(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда өч ел
дәвамында канализациянең биологик чистарту корылмалары масштаблы
реконструкцияләнәчәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин аны алдагы буыннар тормышында
уңай чагылыш табачак мегапроект дип атады. Бу максатларга «Иделне савыктыру»
федераль проекты һәм төбәк программасы буенча 6,2 млрд сум бүлеп бирелгән.
Бүген проектның детальләре турында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат
чаралары вәкилләренә сөйләделәр.
«2024 елда тәмамланырга тиешле Идел елгасы бассейнын чистарту буенча
федераль программа биологик чистарту корылмаларын 6,2 млрд сумга
реконструкцияләүне күздә тота, – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. – Бу проект
безгә Иделне пычратмаска ярдәм итәчәк. Казанда тәүлеккә 450 мең кубометр
канализация сулары җитештерелә, шул ук вакытта реконструкциядән соң без елгага
чиста су гына агызачакбыз, табигатькә зыян салмыйча».
Реконструкциягә акчалар «Иделне савыктыру» федераль проекты һәм
Татарстан Республикасында үзәкләштерелгән су чыгару системаларын чистарту корылмаларын
төзү һәм реконструкцияләү буенча региональ программа буенча бүленгән. Бу
биологик чистарту корылмаларын төзегәннән бирле беренче капиталь ремонтлау.
«Чистарту корылмалары 50-нче еллар проекты буенча эшләнгән һәм 1974 елда
файдалануга тапшырылган, – дип аңлатты журналистларга «Водоканал» муниципаль
унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров. – Хәзер Иделгә китә торган су
чистартыла. Быел эшләтеп җибәрелә торган яңа проект ярдәмендә без чыгу юлында
тагын да чистарак алачакбыз, ул барлык заманча таләпләргә туры киләчәк. Сүз
уңаеннан, Россиядә бу таләпләр Европага караганда күпкә катгыйрак».
Реконструкция чистарту корылмаларына керә торган суларны бертуктаусыз
чистартуны туктатмыйча, этаплап үткәреләчәк һәм өч ел дәвам итәчәк, дип өстәде
А.Егоров. Мәсәлән, беренче этапта 2023 елга кадәр һава өрдерү станциясен,
икенче чираттагы комсызландыруны, дүрт беренчел отстойник, дүрт аэротенк һәм
алты икенчел отстойникны реконструкцияләү планлаштырыла. Шулай ук ике икенчел
отстойник, чистартылган сулар каналы, биш ләм насос станциясе, комны
дымсызландыру бинасы төзеләчәк. Моннан тыш, проект үзәк бүлү подстанциясе,
трансформатор подстанциясе, һава чистарту җайланмасы төзүне күздә тота. Бу
максатларга 3,6 млрд сум каралган.
Беренче этапны тормышка ашыру чистартылган суларның кислородны биологик
куллану, аммоний азоты, нитритлар азоты һәм фосфатлар фосфоры күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Икенче этап 2023-2024 елларда үткәреләчәк, аңа 2,6 млрд.сум каралган.
Анда 8 беренчел һәм 7 икенчел отстойник, 7 аэротенк һәм башка корылмалар төзү
күздә тотыла.
Моннан тыш, су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен, канализация һәм
җылылык челтәрләрен, элемтәнең тышкы челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү,
шулай ук территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
«Өч елдан соң бу территория яңа заманча чистарту корылмаларыннан торачак»,
– дип нәтиҗә ясады «Водоканал» директоры. Реконструкциядән соң чистарту сыйфаты
яхшырачак һәм пычраткыч матдәләрне агызу күләме кимиячәк.
«Безне киләчәк буыннар тормышында чагылыш табачак бөек эшләр көтә», –
дип өстәде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында ләм утырмасын термомеханик эшкәртү
линиясен эшләтеп җибәрү буенча көйләү
эшләре башланды, ул ләм кырларын эксплуатацияләүдән баш тартырга мөмкинлек
бирәчәк.