(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Бүгенге көннән
16-нчы майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Казан Мэры
Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә шәһәр халкын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен
үтәргә һәм табигатьтә ачык ут кулланудан тыелырга чакырды. «Бөтенесе дә ачык ут
куркынычы турында истә тотарга һәм табигать алдында җаваплы булырга тиеш», –
диде шәһәр башлыгы.
1-нче майдан 10-нчы майга кадәр Россия Президенты указы белән ял көннәре дип игълан ителде, дип искәртте И.Метшин. Бу көннәрдә дача
участокларында яки табигатьтә ял итәргә җыенучы шәһәрлеләрне Мэр ачык ут
яндырудан тыелырга чакырды. «Барлык янгыннарның яртысы диярлек коры үләнне
яндыру яки ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга, – диде ул. – Барлык
халыкка мөрәҗәгать итәм: әйдәгез акыллылык күрсәтегез һәм ут белән эш итүдә сак
булыгыз. Барысы да ачык ут куркынычы турында истә тотарга һәм табигать алдында
җаваплы булырга тиеш. Шашлыклар һәм башка чаралар өчен җәй әле алда, ә янгын
куркынычы янаган чорда моңардан тыелырга кирәк».
Агымдагы елның апрелендә генә дә Казанда 83 янгын теркәлгән, шуларның
18-е торак секторда. 17 янгынның сәбәбе коры үлән яну булган, 6 очракта
камышлар янган, тагын 29 очракта каты көнкүреш калдыклары янган. Ел башыннан
бирле шәһәрдә 315 янгын булган – 7 кеше үлгән, 22 кеше зыян күргән, 18 кеше
коткарылган.
Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда учак ягу, янгын
куркынычы булган эшләр уздыру тыела һәм башка кайбер чикләүләрне кертелә. Аерым
алганда, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга, ачык һавада азык әзерләргә ярамый.
Тыю ачык учак үрчетүгә генә түгел, урман белән чиктәш торак массивларда
мангаллар куллануга да кагыла. Урман-парк зоналарында һәм шундыйлар белән
чиктәш территорияләрдә пиротехника кулланырга ярамый. Шулай ук башка чикләүләр
каралган, алар белән сылтама буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын
куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 4-5 мең сум күләмендә
административ штраф салуга китерә; вазыйфаи затларга – 20-40 мең сум; юридик
затларга – 300-500 мең сум.