Төзелеш
индустриясенең барлык предприятиеләре дә бердәм стандартка ия булырга тиеш. Ул
чагында пычрак йөк машиналары артыннан бөтен кварталны җыештырырга туры килмәс.
Шәһәрнең чисталыгы, матурлыгы һәм төзеклеге уртак тырышлыкка бәйле. Казанны
тагын да чистарак итәчәкбез», – дип йомгаклады Мэр.