(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда юл-транспорт
һәлакәтләре күпләп була торган урыннарны бетерү чаралары уздырыла. Бу эш
яктыртуны яхшыртуны, светофорлар һәм юл билгеләрен урнаштыруны үз эченә ала.
Быел Татарстан башкаласында 300 яңа юл билгесе һәм 1100 яктырту терәге
урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Быел ТР башкаласында юл-транспорт һәлакәтләренең,
авария хәлендәге зоналарның һәм потенциаль куркыныч участокларның 91 урынын
бетерү планлаштырыла. Моның өчен 300 юл билгеләре куелачак, юлларның авария
участокларын 6,5 мең кв.м ремонтлаячаклар, дип хәбәр итте И.Куляжев. Моннан
тыш, сигез чатта светофор объектлары барлыкка киләчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе
ЮХИДИ бүлекчәсе күрсәтмәләре һәм «Халык контроле» системасына кергән гаризалар
буенча, яктырту тулысынча булмаган 70 урамның 70 участогында энергия саклаучы
яктырткычлар белән 1100 терәк урнаштыру планлаштырылган.
«Тулаем алганда, Татарстан торак пунктларында юл
эшләре, тышкы яктылыкны торгызу һәм «Безнең ишегалды» программалары буенча 5
меңнән артык яңа ут баганасы монтажланачак», – дип билгеләп үтте Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары.
«Юлларны ремонтлау белән беррәттән, яктырту эшләрен дә
кертеп, барлык юл инфраструктурасының да тәртипкә китерелүе бик мөһим, – дип
шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Социаль объектны ремонтлаганда яки
төзегәндә, мәктәпме ул, балалар бакчасы булсынмы, без якын-тирә территориядә юл
инфраструктурасына тулы капиталь ремонт ясарга тырышабыз. Болар барысы да
куркынычсыз хәрәкәт өчен әһәмиятле».
Казанда юл билгеләре төшерү эше дә дәвам итә, агымдагы
елда, И.Куляжев сүзләренчә, моңа 285 млн сум каралган.
«Эшләр термопластик ярдәмендә – төп магистраль урамнар
буенча һәм буяулар – транспорт хәрәкәтенең азрак интенсивлыгы булган урамнар
буенча башкарылачак», – дип өстәде спикер.
Бүгенге көндә планлаштырылган 369 мең кв.м юлның 55
мең кв. м мәйданында юл тамгасы төшерелгән, бу гомуми планның 15%-ын тәшкил
итә.