(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). 2021 елга Казан бюджетына
үзгәрешләр кертелде. Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының VI
сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте, ул Татарстан башкаласы Мэры
Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Башкарма комитетында узды.
Үзгәрешләр кертү республика бюджетыннан кире кайтарылмый торган
керемнәрнең артуы һәм ел башына калган акчаларны файдалану зарурлыгы белән
бәйле, дип аңлатты Башкарма комитетның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин.
ТР Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә агымдагы елда
республика бюджетыннан кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 586,6 млн сумга
арткан, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин. Аерым алганда, 148,2 млн сум
гомумшәһәр чараларын уздыруга, 133,2 млн сум – май указларын гамәлгә ашыру өчен
мәгариф, мәдәният һәм физкультура учреждениеләре хезмәткәрләренә бер тапкыр
түләнә торган түләүләргә юнәлтелгән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга 115,3 млн сум, муниципаль
учреждениеләрне тотуга – 53,7 млн сум бүлеп бирелгән.
«Моннан тыш, проектта узган еллардагы республиканың финанс ярдәме
калдыкларын шәһәр бюджетына 75,2 млн сумлык кертү каралган», – дип өстәде
Финидарә җитәкчесе.
Шулай ук 2021 ел башына бюджетның калган чаралары хисабына бюджетның
чыгым өлешен 1 млрд 350,6 млн сумга арттырырга тәкъдим ителә. Бу акчаларны
кабул ителгән йөкләмәләрне түләүгә, шәһәр хезмәтләренең өзлексез эшләвен тәэмин
итү өчен кирәкле чыгымнарны, аерым алганда, муниципаль учреждениеләрне тотуга,
аларның биналарын капиталь ремонтлауга һәм төзүгә, шәһәр территорияләрен
төзекләндерүгә, коммуналь хуҗалыкны үстерүгә һәм табигатьне саклау чараларына
юнәлдерү планлаштырыла.
Автоном һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кире
кайтару хисабына шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа челтәрен
карап тоту чыгымнары 50,9 млн. сумга арта, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, 2021 ел башына бюджет акчаларының калган өлеше исәбенә 35,7 млн сум
күләмендә кредитлар каплау каралган.
«Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2021 елга Казан бюджеты күләме
керемнәр буенча 28 млрд 761,4 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 31 млрд
171,6 млн сум, бюджет дефициты 2 млрд 410,2 млн сум, – дип йомгаклады спикер. –
Дефицитны каплау чыганагы ел башына бюджет акчаларының калган өлешләре булып
тора».
Карар проекты элек бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар
буенча комиссия утырышында каралды һәм контроль-хисап палатасының уңай
бәяләмәсенә ия булды. Депутатлар тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплады һәм карар
проектын расладылар.
Моннан тыш, сессия утырышында депутатлар 2020 елда Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләне карадылар.
И.Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, 2020 елда шәһәр бюджетын үтәү 29 млрд 51 млн сум
тәшкил иткән, чыгымнар буенча – 28 млрд 166 млн сум. Бюджет профициты 885 млн
сум тәшкил итте.
«Катлаулы елга карамастан, без шәһәрнең барлык социаль әһәмиятле
чыгымнарын тулысынча финанслауга ирештек», – дип ассызыклады Финидарә башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 18-нче мартта хисап проекты Казан муниципаль
берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты, ә 30-нчы
мартта бюджет үтәлеше буенча гавами тыңлауларда фикер алыштылар.