(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче
май, Екатерина Виславская). Элегрәк Казан Башкарма комитетының транспорт буенча
комитетын җитәкләгән Айдар Абдулхаков «Метроэлектротранс» муниципаль унитар
предприятиесенең җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр
Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Айдар Абдулхаков транспорт тармагының чишмә башында
торган. «Советлар Союзы таркалганнан соң транспорт реформасы, «газельләр» һәм
пазиклар күплеге аның турыдан-туры актив катнашында үткәрелгән. Айдар Камил улы
Казан һәм республика транспорт системасының төп белгечләреннән генә түгел, ә
федераль дәрәҗәдә әйдәп баручы эксперт та булып кала бирә, – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, «Метроэлектротранс» коллективы Айдар
Абдулхаковка инде таныш, чөнки ул анда 15 ел элек эшләгән.
«Бүгенге көндә без, шул исәптән, электротранспортка йөз тотабыз – дөнья
шәһәрләре, мегаполислар аны кире кайтара яки ролен көчәйтә. Без дә үсәргә
телибез һәм үсәбез, – дип белдерде Казан Мэры. – Пандемия транспорт
предприятиеләрен бик җитди какшатты, чөнки алар яшәү өчен сәфәрләр саны белән
акча эшли. Бергә башкарып чыгарбыз дип ышанам. Шуңа күрә коллективны
җитәкләгез, транспорт тармагында чын лидер булыгыз! Иң яхшысы сезнең
предприятиедә тормышка ашырылыр дип өметләнәбез. Уңышлы эш алып баруыгызны һәм
пассажирларыбызга хезмәт күрсәтү куркынычсызлыгының яңа дәрәҗәсенә чыгуыгызны
телибез».
Тормыш юлы
Абдулхаков Айдар Камил улы 1969 елның 11-нче апрелендә Казанда туган.
Белеме: югары.
1993 елда «механик, математик-гамәли» белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин
исемендәге Казан дәүләт университетын , 2005 елда Хезмәт һәм социаль
мөнәсәбәтләр академиясенең «икътисадчы» белгечлеге буенча Казан филиалын тәмамлаган.
1987 елдан 1989 елга кадәр – Кораллы көчләрдә хезмәт иткән;
1993 елның сентябреннән 1994 елның апреленә кадәр – Татпотребсоюз Казан
автобазасының электр белән тәэмин итү буенча өлкән мастеры, Электрон-исәпләү
машинасы операторы;
1994 елның апреленнән 1999 елның октябренә кадәр коммерция оешмаларында
эшләгән (Казан);
2000 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр – РФ Пенсия фондының ТР буенча
бүлеге контроль-ревизия бүлегенең әйдәп баручы белгече;
2000 елның сентябреннән 2003 елның декабренә кадәр – Татарстан Республикасы
Финанслар министрлыгының Казан шәһәре буенча казначылык департаменты
территориаль бүлекчәсенең контроль-ревизия бүлеге башлыгы;
2003 елның декабреннән 2005 елның гыйнварына кадәр – «АСДУ-А» муниципаль
унитар предприятиесе директоры;
2005 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр – Татарстан Республикасы Транспорт
һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Казандагы Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе
урынбасары;
2005 елның сентябреннән 2006 елның гыйнварына кадәр – «Казгорэлектротранс»
муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры;
2006 елның 12-нче гыйнварыннан – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма
комитетының Транспорт комитеты рәисе.
Бүләкләнгән: Казан администрациясе башлыгының Мактау грамотасы (2005 ел), «Казанның 1000 еллыгы
истәлегенә» медале (2006 ел), «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлары
өчен» медале (2006 ел), Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы
министрлыгының Мактау грамотасы (2007 ел), Россия транспорт тармагының «Алтын
тәгәрмәч» милли иҗтимагый премиясенең «Россиянең транспорт тармагы җитәкчесе» номинациясендә лауреат
дипломы белән (2008 ел), III класслы «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга
лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән(2009 ел), Россия Федерациясе
Транспорт министрлыгының Мактау грамотасы (2009 ел), Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2011 ел), «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге
казанышлары өчен» медале (2012 ел), «Россиянең атказанган транспорт тармагы хезмәткәре» номинациясендә лауреат
дипломы (2013 ел), «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада»
истәлекле медале (2013 ел), «Сочидагы 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм
XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014 ел)), «Татарстан
Республикасында һөнәр берлеге алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе (2016
ел), РФ транспорт Министрлыгының III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәт һәм
аерымлык өчен» медале (2016 ел), Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте (2018 ел), ТР
Президенты Рәхмәте (2019 ел), II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен»
ордены медале (2019 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале
(2020 ел), Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең Юл
хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлегенең Мактау грамотасы (2020
ел).
Өйләнгән, өч бала тәрбияли.