(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). Казанның биологик
чистарту корылмаларында ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен эшләтеп
җибәрергә әзерлиләр. Европада актив кулланыла торган яңа технологиянең
канализация суларын чистартуның финал этабында куллану нәтиҗәсендә, 250 тонна
ләм утырмасыннан көн саен 50 тонна куркынычсыз гранулят эшкәртеләчәк. Аны
икенчел рәвештә кулланырга мөмкин булачак – мәсәлән, цемент җитештерүдә.
Казанда уникаль экологик проект ничек гамәлгә ашырылуы турында тулырак
мәгълүмат чаралары вәкилләренә бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин Водоканал МУП
матбугат туры барышында сөйләде. Бу проектның Россия территориясендә аналоглары
юк. Чираттагы тапкыр Казан беренче тапкыр мөһим экологик проблеманы хәл итә
алды. Ләм утырмасы хәзер төзелеш материалы булачак, – диде шәһәр башлыгы.
Бу проблема бөтен Россия өчен актуаль, һәм без беренче
булып аның чишелеше буенча мөһим адым ясыйбыз
1,699 млрд сумлык ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен төзү 2018
елның декабрендә Водоканал муниципаль унитар предприятиесенең үз заем акчасына
башланды. Хәзер объектның төзелеш әзерлеге 95% тәшкил итә.
Шәһәрдә көн саен 450 мең куб. м канализация сулары барлыкка килә. Элек
механик һәм биологик чистартудан соң, тәүлегенә 250 тонна ләм утырмасы кала
иде, ул ләм кырларына чыгарыла иле, дип билгеләп үтте Мэр. Чистарту
корылмаларыннан 50 ел файдалану дәверендә ләм кырлары территориясе 110 гектарга
җиткән.
Бу линияне эшләтеп җибәрү –
безнең барыбыз өчен дә чор вакыйгасы. Ләм кырлары – зур экологик бомба, – диде
Мэр. – Бу проблема бөтен Россия өчен актуаль, һәм без бүген беренче булып аны
хәл итү буенча мөһим адым ясыйбыз. Җитештерүне эшләтеп җибәрү җайга салына,
шуның нәтиҗәсендә без ләм утырмалары урынына тәүлегенә 50 тонна гранулят ала алачакбыз.
Аны цемент җитештерүдә, чүплекләр, чокырлар рекультивацияләгәндә, юл эшләрендә
икенче тапкыр кулланырга мөмкин, дип өстәде шәһәр башлыгы.
7,5 куб күләмендәге цистернадан 1,5 кг гранулят чыга
Журналистлар ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясе урнашкан дүрт
катлы бинаны карады. Бүгенге көндә эш өчен кирәкле барлык җиһазлар монтажланган
инде, дип сөйләде матбугат турында катнашучыларга Водоканал муниципаль унитар
предприятиесе директоры Андрей Егоров. Ул искә төшергәнчә, Татарстан
Республикасы башкаласында ләм кырлары 1966 елдан бирле кулланыла.
Шуннан бирле кулланыла торган технология табигый шартларда утырмаларны
киптерү һәм зарарсызландыру өчен ләм карталарын куллануны күздә тота.
Агымсуларны чистартканда хасил булган утырманы 70-75% дымлылыкка кадәр
киметәләр һәм ләм кырларына чыгаралар.
Хәзер без тәүлегенә 350 тонна
көнкүреш агым сулары алабыз, – дип аңлата А.Егоров. – Элек утырманы ике
баскычта – механик һәм биологик эшкәртүдән соң –без чистартылган суны Иделгә
агыза идек, йөзләрчә тонна ләм утырмасын басуларга озаттык.
Яңа технология шунннан гыйбарәт: алдан механик һәм биологик чистартуны
узган ләм утырмаларын башта декантерлы центрифугларда 75% дымсызландыралар, ә
аннары киптерү барабаннарында киптерәләр, дип аңлатты предприятие директоры.
Фильтрланган су өстәмә чистарту уза, ә киптерелгән зарарсызландырылган утырма
дымлылыгы 10% булган гранулят формасын ала. Шуннан соң ул силосларга арадаш
саклауга китә. Бу - ГМС Нефтемаш АҖ төркеме һәм Ростов Водоканалпроекты
институты АҖ институты тарафыннан тәкъдим ителгән технология һәм Европада актив
кулланыла торган технология.
Чыгу юлында бездә коры гранулятлы 7 автоцистерна булачак, – дип өстәде
А.Егоров. Ул журналистларга беренче сынаулык утырманың беренче партиясен – 1,5
килограмм гранулят шешәсен күрсәтте. Күз алдына гына китерегез – шулкадәр
грануляттан 7,5 куб автоцистернадан чыга, – дип билгеләде ул.
Алынган гранулятның куркынычлылыгы V класслы, ягъни фактта куркынычсыз.
Бу материалны цемент катнашмаларга өстәмә сыйфатында яки җирләрне
рекультивацияләү өчен кара туфракка присадка буларак кулланырга мөмкин булачак.
V класс куркынычлыкка көнкүреш калдыклары керә – алар биосферага зыян
китермиләр диярлек, үзләре өч елдан да кимрәк вакыт эчендә таркалалар, ә
табигать, таркалганнан соң, бик тиз торгызыла.
Без тишекләрне ямамыйбыз, ә Казанның киләчәген
билгеләүче проектларны тормышка ашырабыз
Бу линия кертелү нәтиҗәсендә Казан илнең беренче шәһәрләреннән булачак,
ул ләм кырларын эксплуатацияләүдән баш тарта алачак һәм шәһәр суларын чистарту
системасын калдыкларсыз һәм куркынычсыз итә алачак, дип билгеләде Мэр.
Су үтә торган түбәләрдән, эшләми торган лифтлардан, ремонтланмаган
ишегалларыннан без бүген киләчәк буыннарга кагылышлы экология проблемаларына
күчәбез. Бу шәһәр үсешенең бөтенләй башка этабы, – дип ассызыклады И.Метшин. –
Без нәрсәдер булганын көтеп ятмыйбыз, тишекләрне ямамыйбыз, ә Казанның һәм
бөтен Татарстанның киләчәген дистә елларга алдан билгеләүче проектларны гамәлгә
ашырабыз.
Эшнең киләсе этабы булып, Иделне савыктыру федераль проекты кысаларында
үткәрелә торган канализациянең биологик чистарту
корылмаларын масштаблы реконструкцияләү булачак.