(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Җирле дәрәҗәдә
көчле яшьләр сәясәте киләчәктә демократияләрнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә
ачкыч булып тора. Шуңа күрә яшьләр эшенә инвестицияләр кертергә һәм барлык
яшьләр дә үз потенциалларын үстерә, яңа белемнәр һәм тәҗрибә туплый, үз идеяләрен
тормышка ашыра, уңай үзгәрешләрне хәрәкәт иттерүче көчкә әверелә алырлык
киңлекләр булдырырга кирәк. Мондый фикерне бүген Европа Советы җирле һәм төбәк
хакимиятләре конгрессының Уставн форумында Казан Мэры, БМОның җирле үзидарә
мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты һәм Конгрессның актуаль
мәсьәләләр буенча комитеты вице-рәисе Илсур Метшин белдерде. Швеция вәкиле
Томас Андерссон белән бергә KUDO мәйданчыгында ул җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә
яшьләр белән эшләү турындагы докладны тәкъдир итте.
Яшьләр вәкилләре шәһәр һәм төбәкләр үсешенә үз өлешләрен кертә алалар
Илсур Метшин искә төшергәнчә, 2015 елда яшьләрнең җирле һәм төбәк
дәрәҗәләрендә иҗтимагый тормышта катнашуы турында яңадан каралган Европа
хартиясе кабул ителде. Ул вакытта яшьләрнең социаль хокуклары, аларның социаль
һәм иҗтимагый тормышта катнашуы, шулай ук чегән яшьләре хокуклары турында
хисаплар расланды.
«Барыннан да элек, ни өчен нәкъ менә
яшьләр эше? Конгресс инде озак вакыт яшь кешеләрнең хокукларын һәм
мөмкинлекләрен киңәйтү өстендә эшли. Моның өчен алар белән сыйфатлы эш алып
бару кирәк. Нәкъ менә ул демократик һәм инклюзив бергәлекләр төзергә ярдәм итә,
качаклар һәм мигрантларның интеграцияләнүенә, экологик хәбәрдарлыкны күтәрүгә
һәм уңай социаль үзгәрешләргә ярдәм итә. Шуның аркасында яшьләр аларга
җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм актив әгъзалары булырга ярдәм итәчәк белем һәм
күнекмәләргә ия булалар», – диде ул һәм
нәкъ менә яшьләр үзгәрешләрне таратучы булып торалар һәм шәһәрләр һәм төбәкләр
үсешенә үз өлешләрен кертә алалар, дип өстәде.
«Бу кризистан соң аякка басу өчен безгә яшьләр кирәк»
«COVID-19 эпидемиясе кризисы нәрсә мөһим, ә нәрсә мөһим түгел дигән
дискуссиягә китерде. Мин ышанам ки, яшьләр белән эшләү мөһим эшнең бер өлеше
булып тора. Бәлки, бу чагыштырмача зур булмаган сектордыр, әмма нәкъ менә ул
безнең Европа яшьләренә аның тормышын үзгәртәчәк кыйммәтле тәҗрибә һәм белем
алырга ярдәм итә ала. Бу кризистан соң аякка басу өчен безгә җирле һәм төбәк
әһәмиятендәге мәсьәләләрдә катнашырга теләк белдергән яшь кешеләр кирәк», – дип
ассызыклады Казан Мэры.
Җирле һәм төбәк хакимиятләре сыйфатлы яшьләр эшенә үтеп керүне тәэмин итүдә
төп роль уйный. Алар җирле яшьләрне яхшырак белә һәм тиешле сәясәтне җирле
шартларга җайлаштыра ала, дип билгеләп үтте спикер. Бу эш, үз чиратында, яшьләрне
халыкара дәрәҗәгә чыгарырга мөмкин, ләкин ул урыннарда, шәһәрләрдә һәм
төбәкләрдә башлана.
«Бүген без бергәләп безнең алда торган бурычларга җавап бирергә тиеш»
Яшьләрнең социаль яктан якланмаган төркемнәренә аерым игътибар бирергә
кирәк. Барлык кызыксынган яклар белән диалогта җирле һәм төбәк хакимиятләре
барлык яшь кешеләр өчен тотрыклы һәм инклюзив инфраструктура белән тәэмин итә
ала.
Әмма яшьләр үзләре дә яшьләр эшенең җирле стратегияләрен эшләүдә катнашырга
тиеш, дип билгеләде И.Метшин. Алар җирле һәм төбәк хакимиятләренә, эш сыйфатлы
булсын өчен, яшьләрнең чын өстенлекләрен билгеләргә ярдәм итә ала.
Әлбәттә, нәтиҗәле эшләү өчен туры килә торган җирлек кирәк. Яшьләр
сәясәтендә яшьләрнең җирле һәм төбәк дәрәҗәләрендә иҗтимагый тормышта катнашуы
турында конгрессның яңадан каралган Европа хартиясе һәм Европа Советының «Enter!»
программасы ориентир була ала.
«Бүген, беркайчан да булмаганча, без бергәләп безнең алда торган бурычларга
җавап бирергә тиеш. Җирле һәм төбәк хакимиятләре вәкилләре буларак, без бу
мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы. Без яшьләр эшен инвестицияләргә һәм барлык
яшьләр үз потенциалын үстерә, яңа белемнәр һәм тәҗрибә туплый, үз идеяләрен
тормышка ашыра алырлык, уңай үзгәрешләрнең алга этәрүче көченә әверелеп,
киңлекләр тудырырга тиеш», – дип йомгаклады Казан Мэры.
Яшьләр үзәкләре булган шәһәрләр Европа Советы Сыйфат билгесе ала алачак
Аның докладчысы Томас Андерссон җирле һәм төбәк хакимиятләренең яшьләрне
җәлеп итүгә ничек ярдәм итә алуы турында конкрет стратегик тәкъдимнәр булган төзәтмәләрне,
резолюцияне һәм киңәшләрне яңгыратты.
Әйтик, резолюция җирле һәм төбәк хакимиятләрен яшьләр сәясәтенә кеше һәм
финанс ресурсларын инвестицияләргә; яшь кешеләр белән эшләргә өйрәтү өчен
киңлекләр тудырырга; бу өлкәдә тәҗрибә алмашырга чакыра. Т.Андерссон шулай ук
хакимиятләр фәнни-җитештерү берләшмәләре һәм яшьләр оешмалары белән партнерлык
мөнәсәбәтләрен үстерергә мөмкин, аерым алганда, климат үзгәрүгә каршы көрәш
өчен. Алар шулай ук Европа яшьләр фондыннан финанслауга гариза бирүне дә бүләкләргә
мөмкин. «Шәһәрләр җирле яшьләр үзәкләре барлыкка килгәч, Европа Советының
Сыйфат билгесе алуга гариза бирә алачак. Әгәр шәһәрләрдә әле яшьләр үзәкләре
булмаса, алар аларны булдыру инициативасын үз өсләренә алырга мөмкин», – дип
өстәде спикер.
Конгресс милли хөкүмәтләргә министрларның яшьләр эшләре буенча Комитетына
тәкъдимнәр кертергә һәм аларны биш елга бер тапкыр яңадан карауда катнашырга;
җирле һәм төбәк хакимиятләре һәм яшьләр инициативалары арасында хезмәттәшлекне
хупларга; яшьләр үзәкләре өчен Сыйфат билгесе алырга яки Европа яшьләр
фондыннан финанслау алырга теләгән җирле хакимият органнарына ярдәм күрсәтергә
тәкъдим итә.
«Төгәл гендер алымыннан башка сыйфатлы яшьләр эше була алмый»
«Конгресс шулай ук яңадан дәүләт-әгъзаларны яшьләрне Конгресска үз милли
делегацияләренә кертүне сорый. Бу чаралар яшьләрнең хокукларын һәм
мөмкинлекләрен киңәйтүгә ярдәм итәчәк», – диде Т.Андерссон.
Моннан тыш, Комитетның узган очрашуы кысаларында яшьләр делегатлары
кисәтүенә җавап итеп, резолюциягә гендер проблематикасын өстәделәр. «Төгәл
гендерлы алымнан башка сыйфатлы яшьләр эше була алмый. Әгәр без аның инклюзив
җәмгыятькә ярдәм итүен телибез икән, ул шулай ук гендер тигезлегенә ярдәм
итәргә тиеш. Бу төзәтмәләр документның эчтәлеген арттырачак», – дип ассызыклады
нотыкчы.
Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Устав форумында
төрле секцияләр кысаларында Австрия, Грузия, Финляндия, Бельгия, Франция,
Венгрия һәм башка илләр вәкилләре чыгыш ясады һәм катнашты.