StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Алена Мирошниченко). Узган елны Казан башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә шәһәр Мэры Илсур Метшин бюджет үтәлеше ягыннан уникаль дип атады. Ул искә төшергәнчә, 2020 ел 2,5 млрд сум керем җыеп бетермәү белән башланган. Әмма үткәрелгән оптимальләштерү нәтиҗәсендә республика бюджетыннан 3 млрд сум күләмендә трансфертлар һәм ел ахырына салым керемнәрен арттыру нәтиҗәсендә шәһәр «плюска чыга» һәм үзенең барлык социаль йөкләмәләрен үти алды, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Бюджетның үтәлеше турында тулырак итеп Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.
2020 елга Казан бюджеты кризис вәзгыятьләренең йогынтысын исәпкә алмыйча формалашты
Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ел саен бюджетны формалаштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча да, бюджетара трансфертлар буенча да планлы билгеләнешләрнең уңай динамикасы күзәтелгән. 2020 елга Казанның тотрыклы социаль-икътисадый үсеш фаразыннан чыгып, кризислы хәлләрне исәпкә алмыйча формалашкан бюджеты да искәрмә була алмады.
2020 елга шәһәр бюджетының расланган күләме керемнәр һәм чыгымнар буенча 24 млрд 964 млн сум тәшкил итә, шулардан салым һәм салым булмаган керемнәр – 15 млрд 878 млн сум, ТР бюджетыннан кире кайтарылмый торган акчалар – 9 млрд 86 млн сум. 2019 елның расланган планына карата үсеш абсолют чагылышта 8,4% яки 1 млрд 940,6 млн сум тәшкил иткән.
Беренче ике карантин аенда гына да шәһәрнең керемнәре өчтән бергә диярлек кимеде
ләүләре күләме сизелерлек кимеде, алар бизнесында күрелгән чаралар күбрәк чагылды. Җыелмаган сумманың иң зур өлеше салым салуның гадиләштерелгән системасына һәм алмаштырылган керемгә бердәм салымга туры килә, аның буенча җыелмаган акчалар 150 млн сум һәм 81 млн сум тәшкил иткән.
«Шәһәр бюджеты өчен иң мөһим керем чыганагы-физик затлар кеременә салым – 20%-ка диярлек яисә 263 млн сумга кимегән. Икенче зур керем чыганагы – җир салымы буенча югалтулар 131 млн сум тәшкил итте», – дип хәбәр итте Финанс идарәсе башлыгы.
Оптимальләштерү нәтиҗәсендә бюджет чыгымнары 1 млрд 369 млн сумга кимегән
Салым булмаган керемнәр буенча да кимү күзәтелде. Икътисадның иң зыян күргән тармакларының берсе тышкы реклама өлкәсе булды. Реклама бизнесы вәкилләре өчен шәһәр реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә шартнамәләр буенча түләүләрне кичектерүне тәкъдим итте. Шуңа бәйле рәвештә икенче кварталда шәһәр бюджетына реклама буенча түләүләр кермәде. Гомумән алганда, ел нәтиҗәләре буенча бюджет керемнәренең көтелгән бәяләмәсе ул вакытка 2 млрд сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте спикер.
Керемнәрнең түбән керүен исәпкә алып, апрельдә беренче чираттагы социаль әһәмияткә ия чыгымнарны - хезмәт хакы, салымнар, коммуналь түләүләрне финанслау чыганаклары белән тәэмин итү өстенлекле бурыч булды. Кассадагы аермалар барлыкка килүгә юл куймас һәм бюджетны балансламас өчен, башкарма комитет 1 млрд 369 млн сумга чыгымнарны киметү буенча оптимальләштерү планын эшләде. И.Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, беренче чиратта ел башына 1 млрд сумга якын күләмдә бюджет акчаларының калган өлешләре резервланган. Алга таба бюджетта 380 млн сумлык чыгымнарны оптимальләштерделәр: төзекләндерү объектларын карап тоту чыгымнары кимеде, аерым шәһәр объектларын ремонтлау планнары кичектерелде, шулай ук беренче чиратта булмаган чыгымнар киметелде.
Бюджетны үтәү катлаулы булуга карамастан, шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чаралары каралган. Алар арасында җәмәгать туклануы стационар объектларында җәйге верандаларны түләүсез урнаштыру; гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган төзекләндерү кагыйдәләрен бозган эшмәкәрләргә штрафларга моратория кертү; муниципаль мөлкәт буенча һәм реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә барлык шартнамәләр буенча аренда түләүләрен кичектерү; муниципаль парковкалардан түләүсез файдалану вакытын арттыру.
2020 елның дүртенче кварталында Казан бюджеты 20%ка арткан
Өченче кварталда, үзизоляция режимын гамәлдән чыгару сәбәпле, керемнәр керү белән бәйле вәзгыять бераз тигезләнә башлады, дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин. Ул вакытта керемнәр инде 2019 ел дәрәҗәсендә килде. НДФЛ, УСН һәм җир салымы кебек керем чыганаклары буенча уңай динамика күзәтелде.
«Әмма 9 ай нәтиҗәләре буенча, 2019 елга тулып җитмәү шактый булды һәм 808 млн сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте спикер. – 2019 ел белән чагыштырганда, 2020 елның дүртенче кварталында Казан бюджеты 20%-ка үсеш белән үтәлгән. Шул ук вакытта 445,8 млн сум күләмендә төп арттырып үтәлү бары тик декабрьдә генә тәэмин ителде «. Дүртенче кварталда түләүләр тулысы белән торгызылды һәм НДФЛ, физик затлар мөлкәтенә салым, УСН, җир салымы, җир арендалау түләүләре, яшел утыртмаларны җимерү өчен түләү буенча 2019 ел дәрәҗәсен арттырды, дип өстәде Финанс идарәсе башлыгы.
Ел нәтиҗәләре буенча керемнәр буенча план 4 млрд 87 млн сумга арттырып үтәлгән
2020 елда эре керем чыганагы булып шулай ук Татарстан Республикасы бюджетыннан килә торган бюджетара трансфертлар калган, дип билгеләп үтте спикер. 9 млрд 86 млн. сум күләмендә үтәлеш 3,4 млрд. сумга яки 37%-ка үсеш белән 12 млрд 478 млн. сум тәшкил иткән. Татарстан бюджеты үтәлешендәге кыенлыкларга карамастан, трансфертлар вакытында һәм тулы күләмдә килде.
Гомумән алганда, ел нәтиҗәләре буенча бюджет үтәлеше 29 млрд 51 млн сум тәшкил иткән, план 4 млрд 87 млн сумга арттырылган, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 695 млн сумга, бюджетара трансфертлар буенча – 3 млрд 392 млн сум.
2020 елда шәһәр бюджетының чыгым өлешен үтәү 28 млрд 165,7 млн сум тәшкил иткән, бу расланган планнан 3 млрд 202 млн сумга күбрәк. «2020 елда икътисадның тотрыксызлыгына карамастан, без барлык беренчел һәм социаль әһәмиятле чыгым йөкләмәләрен тулы күләмдә үтәүгә ирештек», – дип йомгаклады докладчы.
«Ел ахырына без барлык социаль йөкләмәләребезне үти алдык»
«Бюджет үтәлеше күзлегеннән караганда, узган ел бөтенләй уникаль булды. Без бик авыр башладык – төшә торган керемнәр буенча тулып җитмәү 2,5 млрд сум тәшкил итте. Шуңа күрә без үз нәтиҗәләрен биргән оптимальләштерү уздырдык. Шулай ук республика бюджеты да ярдәм итте – шәһәргә плюс белән 3 млрд сумлык трансфертлар бирелде. Моннан тыш, ел ахырына без салым керемнәре буенча плюска чыктык һәм барлык социаль йөкләмәләребезне үти алдык», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, узган елда башкарылган эшләр масштаблары буенча район администрацияләренең аерым башлыкларының хисаплары шәһәр мэрларының зур докладларына туры килә. «Ә бездә дүрт шундый администрация бар, плюс «Иске шәһәр» префектурасы. Әлбәттә, булачак сессиядә без саннарда шәһәр халкын без башкарган эшләр белән таныштырачакбыз. Чөнки Юдинода яшәүчеләр Азинода яки Теплоконтрольдә ниләр булганын белми. Бу эшләнгән зур эш катламы, әмма тагын да күбрәк эшләргә кирәк әле», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
EndFragment