(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Быел Казанда «Имин
сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 11 урам ремонтланачак. Моннан тыш, 78
квартал эчендәге машина юлларын яңартачаклар, биш бакча ширкәтенә дүрт керү юлы
төзекләндереләчәк. Урам-юл челтәре объектларын ремонтлау программасы буенча
барлыгы 50 км чамасы юлны яңарту планлаштырыла. Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр
Мэры Илсур Метшин һәр объект буенча эшне контрольдә тотуны һәм ремонтны
вакытында тәмамлауны йөкләде. «Эшкә җәлеп ителгән һәр подрядчы үзенең эш
картасын төзергә тиеш. Җәйге сезонда, уңай һава шартлары булганда, барлык
эшләрне дә төгәлләргә кирәк», - диде шәһәр башлыгы.
Беренче
чиратта шәһәр халкыннан иң күп тискәре бәяләмәләр булган юлларны ремонтлыйлар
Быел Казанда урам-юл челтәрен ремонтлауга 2,9 млрд сум каралган,
шуларның 640 млн сумы – «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча бүлеп
бирелгән акчалар, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь
Куляжев. Ул искә төшергәнчә, проект нигезендә, 2021 елга норматив хәлдәге юллар
өлеше 60% тәшкил итәргә тиеш, ә аның тәмамлануына 2024 елда – 85%. Казан бу
юнәлештә алга таба хәрәкәт итә – хәзерге вакытта шәһәр инде 83% норматив юллар
күрсәткеченә җиткән.
Быел проект буенча 11 урамның участокларын төзекләндерәчәкләр: Совет
районындагы Рауис Гәрәев, Старательный тыкрыгы, Хезмэт, Белинский, Беломорск,
Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесная, Магистраль һәм Маршал Чуйков.
«Санап үтелгән урамнар белән беррәттән, юлларның иң таушалган
участокларын һәм квартал эчендәге машина юлларын ремонтлау дәвам итәчәк, – диде
И.Куляжев. – Объектлар исемлегенә шәһәрлеләрнең иң күп тискәре бәяләмәләре
булган урамнар кертелгән, шул исәптән «Халык контроле» системасында һәм «Халык
фронты» иҗтимагый хәрәкәтенең «Беткән юллар картасы» интерактив проектында.
Казанлыларның теләкләрен исәпкә алып, Азин, Кол Гали, Себер тракты, Академик
Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр, 3-нче Кленовая, Япеев урамының хәрәкәт
өлешләре, Бертуган Батталовлар урамы һ.б. ремонтланачак».
Шулай ук ремонт программасына агымдагы елда «Безнең ишегалды» президент
программасы буенча төзекләндерелә торган социаль объектларга һәм ишегалларына
илтүче 78 квартал эчендәге машина юллары кертелгән.
Ремонт
Казанның ун бистәсенең 22 урамында узачак
Бистәләрдә юлларны ремонтлау дәвам итә. Быел шәһәрнең ун торак
массивында (Әмәт, Иске Горки, Вознесенское, Константиновка, Северный,
Борисоглебское, Залесная, Аракчино, Плодопитомник, Борисково) 22 юлны ремонтлау
каралган. Мәсәлән, Константиновка бистәсендә Рахлин һәм Үзәк урамнарында
тротуарлар төзекләндереләчәк, бу халыкның җәмәгать транспорты тукталышына һәм
башка объектларга куркынычсыз хәрәкәт итүен тәэмин итәчәк, дип хәбәр итте
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Моннан тыш, биш бакча ширкәтенә – 700-дән артык бакча участогы урнашкан «Акино»,
«Домостроитель», «Строитель №1», «Залив» һәм «Совет» ширкәтләренә дүрт керү юлы
төзекләндереләчәк.