(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе аппараты җитәкчесе булып эшләгән Ирина Бочкова
аппарат җитәкчесе урынбасары – Казан башкарма комитетының оештыру идарәсе
башлыгы вазыйфасына билгеләнде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры
Илсур Метшин хәбәр итте.
Ирина Бочкова шәһәрнең Башкарма комитеты структураларында эшләү буенча
зур тәҗрибәгә ия, дип билгеләде И.Метшин. «Ирина Андреевна безнең командада
күптән эшли, ул баштан ук үзен булдыклы, энергияле, креатив һәм позитив җитәкче
итеп күрсәтте, – дип ассызыклады ул. – Без аны балалар һәм яшьләр эшләре буенча
комитет рәисе урынбасары булып эшләгәндә истә калдырдык. Һәм район
администрацияләре аппаратлары җитәкчеләре арасында ул үз командасы белән
хакимият органнарының халык өчен ачык булуы планында беренче номерлы иде».
Ирина Бочкова өчен яңа вазыйфадагы мөһим бурычларның берсе-дәүләт һәм
муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча экспресс-офисның эш тәҗрибәсен, ул беренче тапкыр Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясендә булдырылган иде, бөтен шәһәргә тарату, дип
билгеләде Мэр. Экспресс-офиста көн саен 50 административ, коммуналь һәм социаль
хезмәт күрсәтелә.
«Бу пилот проектын барлык район администрацияләрендә һәм аларның
бүлекчәләрендә масштаблаштырырга кирәк. Бу – районның яшәешен көн саен җиткерә
торган һәм халык белән аралашып, мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган
иң нәтиҗәле мәгълүмати хезмәтләрнең берсе. Сез үз командагыз һәм массакүләм
мәгълүмат чараларыннан, социаль челтәрләрдән хезмәттәшләрегез белән эшне
оештырып, халык һәм түрәләр арасындагы аерма бетерелде. Яңа вазыйфада да сез бу
юнәлештә уңышларга ирешерсез дип ышанам», – диде И.Метшин һәм И.Бочковага
нәтиҗәле эш теләде.
Белешмә
Бочкова Ирина Андреевна 1977 елның 21-нче ноябрендә Татарстанның Югары
Ослан районы Коргуза авылында туган.
1999 елда «Икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча Казан дәүләт
технология университетын тәмамлый.
1999 елның июленнән августына кадәр «Маркет групп» ҖЧҖ (Казан) маркетинг
буенча икътисадчы-менеджер булып эшли.
1999 елның сентябреннән 2008 елның сентябренә кадәр - икътисад кафедрасы
ассистенты, икътисад кафедрасы өлкән укытучысы, икътисад кафедрасы доценты,
Югары яшьләр мәктәбе директоры, Казан дәүләт технология университетының
укыту-тәрбия идарәсе башлыгы.
2008 елның сентябреннән 2010 елның сентябренә кадәр – инновацион һәм
фәнни-техник эшчәнлекне координацияләү бүлеге башлыгы, сәнәгать һәм инновацион
эшчәнлек бүлеге башлыгы, Казан башкарма комитеты Икътисадый үсеш комитетының
сәнәгать һәм хезмәт ресурслары бүлеге башлыгы.
2010 елның сентябреннән 2012 елның июненә кадәр – Казан дәүләт
технология университеты укыту-методик эшләр һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре
буенча проректор ярдәмчесе.
2012 елның июненнән 2016 елның июненә кадәр – комитет рәисе урынбасары –
яшьләр иҗади һәм имидж проектлары бүлеге башлыгы, Казан башкарма комитетының
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары.
2016 елның июненнән 2021 елның апреленә кадәр – Казан башкарма
комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты җитәкчесе.
2021 елның 19 апреленнән – аппарат җитәкчесе урынбасары – Казан Башкарма
комитетының оештыру идарәсе башлыгы.
Бүләкләнгән: Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2018 ел),
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2013 ел), Казан
шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2016 ел), «Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр
сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлар өчен» мактау билгесе (2016 ел), «2013
елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2013
ел), «XXII кышкы Олимпия уеннары һәм 2014 елда Сочида узган XI кышкы
Параолимпия уеннары» истәлекле медале (2014 ел), «Казанда 2015 елгы су спорт
төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015 ел).
«1-нче класслы муниципаль киңәшче» чинына ия.
Икътисад фәннәре кандидаты.