(Казан
шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) фәнни-мәгариф үзәкләре
эшләнмәләре белән танышты. Шәһәр башлыгы төзелеш материалларын алу һәм
модификацияләү өлкәсендә фәнни тикшеренүләр уздырыла торган
"Технологияләр" үзәген һәм юллар төзелеше өлкәсендәге тикшеренүләр
белән шөгыльләнүче "Юллар" үзәген карады. Мэр галимнәрне ләм
утырмасын куллану мәсьәләсен хәл итүгә җәлеп итәргә йөкләде, шулай ук белгечләр
белән юлларда колея проблемасы турында сөйләште.
Фәнни үзәк хезмәткәрләре ләм
утырмасы проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәчәк
«Технологияләр» фәнни-мәгариф үзәге КДАТУның «Төзелеш
материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр технологияләре» кафедрасы базасында
төзелгән. Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында– төзелеш материалларын алу
һәм модификацияләү өлкәсендә лаборатория эшләре һәм фәнни тикшеренүләр үткәрү,
аларны җитештерү технологияләренә тикшеренүләр нәтиҗәләрен кертү. Монда,
мәсәлән, югары сыйфатлы бетон эшлиләр.
«Бүгенге көндә бу Россиядә үз юнәлешендә иң яхшы үзәк.
Биредә берьюлы берничә мөһим мәсьәлә гамәлгә ашырыла: фәнни-мәгариф,
фәнни-гамәли, шулай ук өстәмә белем», – дип сөйләде Мэрга КДАТУ ректоры Рәшит
Низамов.
Шәһәр башлыгы экспериментлар үткәрү һәм студентларны
укыту өчен кулланыла торган заманча җиһазларны карады һәм үзәк хезмәткәрләре
эшләнмәләре белән танышты. Шәһәр башлыгына цемент булдыруның яңа ысулы турында
«Төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр технологиясе» кафедрасы
мөдире, техник фәннәр докторы, профессор Вадим Хозин сөйләде. "Татарстан –
цементка бәйле төбәк, шул ук вакытта аны алу өчен бездә җитәрлек күләмдә
чыганаклар юк. Хәер, бу үзенчә плюс, чөнки бу экологик зыян китерә торган
җитештерү, – диде В.Хозин. – Без үз карарыбызны эшләдек: клинкер, суперпластификатор, ком яки вак таш
алабыз һәм аны болгатабыз. Цемент килеп чыга, анда нибары 50% клинкер, калганы
яки известь, яки ком, тик үзлекләре буенча ул барлык цемент стандартларыннан да
өстен – Россиянекеннән дә, Европаныкыннан да".
Мондый материал үзлекләре буенча Халыкара цементлар
ассоциациясе тарафыннан билгеләнгән экологик стандарт күрсәткеченнән ике-өч
тапкырга артыграк, дип өстәде профессор.
Бүгенге көндә әлеге технология җитештерүгә кертелгән –
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә елына 300 мең тонна шундый
цемент җитештерелә.
Мэр ләм утырмалары мәсьәләсен хәл итү өчен эшләнгән
технологияләрне кулланырга мөмкинме дип кызыксынды. Ул искә төшереп үткәнчә,
Казанда ләм утырмасын
термомеханик эшкәртү цехы төзелеше тәмамланып килә. "Эшкәртү барышында без
башка илләрдә төзелеш материалы буларак кулланыла торган гранулят алабыз, – дип
билгеләде И.Метшин. – Без дә бу гранулятны төзелешкә җибәрә алабызмы?"
В.Хуҗин сүзләренә караганда, аннан керамзит тибы буенча тутыргыч ясарга була.
Мэр фәнни-мәгариф үзәге хезмәткәрләрен ләм утырмасы
мәсьәләсен хәл итү эшенә кушылырга чакырды. «Нәтиҗәле эш өчен нәрсәләр
кирәклеген хәбәр итегез, без проектны төзи һәм гамәлгә ашыра алсын өчен, үз
тәкъдимнәрегезне кертегез. Без сезнең фәнни фикерегезгә, тәҗрибәгезгә
мөрәҗәгать итәбез ", – диде Мэр.
Юллардагы колея проблемасы
автомобильләрнең шипланган тәгәрмәчләренең зарарлануы белән аңлатыла
"Технологияләр" үзәгеннән соң шәһәр башлыгы
юл-транспорт тармагы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәм яңадан
әзерләү белән шөгыльләнүче "Юллар" фәнни-мәгариф үзәгендә булды. Үзәк
базасында юл-күпер материалларының озакка чыдамлы булуы һәм үзлекләрен фаразлау
өлкәсендә фәнни мәктәп үсә, уникаль технологияләрдән файдаланып тикшеренүләр
һәм экспериментлар үткәрелә.
Мэр җиһазларны карады, яңа технологияләр белән
танышты. Шәһәр башлыгы өчен экскурсияне «Автомобиль юллары, күперләр һәм
тоннельләр» кафедрасы мөдире, техник фәннәр кандидаты Евгений Вдовин үткәрде.
Ул бүгенге көндә үзәк, төп бүлекләрдән тыш, күпер корылмаларын һәм юл
конструкцияләрен сынау буенча ике лабораторияне үз эченә ала, дип сөйләде.
Бүген Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендәге кебек
үк, юлларда колеялар барлыкка килү проблемасы актуаль булып кала бирә, бу юл
катламының деформацияләнүенә китерә. «Без бу проблема белән яңа юлларда
очрашабыз – инде өченче елга колея барлыкка килә. Без моннан кайчан
котылачакбыз? "– дип кызыксынды Мэр үзәк белгечләреннән.
Е.Вдовин билгеләп үткәнчә, бүген бу проблеманы
Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә хәл итәргә тырышалар. Юлларда колея барлыкка килүнең төп сәбәбе –
автомобиль тәгәрмәчләрендәге шипланган резина, дип аңлатты. «Физика законнарын
берәү дә гамәлдән чыгармады: чыныккан шип һәрвакыт таштан ныграк була, – дип
аңлатты ул. – Бу проблеманы бөтен дөнья
хәл итмәгән әле, без моннан котыла алмаячакбыз».
Универсиада проспектындагы юл катламын анализлау барышында белгечләр колеяның юл
катламының тизлек режимы югары булган өске катламының сул ягына күбрәк кагылуын
ачыклады. Шул ук вакытта түбәндәге
катлам идеаль халәттә кала бирә. Е.Вдовин сүзләренә караганда, бу сыйфатлы
төзелеш һәм бик югары транспорт йөкләнеше турында сөйли. "Барысы да бер
карарга килгән арада – югары катлам, теләсә нинди материал кебек туза, аны
алыштырырга кирәк. Күп кенә Европа илләрендә бу 2-3 елга бер тапкыр эшләнә
", –дип йомгаклады ул.
Ахырда Мэр үзәк хезмәткәрләре белән аралашты һәм
аларга эшләрендә уңышлар теләде.
Искәртәбез, бүген КДАТУда И.Метшин студентлар һәм
университетны тәмамлаучылар белән очрашты. Анда шәһәр башлыгы Казанда Шәһәр
үсеше институтын төзү турында игълан итте.
StartFragment
EndFragment