(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Ксения Швецова). 24-нче апрельдә
санитар чистарту һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерү буенча икеайлык
кысаларында гомумшәһәр өмәсе узачак. Ишегалды, парк һәм скверларны җыештыруга
предприятие хезмәткәрләре, укучылар һәм актив шәһәр кешеләре чыгачак. «Әйдәгез,
карлы кыштан соң тәртип урнаштырыйк һәм шәһәргә мәхәббәт белән, үз-үзебезгә
хөрмәт итеп яраткан Казаныбызда җыештырыйк», – дип мөрәҗәгать итте бүген
казанлыларга Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында.
Узган ел Казанда гомумшәһәр өмәсе коронавирус пандемиясе аркасында
үткәрелмәде. Ишегаллары, урамнар, мәйданнар, җәмәгать киңлекләре һәм буш
урыннар ул вакытта пычрактан һәм чүп-чардан подрядчы оешмалар көче белән
чистартылды һәм тәртипкә китерелде, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесенең
төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев.
Быел шәһәрдә, республикадагы кебек үк, икеайлык 1-нче апрельдә старт
алды. «Узган еллардагы кебек үк, санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм төрле
ташландыклар белән өемнәрне бетерүгә зур игътибар бирелә. Шулай ук урам-юл
челтәре объектлары, ишегаллары, сәнәгать предприятиеләре территорияләре, гараж
кооперативлары, сәүдә объектлары тәртипкә китерелә, фасадлардан һәм коймалардан
башлап, якындагы участокларга кадәр», – диде И.Куляжев.
Гомумшәһәр өмәсен уздыру өчен һәр районда территорияләр исемлеге
билгеләнгән, кирәкле инвентарь һәм техника әзерләнгән. Төп басым яр буе
зоналарын сулыкларны һәм урман полосаларын чистартуга ясалачак.
Шәһәр тирәсен җыештырырга сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, район
администрацияләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре,
укучылар һәм башкалар чыгачак. Парин, Дубравная, Минск урамнары, Каенлык урманы
һәм Аккош күле паркы территорияләре, Кабан күлләренең яр буе зоналары, Гаврилов
урамы буенча Казансу елгасының, Идел елгасының, Серов урамы буенча күлләр һәм
башка территорияләрне чүп-чардан чистартырга кирәк.
«Шимбә көнне безгә тырышып кына эшләргә туры киләчәк, кыш буена пычрак
күп җыелган, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Сәнәгать предприятиеләре
җитәкчеләре, биналар милекчеләре, уку йортлары, ректорлар корпусы җәлеп
ителәчәк – теге яки бу территория өчен җаваплы булган һәм Казанны тагын да
чистарак,төзекрәк итеп күрергә теләгән кешеләр».
И.Метшин районнар башлыкларына өмәгә әзерлекне контрольдә тотарга кушты,
шулай ук җыелган чүп-чарны вакытында чыгаруның мөһимлеген билгеләп үтте. «Шәһәрдә
бер атна машина көтүче капчыклар булмасын өчен. Шимбә һәм якшәмбе көнне барысын
да алып чыгарга кирәк», – дип йөкләде Мэр.
Шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре быел Казансу елгасының
яр буе территориясен «Ак Барс Арена» стадионыннан Су спорт төрләре сараена
кадәр – булачак «Спортивный» паркы территориясендә чистартачак, дип хәбәр итте
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Өмә үткәрелү көнендә «Рус-Немец Швейцариясе» махсус сакланучы табигый
территориясендә шулай ук балтырган белән көрәш акциясе узачак, дип искәртте И.Куляжев. «Хәзер балтырганны юк итү
өчен кешеләрнең сәламәтлеге өчен минималь куркыныч белән иң уңайлы чор», – дип
билгеләп үтте спикер. Барлык катнашучылар да кирәкле инвентарь – тирене саклау
өчен ныклы резин перчаткалар, көрәкләр һәм капчыклар белән тәэмин ителәчәк.
Эшне Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан оешмасы советы әгъзасы
Сергей Мухачев координациялиячәк.
Теләгән һәркем гомумшәһәр өмәсендә катнаша, инициатив төркем төзи һәм үз
ишегалды, теге яки бу участокны тәртипкә китерә ала. Җайланмалар, капчыклар һәм
җыелган чүп-чарны чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча район
администрацияләренә һәм идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.