(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче апрель). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи
җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә
утырышын уздырды. Бүген Казанның тарихи үзәгендә биш төзелеш проекты каралды.
Рөстәм Миңнехановны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык
министры Марат Айзатуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова озата йөрде. Сәфәрдә шулай ук Казанның
тарихи җирлекне тотрыклы үстерү концепциясен эшләүчеләр, Казан архитекторлары
Олег Маклаков, Александр Дембич, Герман Бакулин, Фәридә Зәбирова һәм Анна
Новикова катнашты.
Президентка тәкъдим ителгән беренче объект Подлужная
урамы, 6 адресы буенча урнашкан территория булды. Биредә 200 машина урынына
исәпләнгән күп катлы паркинг төзү күздә тотыла. Элегрәк проект Шәһәр төзелеше
советы әгъзалары тарафыннан каралган һәм аларның искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен
исәпкә алып эшләнеп беткән. Рөстәм Миңнеханов проект белән танышты һәм фасадны
бизәүнең берничә вариантын бәяләде. Президент бинаның тышкы күренеше
әйләнә-тирә мохит стилистикасына туры килергә һәм җирлекнең ландшафт
үзенчәлекләрен исәпкә алырга, шулай ук Гоголь һәм Жуковский урамнары белән
төзекләндерелгән җәяүле элемтәләргә ия булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Чираттагы объект Бутлеров һәм Маяковский урамнары
киселешендә төзелә торган торак комплексы булды. Комплекс 2 блокны һәм җир асты
парковкасын үз эченә ала. Объект XIX гасырдагы торак йортлар стилендә сакланган.
2019 елда проектка кайбер үзгәрешләр кертелгән: бинаның габаритлары киметелгән,
фасады эшләп бетерелгән һ. б. Әмма төзелеш барышында төзүче алдан килешенгән
проекттан читкә киткән һәм дүртенче катны өстәгән, шул ук вакытта түбә
конфигурациясен үзгәрткән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тарихи үзәктә
катларны саклау кагыйдәләре – яңа төзелешкә карата төп таләпләрнең берсе. Ул
торак йортны билгеләнгән таләпләргә туры китерергә кушты.
Тагын бер торак комплексы проектын Президентка
Островский урамында тәкъдим иттеләр. 2020 ел ахырында әлеге территорияне
төзүнең эскиз тәкъдиме Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре
буенча ведомствоара комиссия утырышында кире кагылды. Төзүчеләргә катларны
киметергә тәкъдим ителде. Төзүче компания вәкилләре проектка кирәкле
төзәтмәләрне кертте, йортларның югары параметрларын үзгәртте. Торак комплексы
1,5 мең кешегә исәпләнгән 7 йорттан тора. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге
комиссия эшләнеп беткән проектны хуплады.
Аннары Президент Әхтәмов урамындагы яңа иҗат
остаханәләре комплексы концепциясе белән танышты. Ике катлы объектны тарихи
сәнәгать архитектурасы элементларын кулланып башкару планлаштырыла. Монда
архитекторлар остаханәләре һәм шоурум ачарга тәкъдим ителә. «Идея бик яхшы.
Әгәр монда шундый комплекс барлыкка килсә, бик яхшы булачак. Тышкы кыяфәтен
килештерергә кирәк, һәм башларга мөмкин булачак. Биредә иске Казан стиле дә
сизелергә тиеш. Эшчәнлеге буенча бик кызыклы», – дип йомгак ясады Рөстәм
Миңнеханов.
Аннары ТР Президенты Назарбаев урамы, 37 адресы буенча
урнашкан мәйданчыкны карады. Биредә административ бина төзү планлаштырыла.
Узган ел проект Шәһәр төзелеше советы утырышында каралды. Проектлана торган
объектның масштабын һәм пропорциясен әйләнә-тирәдәге төзелеш белән бәйләргә
тәкъдим ителә. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны хуплады.
Шуннан соң Президент «Казан ярминкәсе» күргәзмә
үзәгенә юнәлде. Биредә Рөстәм Миңнехановка комплекс территориясендә
планлаштырылган ике проект тәкъдим ителде. Шуларның берсе – «Кызыклы фән һәм техника йорты» интерактив фәнни үзәге. Бу үзәктә балалар уен
рәвешендә электр техникасы, инженерия һәм механика нигезләрен өйрәнә, шулай ук
үз роботларын конструкцияли алачак. Киләсе проект – «Союзмультпарк» мультимедиа
күңел ачу үзәге. Шундый ук үзәк узган елда Мәскәүдә ачылды. Павильонда 18
интерактив аттракцион бар, алар нигезендә иң алдынгы технологияләр: VR
(виртуаль чынбарлык), AR (тулыландырылган чынбарлык), 3D-анимация, генератив
графика, автоном үсеш һәм график объектларның чиксез генерациясе системалары.
Рөстәм Миңнеханов ике проектны да хуплады һәм аларны
«Казан ярминкәсе» территориясендә урнаштыру вариантларын карарга кушты, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ТР Президенты
матбугат хезмәте фоторепортажы
ТР Президенты
матбугат хезмәте видеорепортажы