(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). «Салават күпере»
торак массивында парк барлыкка киләчәк.
Микрорайондагы беренче иҗтимагый киңлекне төзү эшләре агымдагы елда
башлана. Парк Наил Йосыпов, Хибин һәм Әлфия Авзалова урамнары чикләрендә,
мәктәпкә һәм балалар бакчаларына якын җирдә урнашачак. Бу хакта бүген Казан
Мэры Илсур Метшин микрорайонда ике балалар бакчасы ачылышында хәбәр итте.
Паркны 3 шартлы өлешкә бүләргә планлаштырыла: «күл» – тыныч ял
зонасы, «мәйдан» – парад зонасы һәм «уен һәм спорт» – актив
ял зонасы. Тартып торучы үзәк нокта булып фонтан урнаштырылган күл булачак.
Аның тирәсендә җәяү йөрү өчен яр буе, пандуслы амфитеатр, төрле дәрәҗәләрдәге
күзәтү мәйданчыклары, таганлы күпер һәм актив уеннар өчен һәм кояш ванналарын
кабул итү мөмкинлеге белән чирәмлек
булачак.
Паркның репрезентатив зонасында мәдәни үзәк һәм аның каршында күп функцияле
мәйданчык урнашачак. Паркның бу өлешендә локаль бәйрәмнәр: район көне,
ярминкәләр, күргәзмәләр, театр тамашалары үткәреләчәк.
Иң бай территория - «Уеннар һәм спорт» зонасы булачак. Биредә балалар
активлыгын, каршылыклар сукмагы булган спорт мәйданчыгын, тренажерларны,
стритбол уйнау өчен мәйданчыкны, экстрим-зонаны туплау планлаштырыла. Шулай ук
проектта күзәтү манарасын төзү каралган.
Паркны проектлау 2020 елда башланган, ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»
проекты кысаларында төзеләчәк. Яңа парк микрорайонда беренче иҗтимагый киңлек
булачак. Проектны гамәлгә ашыру ике чиратта планлаштырыла.