(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль, Ксения Швецова).
13-нче февральдә Казанда дүрт мәйданчыкта «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия
массакүләм ярышлары узачак. Шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбедә барлык теләүчеләрне – профессиональ
чаңгычыларны һәм кышкы спорт төрләрен яратучыларны бәйрәмгә кушылырга чакырды.
Гадәттәгечә, Татарстан башкаласында «Россия чаңгы юллары» дүрт мәйданчыкта
оештырыла: Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы
тугаенда, Нагорный бистәсендә, төп старт Юдино поселогындагы «Локомотив»
стадионында биреләчәк.
«Бүген чаңгы трассалары һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен
инфраструктура булу безгә шәһәрнең төрле районнарында чаңгы узышлары оештырырга
мөмкинлек бирә. Әмма флагман дип без «Локомотив» ны саныйбыз, чөнки анда
профессиональ чаңгы трассасы булдырылган, –
дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. –
«Россия чаңгы юллары»нда күп кенә шәһәр халкы катнашыр дип өметләнәбез
– профессиональ чаңгычылар да, гаиләләре
һәм балалары белән чаңгыда шуарга яратучылар да».
Теләгән һәркем 2 км, 3 км, 5 км һәм 10 км чаңгы ярышларында узыша алачак,
дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
Үзәк мәйданчыкта – «Локомотив» стадионында – беренче узышлар 8.00 сәгатьтән
башлана. Шул ук вакытта 2 км, 3 км һәм 5 км дистанцияләргә, яшь баскычларына
карап, чират буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт
комплексының мактау билгесен алуга дәгъва итүчеләр чыгачак, дип хәбәр итте
А.Салихов. Аннары ярышларга яшь һәм өлкән спортчылар кушылачак – аларга 5 км
һәм 10 км дистанцияне узарга туры киләчәк.
«Профессиналь чаңгычылар арасында узышлар тәмамлануга ук җитәкчеләр,
ветераннар һәм массакүләм йөгерү өчен старт коридорлары ачылачак. Аларга
озынлыгы 2 км булган трассалар тәкъдим ителәчәк, – диде Физик культура һәм
спорт комитеты рәисе.
Тамашачылар һәм җанатарлар өчен зур мәдәни программа әзерләнәчәк: кыр
кухнясы һәм призлар уйнату, киез итекләрдән хоккей турниры, иҗат коллективлары
чыгышлары һәм башка күңел ачу чаралары.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар өчен старт комплектлары бирү бүген, 8-нче
февральдә, Үзәк стадионда башланды һәм 12-нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Мандатлы комиссиянең эш вакыты – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Теркәлү
өчен шәхесне раслаучы документ, шулай ук табибтан чаңгы узышында катнашуга
рөхсәт турында белешмә күрсәтергә кирәк. Катнашучыларны теркәү һәм комплектлар
бирү шулай ук «Россия чаңгы юллары» уздырылган көнне дә булачак – урында
элегрәк узарга өлгермәгән яки соңгы мизгелдә чарада катнашырга карар кылган
кешеләр өчен теркәү өстәле оештырылачак.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр һәм Россия
Федерациясе Спорт министрлыгы дипломнары, шулай ук ярышлар партнерларыннан
истәлекле призлар белән бүләкләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионын
реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланды. Реконструкция ярдәмендә бу
мәйданчык инде хәзер үк эре стартларны кабул итә ала. Шулай итеп, 3-нче
февральдән 7-нче февральгә кадәр стадионда кышкы спорт төрләре буенча Махсус
Олимпиада Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Бу ярышлар
2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына сайлап алу ярышлары булып тора.