(Казан
шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына
әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Россия спорт министры Олег Матыцин, ТР
Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин,
министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – 2022
елга Россия Федерациясенең өстенлекле спорт проекты, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, кышкы уеннар дөньяга спорт хәрәкәтенең сәясәттән тыш булуын
күрсәтә. «Безнең төп бурыч – Олимпиаданы традицион рәвештә югары дәрәҗәдә
уздыру. Шул максаттан республика оештыру комитеты төзелде», – диде Рөстәм
Миңнеханов. ТР башлыгы шулай ук Олег Матыцинга рәхмәт белдерде, аның
инициативасы буенча РФ Хөкүмәтендә федераль оештыру комитеты төзү турында карар
проекты карала. Рөстәм Миңнеханов якын арада аның утырышын Казанда уздырырга
әзер булуын белдерде.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, Олимпиадага
әзерлек буенча эш планлы рәвештә алып барыла. Шулай итеп, Россия спорт
министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, әзерлекнең актуаль
мәсьәләләре Республика оператив штабы һәм эшче төркемнәр эше кысаларында
каралачак. Гомуми координацияне ТР Спорт министрлыгы һәм Спорт һәм социаль
проектлар дирекциясе гамәлгә ашыра.
«Татарстанда эре дөньякүләм спорт ярышларын һәм
социаль әһәмиятле чараларны уздыруда зур тәҗрибә тупланган, республикада
профессионаллар командасы формалаштырылган, яхшы шәһәр һәм спорт
инфраструктурасы булдырылган, югары дәрәҗәдә уеннар оештыру өчен кирәкле бар
нәрсә дә бар», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
РФ спорт министры, үз чиратында, 2020 елда катлаулы эш
шартларында Татарстан күп санда кешеләр катнашында чаралар үткәрә белүен
күрсәтте, дип билгеләп үтте. Олег Матыцин ел дәвамында Россия Спорт министрлыгы
белән берлектә чараларда эшләгән республика җитәкчелегенә һәм хезмәттәшләренә
рәхмәт белдерде. «Казанда Махсус Олимпиада үткәрү – зур дәрәҗә һәм җаваплылык,
бигрәк тә мондый катлаулы шартларда», – диде О.Матыцин. Аның сүзләренә
караганда, Татарстанның эре ярышларны оештырудагы тәҗрибәсе югары бәягә лаек,
һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылачагына һәм уздырылачагына шик юк.
Хәзер федераль оештыру комитеты составын формалаштыру
һәм раслау бара, аны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виктор Чернышенко җитәкли. «Якын
арада без федераль оештыру комитеты утырышын җыячакбыз, – диде Россиянең спорт
министры. – Бу тәкъдим Игорь Левитин җитәкчелегендәге киңәшмәдә каралды.
Тәкъдимнәрнең берсе – Бөтенроссия махсус олимпиадасының сынау чаралары
көннәрендә, 2-6-нче февраль федераль
оештыру комитетын үткәрү».
Республика оештыру комитетында докладлар белән шулай
ук ТР спорт министры Владимир Леонов, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе
җитәкчесе Максим Денисов чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.