(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче
май, Ксения Швецова). Халыкара оешмалар шәһәрләр һәм муниципалитетлар арасындагы
нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Бүген мондый оешмалар
әгъзалары гомуми янауларга каршы тору чараларын эшләргә һәм кабул итәргә тиеш.
Казан Мэры, җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитет (UNACLA)
президенты Илсур Метшин комитет утырышында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады, ул
кичә видеоконференция режимында узды.
Утырышның рәистәше БМО Генераль секретаре урынбасары һәм БМО-Хабитат
башкарма директоры Мәймүнә Мохд Шәриф булды. Илсур Метшин искә төшергәнчә,
БМО-Хабитат һәм җирле хакимият органнары арасында әңгәмәне ныгытуга омтылучы
UNACLA БМО-Хабитат башкарма директорының консультатив органы булуын искә
төшерде. Мәймүнә Мохд Шәриф утырышта катнашучыларны сәламләде һәм эш барышында
консультатив комитет әгъзаларына заманча шәһәрләр алдында торган иң мөһим
мәсьәләләр турында фикер алыша алачагына өметен белдерде. «Соңгы тапкыр без
2020 елның февралендә Абу-Дабидагы Бөтендөнья
шәһәрләр форумында очраштык. Бу
БМОның пандемиягә кадәр соңгы конференциясе иде, ул чакта берәү дә хәлләрнең ничек килеп
чыгуын фаразламады», – диде ул.
И.Метшин үз чыгышын 11-нче майда булган фаҗига белән бәйле рәвештә Казан
халкына ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре белән башлады. Казан мәктәбендә булган
хәл безнең шәһәрне генә түгел, бөтен дөньяны тетрәндерде. «Без бөтен дөнья
шәһәрләреннән кайгы уртаклашу хатлары алдык, – диде ул. – Күп еллар Мэр буларак
эшләгәч, мондый хәлнең нәкъ менә синең шәһәреңдә булыр дип уйламыйсың. Әмма,
кызганычка каршы, мондый терактлардан Россиядә дә, дөньяда да бер генә шәһәр дә
иминиятләштерелмәгән. Бу системалы проблема, һәм аны бергә һәм системалы хәл
итәргә кирәк».
Шәһәрләргә гомуми янауларга каршы тору өчен берләшергә кирәк, моны COVID-19
пандемиясе күрсәтте, дип билгеләде UNACLA президенты. «Казанда коронавируска
каршы көрәш өчен башкарылган эшләрнең күбесе Россиянең башка шәһәрләре өчен
үрнәк булды. Без үзебез дә бөтен дөньядан хезмәттәшләребез тәҗрибәсен актив
кабул иттек, – диде ул. – Казанда булган хәл безгә яңа чакыру ташлады, һәм без
дәресләр чыгарырга һәм дөньяда мондый хәл кабатланмасын өчен бергәләп чаралар
күрергә тиеш».
Моннан биш ел элек халыкара берләшмә шәһәрләр өлкәсендә яңа көн тәртибен –
үзгәртеп корулар программасын кабул итте, дип искә төшерде Казан Мэры. Яңа
шәһәр көн тәртибе 2030 елга кадәрге
чорга шәһәрләрне комплекслы тотрыклы үстерү өчен, шулай ук тотрыклы үсеш
максатларына ирешү өчен тизләткеч сыйфатында билгеләнгән. Аның фикеренчә,
тотрыклы үсеш максаты казанышлары өчен өстәмә көч куярга кирәк, алар
куркынычсызрак шәһәрләр булдыруда ярдәм итәчәк.
Яңа тәртипне кабул иткәннән соң биш ел үткәч, аны шәһәрләрне үстерү
өлкәсендә тормышка ашыру катлаулы бурыч булып кала, диде Мэр. «Берләшкән
Милләтләр Оешмасының катнашучылары һәм системасы арасындагы партнерлыкны
чынлыкта ныгытуга бәйле күп кенә өметләр тормышка ашырылмаган булып кала, – дип
өстәде ул. – Шуңа да карамастан, системаның барлык өлешләре белән структур
диалог һәм активрак хезмәттәшлек итү тәэмин ителде. Безнең алда торган
проблемалар пандемия һәм пандемиядән соңгы вәзгыять белән бәйле рәвештә бик зур
һәм тагын да җитдирәк».
Шәһәрләр өлкәсендә яңа көн тәртибе җирле һәм төбәк хакимиятләре тарафыннан
вәкиллекнең дефициты белән бәйле кайбер проблемаларны хәл итү мөмкинлеге
буларак карала, диде UNACLA президенты.
Киләсе айларда Җирле һәм төбәк хөкүмәтләренең Бөтендөнья ассамблеясе җирле
һәм төбәк хакимиятләре органнарын шәһәрләр өлкәсендә Яңа программа белән бәйле эшчәнлектә
рәсми катнашучылар сыйфатында тану зарурлыгын күрсәтү өчен бөтен көчен куячак,
дип өстәде И.Метшин.
«Безгә UNACLA актив роль уйный һәм җирле хакимият органнарына кагылышлы
барлык мәсьәләләр буенча консультатив ярдәм күрсәтә алсын өчен, Җирле һәм
региональ хакимият органнары һәм БМО системасы арасында элемтә булдыруны тәэмин
итәргә кирәк», – дип билгеләде И.Метшин.
Сессиядә докладлар белән шулай ук Дели (Һиндстан) башкала территориясенең
Закон чыгару ассамблеясе әгъзасы, ICLEI вице-президенты Атиши Марлен, Сория
шәһәре Мэры, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият президиумының шәһәр үсеше
мәсьәләләре буенча илчесе Карлос Мартинез, Җирле хакимият органнары берлеге
форумы рәисе Рев Мфо Моруакгомо чыгыш ясады.
Фикер алышуда бөтен дөньядан UNACLA вәкилләре катнашты: Нидерланд
муниципалитетлары ассоциациясе рәисе, Мэр Гаага Ян ван Занен, Канададагы
Китченер шәһәре Мэры , Канада муниципалитетлары федерациясенең мактаулы
президенты, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият казначысы Берри Врбанович,
Швециядәге Сала шәһәре Мэры, Швеция җирле хакимият органнары һәм төбәкләре
ассоциациясе вице-президенты Карола Гуннарссон, Эквадор провинция автономияле
хөкүмәтләре консорциумы президенты Пабло Хурадо Морено, Тандиль шәһәре Мэры,
Mercociudades президенты Мигель Лунги һәм Төньяк Ливанның Дание провинциясенең
муниципалитетлар ассоциациясе президенты Мөхәммәд Саадие.