(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы
май). Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
башлыкларының 2021 елның апрель ае өчен медиарейтингын җитәкләде.
Федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чараларының анализлау
нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының медиаиндексы 13 296,2 пунктны тәшкил итте.
Массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшин Казанның генераль планына шәһәрнең
табигый-рекреацион каркасы турындагы пункт кертелүе турында язды, аның
территориясе махсус статус алачак, аларны сатып алу мөмкин булмаячак.
Шулай ук шәһәр башлыгы Казанда «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында яңа
арт-объектлар урнаштыруны килештерүләре турында хәбәр итте. Моннан тыш,
массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, шәһәр башлыгы «Нәтиҗәле торгызу
нигезе буларак дәүләт-хосусый партнерлык» V Халыкара форумында чыгыш ясады.
Медиарейтингның икенче урынында Саратов башлыгы Михаил Исаев (12 659
пункт), ә өченче урында – Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев (11 920 пункт)
урнашкан.
Рейтинг массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә «Медиалогия»
мәгълүмати-аналитик системасы тарафыннан төзелгән, ул 63 меңнән артык чыганакны
үз эченә ала: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары,
интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Идел буе федераль округы субъектлары
башкалаларының беренче затлары арасында медиарейтингны берничә тапкыр җитәкләде.