(Казан
шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур
Метшин Мәүлүтев урамындагы 18-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы
амбулатор травматология үзәге эше белән танышты. Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм
Совет районнары халкы тәүлек буе мөрәҗәгать итә ала торган медицина
учреждениесе узган ел ахырыннан пациентлар өчен үз ишекләрен ачты. Ул Гадел
Кутуй урамындагы иске травмпунктны алыштырды.
Амбулатория травматологиясе үзәге эшли торган
янкорманың мәйданы 470 кв метрны тәшкил итә. Үзәк яңа җиһазлар белән
җиһазландырылган, ә куәте тәүлегенә 150 кешене кабул итүгә җитә, шул исәптән
ашыгыч, кичектергесез һәм планлы формалар буенча.
«Амбулатория травматологиясе үзәгенең функционалы
гадәти травматологиягә караганда киңрәк. Безнең артроскопия, буыннарга УЗИ
үткәрү, эштә заманча рентгенодиагностика комплексын куллану мөмкинлеге бар.
Эчке челтәр буенча сурәтләр нәтиҗәләре компьютерга табиб кабинетына тапшырыла.
Эчке челтәр буенча ясалган сурәтләр компьютерга табиб Кабинетына тапшырыла.
Үзгәрешләр белән пациентлар гына түгел, ә Гадел Кутуй урамында 20-30 ел эшләгән
хезмәткәрләр дә канәгать», – дип сөйләде шәһәр башлыгына 18-нче номерлы Шәһәр
клиник хастаханәсенең баш табибы Ринат Җәләлетдинов.
Р.Җәләлетдинов әйтүенчә, травмпунктта 17 кеше эшли,
шул исәптән табиб-травматологлар, табиб-рентгенологлар, рентгенлаборант, шәфкать
туташлары һәм башка персонал. Хәзерге вакытта үзәк белгечләре буыннар
ультратавыш диагностикасы буенча укулар уза, бу хәзерге вакытта бик актуаль.
Уртача алганда тәүлегенә үзәккә 80-100 беренчел пциентлар һәм 60-70 кабаттан мөрәҗәгать итә.
Травмпунктта пациентларн агымы бүленгән. Мәсәлән,
1-нче һәм 2-нче номерлы кабинетларда пациентларга ашыгыч һәм кичектергесез
хәлләр буенча хезмәт күрсәтелә. Алар арасында гипс салу өчен бүлмә урнашкан,
анда бер үк вакытта ике пациентка хезмәт күрсәтергә мөмкин, бу эш процессын
тизләтә. Сүз уңаеннан, 56% пациент гипс салуга мохтаҗ.
3-нче һәм 4-нче номерлы номерлы кабинетлар
пациентларны планлы тәртиптә кабул итү өчен каралган – монда кабаттан хроник
авырулары булган пациентлар да мөрәҗәгать итә. Алар арасында яра бәйләү бүлмәсе
урнашкан, аны шулай ук кечкенә операция бүлмәсе буларак кулланырга мөмкин,
мәсәлән, диагностика атроскопиясен үткәрү өчен.
Ашыгыч хәлдәге пациентлар агымы артканда, планлы кабул
итү кабинетлары кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен оператив рәвештә үзгәртелергә
мөмкин, дип сөйләде баш табиб.
Исегезгә төшерәбез, 457 кв.м мәйданлы иске травмпункт
5 катлы торак йортның беренче катында урнашкан иде. Бина РФ Оборона
министрлыгының Идел буе-Урал хәрби округының Казан фатир-эксплуатация өлешендә
арендага алынган. Яңа амбулатория травматологиясе үзәгенең проект документациясен «Татинвестгражданпроект» эшләде.
«Әлбәттә, бу – космик корабль. Әнием сәламәтлек саклау
өлкәсендә, район үзәк хастаханәсендә эшләде. Бу табибларның хәзерге вакытта һәм
теге заманда нинди җиһазлары булуында бик зур аерма, – диде Илсур Метшин. –
Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Ул халык өчен бик мөһим. Шәһәрдә медицина
учреждениеләре инфраструктурасын үстерү һәм аларның эш сыйфатын яхшырту – бу
мөһим бурыч, без аны беренче ел гына хәл итмибез, һәм бу юлда күп нәрсәгә
ирештек».
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек
саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.