(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казанда Татарстан
Республикасы Президенты каршындагы мәгариф һәм фән, Фән һәм технологияләр елын
әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы
узды. Чара Казан Ратушасында төбәк башлыгы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур
Метшин, профильле министрлыклар җитәкчеләре, вуз ректорлары, РФ Фәннәр
академиясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2021 ел РФ Президенты указы белән Фән һәм технологияләр
елы дип игълан ителде. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, көчле фәнни-техник
потенциал, сәнәгать-җитештерү базасы һәм киң чимал комплексы белән беррәттән,
республиканың иң мөһим конкурентлы өстенлекләренең берсе булып тора. «Фәнни
оешмаларның гомуми саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы
урыннарда тора. Республиканың тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы фән һәм технологияләр
өлкәсенең барлык төп сегментларын берләштерә. Фәнни тикшеренүләргә тотылган
чыгымнарның гомуми күләме соңгы 10 елда берничә тапкыр артты, 18 млрд сумга
кадәр», – дип ассызыклады ул.
Республикада инновацион инфраструктура булдырылды – ике махсус икътисадый
зона, технопарклар системасы, финанс институтлары. «Узган ел «Фән» милли
проектында катнашу кысаларында Татарстанда безнең югары уку йортлары конкурс
нигезендә сайлап алуда 1 млрд сумнан артык күләмдәге «Планетаның сыек
углеводородларын рациональ үзләштерү» проблемалары буенча дөнья дәрәҗәсендәге
фәнни үзәк төзүгә хокук алды. КФУ, ФИЦ КНЦ РАН, КНИТУ-КАИ базасын киңәйтү,
реконструкцияләү һәм яңадан коралландыру белән бәйле чараларга 600 млн сумнан
артык акча җәлеп ителгән», – диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Иннополис» университеты каршындагы «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль
проекты кысаларында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча
терәк үзәге төзелә. Төрле өлкәләрдәге профессионалларны әзерләү, югары һәм урта
һөнәри уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү өчен цифрлы
программа эшләнгән. Бу узган ел 550 млн сумнан артык акча җәлеп итәргә
мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте Р.Миңнеханов. Моннан тыш, 2020 елда
республикада «Циркуляр икътисад» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәге
булдырылды. Конкурс нигезендә сайлап алу барышында Татарстан заявкасы җиңүче
дип танылмаса да, проект үзе актуаль.
Быел «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Приоритет 2030»
стратегик академия лидерлыгы программасында башка фәнни-белем бирү үзәкләре
булдыру буенча конкурс сайлап алуларында актив катнашырга кирәк, дип саный
Татарстан Республикасы Президенты.
«Россиядә Фән һәм технологияләр елын уздыру безгә эшчәнлекнең фәнни һәм
сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча эре һәм нәтиҗәле мәйданчыклар
формалаштыру, федераль ярдәм белән проектларда актив катнашу, яшьләрне фән һәм
технологияләр өлкәсенә җәлеп итү, фәнни эшләнмәләрне һәм галимнәрне
трансляцияләү һәм популярлаштыру өчен яхшы мөмкинлекләр бирә», – дип билгеләп
үтте Р.Миңнеханов.
Республикада Фән һәм технологияләр елын үткәрүне әзерләү белән ТР
премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә оештыру комитеты шөгыльләнә.
Комитет составында тармак эшче төркемнәре төзеләчәк. Шулай ук планнарда – 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы
комитетының 45 нче сессиясен уздыру буенча эшче төркем формалаштыру.
Утырышта шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат
Гафуров, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге федераль тикшеренү үзәге
директоры Олег Синяшин, республиканың эре предприятиеләре һәм фәнни үзәкләре, «Иннополис»
университеты вәкилләре чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж