(Казан
шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Ксения Швецова). «Казан - Россиянең гастрономия
башкаласы» товар билгесе интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт тарафыннан
20-нче гыйнварда теркәлгән. Бу статус перспективада ТР башкаласына туристлар
агымын арттырырга, шулай ук махсус гастрономия турларын оештырырга мөмкинлек
бирәчәк. Шәһәрдә теләсә нинди кунакларның зәвыгын һәм сорауларын
канәгатьләндерерлек шартлар тудырылуы мөһим, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры
Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.
Казанда туризмны үстерү комитеты товар билгесен теркәү
идеясен узган ел башында ук тәкъдим итте. Хәзер шәһәр рәсми рәвештә Россиянең
өченче башкаласы гына түгел, илнең гастрономия башкаласы исемен йөртә.
«Товар билгесен теркәү һәм тулаем алганда, безнең зур
системалы эш нәтиҗәләре Казанның туристик брендын алга җибәрергә мөмкинлек
бирер дип өметләнәбез, – диде шәһәр башлыгы. – Без кунаклардан алган кире
элемтә аша, гастрономия дәрәҗәсе югары булуын, төрле янчыкка биналар бар икәнен
беләбез. Теләсә кайсы кунакка кирәкле шартлар тудырылуы мөһим», – диде Мэр.
Татарстан Республикасы башкаласында җәмәгать туклануы
өлкәсе актив үсә һәм бүген 2 мең 45 предприятие исәпләнә, дип өстәде шәһәр
башлыгы. «Аллаһ насыйп итеп, пандемия тәмамлансын, боларның барысы да Казанның
туристлык потенциалы өчен тулы куәткә эшли алсын, ә безнең эшмәкәрләр үз
предприятиеләрен үстерә алсын өчен, без аларга ярдәм итәчәкбез», – диде
И.Метшин.
Соңгы вакытта эчке туризм территорияләрне үстерүнең
мөһим икътисадый инструментларының һәм перспектив юнәлешләренең берсе булып
тора, дип билгеләде Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. «Казан –
Россиянең гастрономия башкаласы» патентын алу – шәһәр бренды үсешенә өлеш
кертү. Хәзер инде бренд үсеп килүче туристлар агымының, конкурентлы
өстенлекләрнең гаранты булуына беркем дә шикләнми».
Ул искә төшергәнчә, танылган эзләү сервисларының берсе
мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 80%-тан артыгы гадәти булмаган ризыклар
чит мәдәнияткә чумарга сәнгать әсәрләреннән бер дә ким ярдәм итми дип саный.
«Респондентларның 42% ы сәяхәт маршрутын сайлау
вакытында башка критерийлар белән җирле кухняның үзенчәлекләрен исәпкә ала, ә
сораштырылучыларның 16%-ы өчен – карарлар кабул иткәндә төп факторларның берсе,
– дип билгеләп үтте спикер. – Безнең Казан-гастрономик калейдоскоп, анда милли
кухня акцент булып тора».
Казан кунаклары татар милли ризыклары турында иркен
белем ала, мастер-классларда һәм семинарларда катнаша, ризык әзерләү тарихына
чума һәм гастрономиянең атаклы милли шедеврларын әзерләргә өйрәнә ала, дип
өстәде Д.Санникова.
Татар кулинариясе традицияләрен саклауда музейлар
сизелерлек роль уйный – мәсәлән, чәк-чәк музее. «Бүген чәк-чәк, өчпочмак белән
беррәттән, татарларның матди булмаган мирасы, республикабызның визит карточкасы
булып санала, – диде Д.Санникова. – Чәй музее аерым игътибарга лаек – ул
татарлар көнкүрешендә нык тамыр җәйгән чәй мәдәнияте территориясе. Татарлар
өчен чәй эчү – ашап-эчү генә түгел, ә музейга килүчеләрне таныштыра торган тулы
бер ритуал».
Мондый туризм объектлары, белгечләр фикеренчә,
кунакларның яңа белемнәргә булган ихтыяҗын канәгатьләндереп кенә калмый, ә
милли мәдәният һәм тарихны таратучылар да булып тора.
Гастрономия туризмын үстерүгә шәһәрдә үткәрелә торган
фестивальләр – «Тәмле Казан» һәм «КышДаКар-фест» та үз өлешләрен кертәләр,
аларда фермерлык продукциясе җитештерүчеләр, сувенир продукция җитештерүчеләр,
һөнәрчеләр һәм башка индустрия вәкилләре катнаша. «Болар барысы да Казанга
гастрономия турларын формалаштыру өчен яхшы база, ә Россиянең гастрономия
башкаласы статусы аларны нәтиҗәлерәк алга этәрергә ярдәм итәчәк», – дип
йомгаклады Д.Санникова.