(Казан
шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль, Алинә Бережная). Бүген «Салават күпере» торак
комплексында 260 урынлык ике балалар бакчасы ачылды. Аларның берсенең юнәлеше -
бионика өлкәсендә балаларның социаль тәҗрибәсен үстерү, ә икенче балалар
бакчасында һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак. Мәктәпкәчә
учреждениеләрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәре бар.
45-нче номерлы балалар бакчасы ачылышында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Аның белән бергә яңа балалар бакчаларында шартларны шулай ук «Салават күпере»ндә
яшәүче блогер-әниләр дә бәяләде.
«Салават күпере» – иң яшь микрорайоннарның берсе,
нигездә, яшь гаиләләр яши. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,
республика Хөкүмәте ярдәме белән микрорайонның социаль инфраструктурасы үсеш
алуы сөендерә – инде биш балалар бакчасы төзелде, ә бүген без тагын икене
ачтык, спорт заллары, бассейннары, концерт заллары булган ике заманча мәктәп
бар», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул шулай ук торак массивның икенче һәм
өченче кварталларында социаль инфраструктура төзелеше темплары югары булуын
әйтте. «Без төзи генә башлаганда, кешеләрдә курку бар иде, бу шәһәр чите, диләр
иде. Әмма без шартлар тудырырга вәгъдә бирдек һәм вәгъдәләребезне үтибез», –
дип ассызыклады Илсур Метшин.
Илһам Шакиров проспекты, 7а адресы буенча 45-нче номерлы «Тиктормас» балалар бакчасы «Демография»
милли проекты кысаларында төзелгән. Учреждение 260 урынга исәпләнгән һәм 14
төркемгә ия. Бүгенге көндә аңа 160 бала җибәрелгән. Балалар бакчасының уникаль
юнәлеше бар – монда һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак.
Рекреацияләрдә балалар өчен скалодромнар, импровизацияләнгән футбол кыры
урнаштырылган. «Кече яшьтән үк балаларның, шул исәптән спортка сәләтен үстерү
мөһим, безнең балалар бакчасында булачак профессиональ спортчылар үсәр дип
өметләнәм», - дип сөйләде Казан Мэрына балалар бакчасы мөдире Альбина
Сафиуллина.
Балаларның спорт күнекмәләрен «Хезмәткә һәм оборонага
әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кураторлары, «Олимпиец» Олимпия
резервы училищесы һәм башкалар үстерә. Шулай итеп, яшь чагында ук балалар дөрес
күтәрелергә, чүгәләргә, тартылырга һәм йөгерергә өйрәнәчәк.
Шулай ук балалар бакчасында кече яшьтәге төркемнәр
бар, анда әниләр һәм балалар белән психологлар эшли. Альбина Сафиуллина
сүзләренчә, бу ясле төркемендәге балалар өчен уңай тәҗрибә, аларга җайлашу өчен
вакыт кирәк. «Балалар бакчасына кергәндә ата-аналарның һәркайсы психолог белән
эшләүгә каршы түгел дип анкета тутыра. Бу эшнең мөһим өлеше, чөнки баштагы
этапларда ияләшү процессын дөрес итеп узу бик мөһим», - дип сөйләде Альбина
Сафиуллина.
Шәһәр башлыгы шулай ук өлкән төркемнең табигать белеме
дәресләрендә булды. Биредә балалар «Растем вместе - Бергә үсәбез» проекты
кысаларында нарат орлыклары утырттылар.
Блогер, алты бала әнисе Мәрьям Китаева шәһәр башлыгына
микрорайонны үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин Казан үзәгенә чыкканда, миңа
һава җитми, бик тыгыз төзелеш, монда безнең «Салават күпере»ндә барысы да
уңайлы, төзек, елдан-ел уңайлырак», - диде Мәрьям Китаева.
«Бүген «Салават Күпере» төзелеш сыйфаты, ишегалларының
төзеклеге буенча башкалага охшаган. Әйе, транспорт белән тәэмин ителеш
мәсьәләләре бар, без бу мәсьәләне киләчәктә хәл итәчәкбез», - дип билгеләп үтте
Илсур Метшин.
Бүген шулай ук «Салават күпере» ндә Илһам Шакиров
проспекты, 6 адресы буенча 44-нче номерлы «Керпе»тбалалар бакчасы ачылды. Ул
шулай ук 260 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төп
юнәлеше - бионика өлкәсендә балаларның социаль тәҗрибәсен үстерү.
Казанда быел 1690 урынлык 8 балалар бакчасы ачу
планлаштырыла, шуларның 5-се «Демография» илкүләм проекты буенча төзеләчәк.
2020 елда шәһәрдә үз ишекләрен 2220 урынлы 9 мәктәпкәчә учреждение ачкан иде.