(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Бүген Казан Башкарма
комитетында эшлекле дүшәмбедә шәһәр һәм бистә юлларын ремонтлау буенча агымдагы
елга планнар турында фикер алыштылар. KZN.RU порталы Казан Мэры Илсур Метшинның
шәһәр үсешенең төп юнәлешләренең берсе турында алты төп цитатасын бастыра.
«Гомумән алганда, 11,7 млрд сум бүлеп бирелгән, без
мондый күләмнәрне эре вакыйгалар алдыннан гына үзләштердек. Быел безне чын
мәгънәсендә зур күләмле эш көтә. Ә бүген өч төп программа – юлларны ремонтлау буенча
республика программасы, «Имин сыйфатлы юллар» федераль проекты һәм Татарстан
Президентының «Безнең ишегалды» программасы – 12 млрд сумга якын акча
берләштерә. Юлларны җиде подрядчы ремонтлаячак».
«Без алдагы буыннарның хыялын һәм 50, һәм 25 ел элек
булган гаять зур үзгәрешләрне, төзелешләрне дәвам итәбез. Май бәйрәмнәре безнең өчен
түгел, без подрядчылар белән бергә шәһәр буенча эшләрнең бөтен юл картасын
анализлыйбыз һәм җыябыз. Бәйрәмнәр эшне көчәйтергә мөмкинлек бирә, чөнки
юлларда машиналар һәм җәмәгать транспорты азрак булачак».
«2021 ел Вознесениское тракты төзелеше башлану
белән юл инфраструктурасы тарихына кереп калачак. Бу магистраль, Мамадыш
тракты дублеры. Бу бик җаваплы проект – Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына
кадәр булган дүрт километрлы участокта ике юл чишелеше, җәяүлеләр кичүе,
челтәрләрне күчерү өчен 12 млрд сум акча юнәлдереләчәк. Гадел сорау - мондый
бәя кайдан? Теләсә нинди юл, магистраль, шул ук Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге
урамы – бу челтәрләр, кеше күзенә күренмәгән җир асты коммуникацияләре: су
белән тәэмин итү, канализация, җылылык үткәргечләре, җир асты электр челтәрләре
һәм башкалар – нәкъ менә юлларның үзәгеннән уза».
«Без үзебез тудырган алымны саклыйбыз, мәктәпме ул,
балалар бакчасы булсынмы, якын-тирә территориядә юл инфраструктурасына тулы
капиталь ремонт ясарга тырышабыз. Юлларны ремонтлау белән беррәттән, яктыртуны да
кертеп, барлык юл инфраструктурасы да тәртипкә китерү бик мөһим. Болар барысы
да куркынычсыз хәрәкәт өчен әһәмиятле».
«Хәрәкәт иминлеге өчен мөһим булып узган елда Оренбург
трактында башланган борылма юл һәм Мәүлүтев урамындагы җир асты кичүе тора. Анда медицина кластеры
куәтләрен арттыра: Идел буе һәм Вахитов районнары халкына хезмәт күрсәтә торган
травматология дә, хастаханә дә, шулай ук мәктәп, технология университеты
корпусы, «Максат» футбол манежы да. Шуңа бәйле рәвештә халыкның, шул исәптән
балаларның куркынычсызлыгын арттыру өчен җәяүлеләр өчен юл салыначак».
«Казанлылар, зинһар, балконнардан һәм үз
фатирларыгызның тәрәзәләреннән күзәтеп кенә калмыйча, сезнең ишегалларыгызда
үзгәртеп коруларның актив катнашучылары булыгыз! Нәрсәдер, сезнең карашка,
дөрес бармый икән, безгә, район администрацияләре башлыкларына, сигнал бирегез.
Без килештек, һәм безнең өчен бу кагыйдә – барлык эшләрне халык белән әңгәмәдә
эшләү».