(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль, Ксения Швецова).
Быел Казанда Шәһәрне үстерү институтын төзү планлаштырыла, ул Россиядә генә
түгел, ә чит илләрдә дә эшләүче иң яхшы архитекторларны берләштерәчәк. Бу хакта
шәһәр Мэры Илсур Метшин бу атнада старт алган Фән һәм технологияләр елы
кысаларында оештырылган Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
студентлары һәм чыгарылыш укучылары белән очрашуда белдерде. Ул, шулай ук, көз
көне Казанда архитекторлар форумын үткәрергә һәм аңа башка илләрдә стажировка
узучы һәм эшләүче Казан архитектура югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрне
чакырырга кушты.
Очрашуда шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казан дәүләт төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов катнашты. Аудиториягә студентлардан тыш, яшь архитекторлар – Казан Мэры Гранты буенча чит ил стажировкаларын үткән университетны тәмамлаучылар да җыелды. Видеоэлемтә буенча аларга бүген чит илдә эшләүче яки практика узучы яшь белгечләр кушылды. Алар Мэрга үзләренең һөнәри эшчәнлекләре турында сөйләде.
«Без чыгарылыш сыйныф укучыларының талантларын биредә – Казанда, Татарстанда күрергә теләр идек»
«Без республика җитәкчелегенең ярдәменә ирештек, һәм быел ук Шәһәрне үстерү институтын булдырачакбыз, без анда иң яхшы архитектура көчләрен җыярга җыенабыз, – дип сөйләде очрашуда Мэр. – Алар арасында безнең югары уку йортларын тәмамлаучылар, шул исәптән бүгенге көндә чит илдә эшләүчеләр дә булачак. Әйдәгез, бергә җыелыйк һәм яңа бурычлар, яңа көчләр, яңа эчтәлек белән шәһәребезне яхшыртып һәм үстереп, уртак башлангыч астында эшлик»
Шәһәрнең үсеш институтын булдыру, бюрократик киртәләрне узып, чит илләрдә эшләүче сәләтле архитекторларны эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Казан дәүләт архитектура университетын тәмамлаган Сима Агишева очрашуда чит ил архитектура агентлыкларының эш үзенчәлекләре турында сөйләде. Хәзерге вакытта Сима Агишева Мексикада эшли, ире белән бергә ул үзенең архитектура бюросын ачкан, ул шәхси проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. Ул очрашуда катнашучыларга дөньяның төрле илләрендә тормышка ашырылган кызыклы проектларын күрсәтте. Кызганычка каршы, алар арасында Россия юк, дип зарланды С.Агишева. Аның сүзләренә караганда, законнардагы кыенлыклар аркасында, Россиядә чит ил архитектура бюросы җирле компания белән хезмәттәшлектә генә эшли ала. «Без Россиядә нинди дә булса безнең идеяне гамәлгә ашырырга теләр идек һәм телибез, әмма һәрчак җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак теркәлергә яки Россия фирмасы белән һичшиксез хезмәттәшлек итәргә тиеш булганлык белән очрашабыз», – диде ул.
Шәһәр үсеше институты төзелгәч, бу мәсьәләләрне хәл итеп булачак, дип вәгъдә итте Мэр. «Сез бу институт белән бергә эшли, үз планнарыгызны һәм уникаль проектларыгызны гамәлгә ашыра, шәһәр инфраструктурасын үстерүдә ярдәм итә аласыз. Безнең чыгарылыш укучыларның талантларын биредә – Казанда, Татарстанда күрәсебез килә, безгә килегез һәм үз идеяләрегез белән уртаклашыгыз, – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Казан үсешенең яңа идеяләре өчен мәйданчык буларак архитектура форумы
Казан архитектор-студентларның квалификациясен күтәрү буенча уникаль тәҗрибәгә ия: шәһәрдә инде берничә ел дәвамында Казан Мэры грантына конкурс уза, аның җиңүчеләре дөньяның иң яхшы архитектура компанияләрендә чит илдә стажировка үтәргә мөмкинлек ала. КДАТУның күп кенә укучылары өчен бу конкурс трамплин булды, шуның нәтиҗәсендә алар үзләренең иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыра алды. Алар арасында – 2010 елда дүртенче курс студенты булган Мария Лежнина Швейцариядә уку өчен Мэр Грантын откан. «Бу минем өчен яхшы старт булды, зур импульс. Мин сезгә бу мөмкинлек өчен бик рәхмәтле, – диде Тайвань утравыннан видеоэлемтә буенча әңгәмәгә кушылган М.Лежнина. – Стажировкадан соң укуны инде масштаблы максатлар белән дәвам иттем, минем эшләрем күп илләрдә тәкъдим ителде һәм гамәлгә ашырылды».
Казан студентларының квалификациясен күтәрү шәһәр үсеше өчен зур әһәмияткә ия, дип билгеләде Мэр. «Меңьеллыгыннан соң без Казанны ничек үзгәртергә, яңа үсеш нокталарын ничек табарга икәнлеге турында уйладык. Һәм җавап өстә иде – бу, әлбәттә, безнең яшьләребез. Тиешле белем алырга, дөньяда иң яхшы тәҗрибәләрне күрергә һәм безнең белән бергә Казанны үзгәртергә тырышырга тиешле креатив, талантлы студентлар. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Сез – булган архитекторлар, безнең алтын фонд. Казанда ниләр эшләвебезне күзәтегез, үз идеяләрегез белән уртаклашыгыз, шәһәр үсешендә катнашыгыз. Без һәрвакыт сезнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер», – диде И.Метшин.
Мэр Казанда архитектура университеты базасында форум үткәрергә тәкъдим итте, форумга бүгенге көндә Казанда гына түгел, Россиянең һәм дөньяның башка шәһәрләрендә дә эшләүче чыгарылыш сыйныф укучыларын чакырды. «Бу форумга безнең вузны тәмамлаган барлык теләүчеләр килсен, логистиканы без тәэмин итәчәкбез. Видеоэлемтә буенча да кушылырга мөмкин,– диде шәһәр башлыгы. – Сез үзегезнең портфолиогызны, ясаган эшләрегезне тәкъдим итә аласыз, һәм киләчәктә, без ниндидер яңа нәрсә төзи башлагач, сезнең потенциалны күздә тотачакбыз. Очрашырга, фикер алышырга, аралашырга кирәк».
Форумны көзгә таба уздыру планлаштырыла. Шул ук вакытта аның катнашучылары конкрет проектлар һәм планнар турында фикер алыша ала, дип билгеләде Мэр. «Безнең бу форумда ниндидер конкрет территорияләр турында фикер алышуыбызны теләр идем, ә катнашучылар алдан ук техник биремнәр алып, аның буенча үз проектларын уйласыннар иде», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Беренче архитектура форумы турында фикер алышуның төп темаларының берсе – Елга порты территориясен комплекслы үстерү, аның гомуми мәйданы 250 гектар тәшкил итә. «Бу территория кагылмаган, анда сезгә көч куярлык урын булачак», – диде И.Метшин.
«Сезнең идеяләр яңа матур объектларда, яңа Казанда гәүдәләнеш тапсын»
Австрия фирмасында стажировка узган магистратураның беренче курс студенты Диана Кәлимуллина Мэрга Кытайда технологияләр музеен булдыруда катнашуы турында сөйләде, ул бүген гамәлгә ашыру стадиясендә тора. «Бу музей, масштаблы конструкция күзлегеннән караганда, 120 метрлы консоле булуы, музейның кинетик фасады, җил һәм кояш юнәлешенә карап, почмагын алыштыруы белән уникаль, – дип сөйләде Д.Кәлимуллина. – Ул үзенең экологик алымы белән дә җәлеп итә: бинаның һәр элементы, фасадны да кертеп, һаваны чистартуда катнаша, шуңа күрә эчтә һәм тышта һава тулысынча чиста, эре шәһәр эчендә экологик чиста мохит барлыкка килә».
Студент Анна Гусева шәһәр яны бистәләрен тикшергән, алар бер үк вакытта экологик һәм икътисади яктан нәтиҗәле булырга мөмкин. Бу эш Мэр грантына конкурста җиңеп чыккан, аның буенча А.Гусева АКШта урбанизмның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнгән, ә аннары Казан шәһәр яны бистәләре мисалында эшен дәвам иткән. «Без аерым торак районнарын үстерүне күздә тоткан проект эшләдек. Мондый проектлар алга таба бөтен шәһәрне үстерүгә хезмәт итә алачак», – дип билгеләп үтте студент кыз.
Үз чиратында студент Айрат Зәйдуллин заманча автоматлаштырылган технобазарлар системасы турында сөйләде – ул технологияләр һәм җитештерү тоташкан урында формалаша торган иҗтимагый киңлекнең принципиаль яңа моделе.
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина яшь белгечләрне агломерацияләр үсешенә игътибар итәргә чакырды. «Агломерацияләр белән бәйле эш – архитектура эшчәнлегенең иң югары баскычы, – диде ул. – Без Казан агломерациясе эшләнмәләре бусагасында басып торабыз, Идел буе агломерациясе турында сөйли башлыйбыз, ә бу өлкәдә белгечләр юк».
Очрашу ахырында Мэр яңа архитекторларны шәһәрне үстерү буенча үз идеяләре белән активрак сөйләшергә чакырды. «Архитектура академиясенең иҗади атмосферасына килү һәм сезнең үсүегезне күрү һәрвакыт күңелле, – диде И.Метшин.–Сезнең барлык идеяләрегез яңа матур объектларда, яңа Казанда гәүдәләнеш табуын телим. Элек, студентларның квалификациясен күтәрү буенча эшне башлаганда, без утны бары тик тоннель ахырында гына күрә идек, ә хәзер бу кечкенә яктылык Мексикадан Тайбэйга кадәр бөтен дөнья буйлап зур прожектор булып балкый. Әйдәгез, Казаныбызны бергә үзгәртеп, халык һәм иртәгәсе көн хакына иҗат итик».