(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Алинә Бережная).
Казанның Яңа Савин районында 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында урнашкан
Акчарлак күлләрен реконструкцияләү планлаштырыла. Территориядә реабилитация,
гомуми физик йөкләнеш зоналары, арт-терапия зоналары, аэроинотерапия,
фитотерапия һ.б. барлыкка киләчәк. Булачак парк хастаханә пациентларын
реабилитацияләү һәм якындагы йортларда яшәүчеләрнең ял итү урынына әйләнәчәк.
Реконструкция быел ук башланачак. Медиклар үзләре әйтмешли, илдә мондый
масштаблы проектлар юк иде әле. Күлләрне реконструкцияләү проектын Казан Мэры
Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр.
Акчарлак күлләренең гомуми мәйданы 9,5 га тәшкил итә. Проект буенча
территорияне реконструкцияләү ике этапта узачак. Беренче этапта эшләр 2,6 га
мәйданлы Кече Акчарлак күлендә башкарылачак. Архитектор Виталий Волков
сөйләгәнчә, әлеге территория 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе пациентларын
реабилитацияләү буенча уникаль комплекс булачак. «Бу хастаханәләр янындагы парк
зоналарын төзекләндерүгә өр-яңа якын килү, анда пациентларны реабилитацияләүгә
дә, психоэмоциональ бушану кирәк булган табибларга да зур игътибар бирелә», –
дип сөйләде Казан Мэрына Виталий Волков.
Булачак парк проекты өстендә зур команда эшләде, анда архитекторлар,
табиблар, экологлар һәм якындагы йортларда яшәүчеләр керде. Һәр иҗтимагый
киңлек территориясе үзенең сәламәтләндерү эффекты өчен җаваплы тематик
зоналарга бүленгән. Казанның 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең
нейрореабилитация бүлеге мөдире Эльмира Хөсәенова билгеләп үткәнчә, пациентлар
өчен тернәкләндерү тулы кыйммәтле дәвалау өчен аерылгысыз өлеш булып тора. «Теләсә
кайсы дәвалауда тернәкләндерү чараларының иртә башлануы беренче урында тора.
Һәр пациент өчен индивидуаль тернәкләндерү программасы эшләнәчәк, барлык
процедуралар да табибларның сизгер җитәкчелегендә үткәреләчәк», –дип сөйләде
Эльмира Хөсәенова.
Әйтик, яңа паркта рефлексотерапия
булачак, анда эскәмияләрдә утырып, барлык теләүчеләр күлнең матур
пейзажлары белән хозурлана алачак, псаммотерапия (ком белән дәвалау - ред.
искәрмәсе), социотерапия үз эченә төрле чараларны алачак, ароматерапия зонасында
хуш исле дару үләннәре белән реабилитация узачак, арт-терапия зонасында рәсем
буенча дәресләр узачак. Монда ук пациентлар өчен аэроионотерапия оештырачаклар
– ионлаштырылган һава ярдәмендә дәвалау. Шулай ук паркта спорт мәйданчыклары,
тернәкләндерү һәм спорт тренажерлары урнаштырылачак, терренкур (җәяүлеләр
йөрүе рәвешендәге дозалы физик йөкләнешне, таулы җирлеккә билгеле бер
маршрутлар буенча менүне күздә тоткан санаторий-курорт дәвалау методы)өчен
мәйданчык оештырылачак. Моннан тыш,
пациентлар бакчада утыртылган үсемлекләрне мөстәкыйль үстерә һәм карый алачак.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әлеге проектның
аналоглары бер шәһәрдә дә юк, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, киләчәк паркның
күпкырлы уникальлеге – монда пациентларны тернәкләндерү, табибларның ялы өчен
барлык шартлар да тудырылачак. «Бу проект безнең өчен алга китеш, мондый
комплекслы якын килүне очратканым юк иде әле. Без пациентларга юнәлеш бирү
турында күп сөйлибез, һәм нәкъ менә монда бу концепция тормышка ашырыла. Монда
шулай ук табиблар өчен махсус зоналар булдырылуы мөһим, алар эмоциональ януга
юл куймаска мөмкинлек бирәчәк, чөнки ял итмәгән, канәгатьсез хезмәткәрдән башка
беркайчан да 100 процент нәтиҗә булмаячак», – дип билгеләде Владимир
Жаворонков.
Моннан тыш, күлне төзекләндерү кысаларында сулыкның ясалма аэрациясе дә
планлаштырыла. «Без экологлар белән тыгыз эшлибез, күлнең пычрану белән
проблемалары бар, бу экосистеманы боза. Бу проблеманы хәл итү өчен без күлдә
фонтан урнаштырырга планлаштырабыз», – дип аңлатты Виталий Волков.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе
һәрвакыт медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты белән аерылып торды. «7-нче
номерлы шәһәр хастаханәсе иң яхшыларның берсе – җиһазландыру буенча да,
табибларның һөнәри осталыгы буенча да. Ковидлы пациентларны дәвалаган өчен
бөтен персоналга аерым баш иям. Сез дәвалаган кешеләрдән бик күп уңай
бәяләмәләр. Һәм бу проект өчен, шул исәптән, бездән сезгә рәхмәт», – диде Илсур
Метшин.
Реконструкциянең икенче этабы Зур Акчарлак күле территориясе булачак, аның
мәйданы 6,8 гектар тәшкил итә. Биредә җәяүлеләр өчен агач юллар, уңайлы
кибетләр һәм күзәтү мәйданчыгы булган җәяүлеләр зонасы булдырылачак. Территория
буенча хастаханә пациентлары да, район халкы да йөри алачак. Архитектор
сүзләренчә, иҗтимагый киңлек шәһәр халкының яраткан ял итү урыны гына түгел,
транзит зона да булачак. «Кварталларда тыгыз төзелеш, халыкка зур территорияне
урап чыгарга кирәк, парк юлны кыскартырга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты
Виталий Волков.
Илсур Метшин ассызыклаганча, яңа парк кварталлар районында рекреацион
зоналар төзүдә беренче этап булачак. «Кызганычка каршы, 90-нчы елларда
кварталларда яшәүчеләр парк зоналары мәхрүм иде, монда тыгыз төзелеш алып
барылды. Йөрү зоналарын төзүнең беренче этабы Акчарлак күлләре паркы булачак,
соңрак Гаврилов урамындагы яр буе да
барлыкка киләчәк. Этаплап төзи
башлыйбыз», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Күлләрне реконструкцияләү проекты белән шулай ук Казан башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев,
7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Артур Делян да танышты.