(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче апрель, Алинә Бережная). Җәй ахырына Совет районы халкының яңа
ял урыннары барлыкка киләчәк – «Безнең ишегалды» республика программасы буенча
Җиңү проспекты, Академик Сахаров һәм Зәкиев урамнары арасында торак кварталның
җиде ишегалдында комплекслы төзекләндерү узачак. 27 йортта яшәүче 8,2 меңнән
артык кеше өчен җәяү йөрү һәм спорт зоналары, балалар мәйданчыклары һ.б.
оештырылачак. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин төзекләндерү проекты белән танышты.
Ул җирле халык белән аралашты һәм алда торган эшләр турында аларның фикерләрен
белде. «Көз көне очрашырбыз, сез үз ишегалдыгызны танымаячаксыз», – дип вәгъдә
итте казанлыларга шәһәр башлыгы.
«Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны
территорияләрен төзекләндерү Татарстан башкаласында узган ел старт алды. «Без
һәр ишегалдын яхшырак итеп эшләргә тырышабыз, балалар мәйданчыклары, җиһазлар
буенча яңа чишелешләр барлыкка килә», – дип билгеләп үтте йортларда яшәүчеләр
белән аралашканда Илсур Метшин. Ул искә төшергәнчә, 2020 елда Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда «Безнең
ишегалды» программасы буенча 460 күпфатирлы йорт ишегалларын ремонтлаганнар,
быел 408 йортның ишегалды территорияләрен төзекләндерү
планлаштырыла, бу 110 мең казанлыга кагылачак. Программа белән бергә төзекләндерү
проектлары буенча халык белән фикер алышу традициясе барлыкка килде. «Безгә
сезнең фикерегез мөһим, сез монда күп еллар яшисез, һәр квадрат метрны беләсез.
Әңгәмә белән генә без искиткеч нәтиҗәгә ирешә алачакбыз», – дип мөрәҗәгать итте
халыкка И.Метшин.
Җиңү проспекты, Академик Сахаров һәм Зәкиев урамнары
арасындагы торак кварталның ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә дә
комплекслы якын киләчәкләр, ә эшләр башкарганда йортларда яшәүчеләрнең
теләкләре исәпкә алыначак.
Төзекләндерелә торган территориянең гомуми мәйданы 130
мең 255 кв.м. тәшкил итә, аңа 27 йортның 8,2 мең кеше яши торган җиде ишегалды
территориясе кергән. Йортлар 1992 елдан 2002 елга кадәр чорда төзелгән. «Без
ишегалды территорияләрен комплекслы рәвештә төзекләндерүгә килдек, ә бу очракта
бу иң дөрес карар – йортларның яше бертөрле диярлек, асфальт түшәүнең торышы
да, шуңа күрә бер ишегалды урынына халык берьюлы җидене алачак», – дип билгеләп
үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев.
Иң зур ишегалларының берсе Җиңү проспекты буенча 120-нче,
122-нче, 124-нче, 126а, 128-нче номерлы йортлар арасында урнашкан. Архитектор
Алексей Николаевский фикеренчә, ишегалды формасы һәм мәйданы территориядә күп
төрле зоналар урнаштырырга мөмкинлек бирә. Уен зонасына зур игътибар бирелгән,
чөнки йортларда 280-дән артык бала яши. Әйтик, ишегалдында төрле яшьтәге
балалар өчен ике мәйданчык барлыкка киләчәк – 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8
яшьтән 12 яшькә кадәр. Биредә уен һәм үстерү комплекслары, даганнар, комлыклар,
канат күчеше һәм башкалар урнаштырылачак. Күршедә спорт зоналары урнашачак –
көч һәм кардиотренажерлар белән мәйданчык, шулай ук гимнастика күнегүләре өчен
снарядлар. Моннан тыш, футбол һәм баскетбол кыры барлыкка киләчәк.
Ишегалдының үзәк өлешендә эскәмияләр һәм япмалар белән
ял итү зонасы булдырылачак, анда җәйге көннәрдә кояштан ышыкланырга мөмкин
булачак. «Азино-1-дә зур парклар юк. «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә
без бу проблеманы хәл итә алабыз – район халкының уңайлы ял итү зоналары тәрәзә
төбендә үк пәйда булачак», – дип билгеләп үтте Совет районы хакимияте башлыгы
Роман Фәтхетдинов. Мисалга ул Академик Глушко урамындагы 30-нчы номерлы йорт
һәм Хәйдәр Бигичев урамындагы 23-нче, 25-нче, 29-нчы номерлы йортларның
ишегалды территориясен китерде, анда узган елның җәендә «Безнең ишегалды»
программасы буенча сквер барлыкка
килде.
Җиңү проспекты буенча 122-нче номерлы йортта яшәүче
Лидия Максимова территорияне яшелләндерү планлаштырыламы дип кызыксынды.
Алексей Николаевский аңлатканча, булачак аллеяда зур үлчәмле агачлар утырту бу
елның көзендә планлаштырылган. Казан Мэры ассызыклаганча, агач утырту
коммуникация узган урында мөмкин түгел. «Әмма максималь яшелләндерүне
без һичшиксез эшләячәкбез», – диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы халыкны фикер
алышуларда актив катнашырга һәм үз фикерен белдерергә чакырды.
Төзекләндергәндә парковка урыннарына аерым игътибар
биреләчәк – алар ишегалдыннан читтә җиһазландырылачак. «Барыннан да элек, без
ишегалдын балалар, өлкән яшьтәгеләр, коляскалы әниләр, аларның ялы, уңайлы
сәфәрләре өчен ясыйбыз, – диде шәһәр башлыгы. – Никадәр генә парковкалар
төзесәк тә, урын беркайчан да җитми, шуңа күрә җәяүлеләргә йөз тотабыз».
Ишегалдын төзекләндергәндә асфальт өслек, яктылык,
тротуарлар төзекләндереләчәк, чүп-чарны аерып җыю өчен контейнерлар
урнаштырачаклар. Хәзер инде искергән җылылык челтәрләрен алыштыру эшләре
башланган. «Безгә моны яңа асфальт өслеккә зыян китермәс өчен төзекләндерүгә
кадәр эшләргә кирәк», – дип хәбәр итте Роман Фәтхетдинов. Җиңү проспекты,
Академик Сахаров һәм Зәкиев урамнары буенча күрше ишегалларын да шундый ук үзгәрешләр
көтә.
«Мин Академик Сахаров урамындагы һәм Мамадыш
трактындагы ишегалларының ничек төзекләндерелгәнен күрдем. Бездә дә шулай булыр
дип өметләнәбез», – диде Җиңү проспекты буенча 122-нче номерлы йортта яшәүче
Зөлфирә Хөснетдинова.
Моннан тыш, җәй көне «Звездный» скверын төзекләндерү
планлаштырыла, ул Җиңү проспекты буенча 128-нче һәм Зәкиев урамындагы 21-нче
номерлы йортлар арасында урнашкан.