(Казан
шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). 2022 елда БМО Генераль секретаре Генераль
Ассамблеяга шәһәрләр үсешенең Яңа программасын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад
тәкъдим итәчәк. Казан Мэры, җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив
комитет Президенты Илсур Метшин әлеге документка «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият» һәм UNACLA» тарафыннан әзерләнгән бүлекне кертергә тәкъдим итте.
Бүген кич «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»
оешмасының Яңа үсеш программасын гамәлгә ашыру буенча сәяси совет әгъзалары
утырышы булды. Чара Барселонада узды, дөньяның башка илләреннән катнашучылар
онлайн-форматта очрашуга кушылды. Видеоконференция режимындагы утырышта Казан
Мэры һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитет президенты Илсур
Метшин катнашты.
Сәяси советта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Илсур
Метшин шәһәрләрне үстерүнең яңа программасы БМО-Хабитат каршындагы Консультатив
комитет буларак, UNACLA ның төп өстенлекләре һәм мандаты белән тыгыз бәйләнгән,
дип билгеләде. «UNACLA җирле һәм төбәк хакимият органнары арасында җирле һәм
төбәк хакимиятләре ассоциацияләре вәкиллекләре һәм БМО-Хәбитат җитәкчелек
органнары вәкиллекләре нигезендә, тәкъдимнәр эшләү өчен, Яңа шәһәрләр үсеше
программасын гамәлгә ашыруны башлап җибәрүгә нигезләнеп, платформа булырга тиеш»,
- дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәрләрне үстерү буенча яңа программаның төп максаты
– тотрыклы шәһәр үсешендә. Казан Мэры фикеренчә, бу максатка шәһәрне тотрыклы
планлаштыру, шәһәр кагыйдәләрен һәм җирле законнарны яхшырту һәм камилләштерү,
шәһәр икътисадын камилләштерү аша ирешергә мөмкин, бу беренче чиратта сыйфатлы
эш урыннары булдыруда, шул исәптән бизнес һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү юлы белән
дә. «Шәһәрләрне үстерүнең яңа программасы тотрыклы үсешнең төп өч юнәлешенә –
социаль, икътисадый һәм экологик юнәлешкә таяна. Әлеге төп юнәлешләр социаль
интеграцияне һәм хәерчелекне юкка чыгаруны, тотрыклы һәм инклюзив шәһәр чәчәк
атуын һәм һәркем өчен мөмкинлекләр тәэмин итүне һәм экологик тотрыклы шәһәр
үсешенә ярдәм итүне үз эченә ала», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул шулай ук
һәр дүрт ел саен БМО Генераль секретаре программаны гамәлгә ашыру барышы
турында доклад тәкъдим итә, дип билгеләде. Киләсе доклад 2022 елда тәкъдим
ителәчәк. Казан Мэры ассызыклаганча, докладны әзерләү БМО-Хәбитат БМО
системасының башка тиешле органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә
координацияләнергә тиеш. «Докладта программаны тормышка ашыруда ирешелгән һәм
халыкара дәрәҗәдә расланган тотрыклы урбанизациягә һәм торак пунктларга
мөнәсәбәте булган максатлар һәм бурычлар сыйфат һәм сан анализы булырга тиеш»,
– дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм бу
докладны әзерләүдә 2021 ел дәвамында сәяси совет һәм UNACLA БМО-Хабитат ярдәм
итәргә тиеш, дип белдерде. Моннан тыш, ул җирле хакимият органнарының
турыдан-туры консолидацияләнгән фикерен чагылдыруны тәэмин итәчәк бүлекне
докладка кертергә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, сәяси советлар – «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият» сәясәтен эшләү өчен булдырылган советлар. Аларны
җирле дәрәҗәдә сайланган лидерлар җитәкли, бу безнең Бөтендөнья оешмасында
сәяси дебатларны көчәйтергә һәм стратегик темаларга карата сәясәт буенча
тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирә.
2020 елның ноябрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият» Бөтендөнья советында төзелгән шәһәрләрне үстерү буенча Яңа
программаны гамәлгә ашыру буенча сәяси совет эшчәнлеге шәһәрләрне үстерүнең яңа
программасын тормышка ашыруга бәйле проблемаларны һәм мөмкинлекләрне өйрәнүгә
юнәлдерелгән. Бу программа вәкаләтләре бирелгән инклюзив һәм тотрыклы шәһәрләр
һәм территорияләрне үстерү һәм булдыру өлкәсендә көн тәртибенә кертелгән төп
нигез булып тора.