(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда яшьләр
инициативасы өчен ресурс үзәге булдырылачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин игълан итте. Бу яшь буынның актив
вәкилләрен берләштерергә, теге яки бу мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм яшь
казанлыларның төрле иҗади проектларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Үзәкнең эшен контрольдә тоту Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл
Сәгыйтовага йөкләнгән.
Мэр билгеләп үткәнчә, аның ресурс үзәген булдыру идеясе шәһәрнең иҗади
яшьләре – урам музыкантлары, рәссамнар, скульпторлар, кинематографистлар һәм
креатив һөнәрләрнең башка вәкилләре белән очрашудан соң барлыкка килгән. Алар күп кенә кызыклы идеяләр әйттеләр, аларны
тормышка ашыру еш кына күп вакыт таләп итә, дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Очрашуда
катнашучылар арасында эшлекле, иҗади яшьләр, бизнес вәкилләре бар иде. Аларның
һәрберсенең үз бэкграунды бар, шуңа күрә алардан хәзерге вакытта безнең
яшьләрнең ничек яшәве һәм сулавы турында мәгълүмат алу бик файдалы булды, –
диде Мэр. – Без бик күп сораулар буенча фикер алыштык. Аларның кайберләре инде
хәл ителгән, ә башкаларын хәл итү өчен вакыт, мәйданчыклар һәм хезмәт, кеше,
финанс ресурслар кирәк. Без аларны бергә хәл итәргә килештек. Тормыш тиз
үзгәрә, безнең яшьләребез үзгәрә, һәм безгә кулны пульста тоту мөһим».
Яңа үзәк хәйриячеләргә проблемалар турында сөйләргә һәм аларны оператив
хәл итәргә мөмкинлек биргән «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном
оешмасы – шәһәрнең хәйрия фондларын берләштергән оешмага охшатып төзеләчәк. Ул
мәдәният идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм башка структур
бүлекчәләрнең ведомство карамагындагы учреждениеләре мөмкинлекләрен
берләштерәчәк.
«Үзәк штат санын арттырмыйча гына төзеләчәк – бу яңа структура түгел.
Яшьләр белән ул бердәм тәрәзә принцибы буенча эшләячәк, анда яшь буын вәкилләре
сораулар, идеяләр, планнар белән мөрәҗәгать итә алачак, – дип сөйләде И.Метшин.
– Төзекләндерелгән мәдәният йортлары, яшүсмерләр клублары, искиткеч яңа
мәктәпләр ресурсы иҗади яшьләрнең башлангычларын тормышка ашыруга хезмәт итәр дип
ышанабыз».