(Казан
шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле
бүлеге секретаре, шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендәге сәяси советның
онлайн-утырышы узды. Анда 2020 елга эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2021 елга гамәлләр
планы каралды, партия проектлары исемлеге расланды, бу елга шәһәр думасында
депутат фракциясенең эш планы килештерелде.
Елның төп сәяси вакыйгасы – РФ
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, узган ел гадәти тормыш,
эш, уку рәвешенә, шәһәр халкының планнарына җитди үзгәрешләр кертте. Шуңа да
карамастан, шәһәр һәм аның халкы бу сынауларны лаеклы рәвештә уздырып җибәрде.
Мэр партия активистларына, волонтерлар һәм депутатларга табиблар һәм аларның
гаиләләренә, пенсионерларга һәм кайгыртуга мохтаҗ булганнарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт
белдерде.
Партия җирле бүлеге секретаре бу елның төп сәяси
вакыйгасы итеп РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны атады. «Бу безнең
һәркайсыбыз тормышында әһәмиятле вакыйга – без ил парламентын формалаштырап
кына калмыйча, аның алга таба үсеш стратегиясен дә сайлыйбыз. Без сайлау
кампаниясенең бик катлаулы шартларда узачагын аңлыйбыз. Электораль ярдәм
дәрәҗәсен үстерергә, барлык мөмкинлекләрне һәм ресурсларны тупларга, хаталар
өстендә эшләргә һәм камилләштерергә кирәк», – дип белдерде И.Метшин.
Казан Мэры сүзләренә караганда, быел ТР Президенты һәм
республика хөкүмәте ярдәме белән шәһәрдә спорт инфраструктурасы объектларын
реконструкцияләү, капиталь ремонт һәм төзелеш программаларын гамәлгә ашыру
дәвам итәчәк. Ике махсуслаштырылган спорт объекты: «Салават күпере» торак
комплексында спорт гимнастикасы һәм акробатикасы буенча комплекс, «Весна» торак
комплексында баскетбол үзәге һәм башка объектларны төзү турында инде карар кабул ителгән.
«Безнең алда шәһәрнең ерактагы һәр районын уңайлы
спорт объектлары белән тәэмин итү бурычы тора. Инфраструктураны үстерү – «Сәламәт
җәмгыять» партия программасының мөһим өлеше. Бу – бөтен балаларның,
яшүсмерләрнең мәшгульлеге, барлык казанлыларның сәламәт яшәү рәвеше», – дип
ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук төзекләндерү өлкәсенә кагылышлы
планнар, аерым алганда, Казанның барлык районнарында тотрыклы яшел каркас, эре
парклар булдыру, ташландык сәнәгать зоналарын реновацияләү һәм яшелләндерү
турында сөйләде. «Якын киләчәктә Татарстан башкаласында Россия өчен уникаль
булган, Казансу елгасы тирәли 12 яр буе паркыннан торган иң эре экосистема
булдырылачак, аның гомуми мәйданы мең ярым гектар тәшкил итәчәк», – диде ул.
Шәһәр медицина учреждениеләренә
1,5 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән
Партия проектларын гамәлгә ашыру һәм 2021 елга
планлаштырылган эшчәнлек нәтиҗәләре турында «Бердәм Россия» Казан бүлекчәсенең
башкарма секретаре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова сөйләде. Аның
сүзләренчә, пандемия аркасында килеп чыккан чикләү чаралары белән бәйле
рәвештә, күпчелек чаралар, депутатларның гражданнарны кабул итүе
онлайн-форматта үткәрелә башлаган. Шуңа да карамастан, бу үткәрелә торган
чараларның саны һәм сыйфатына берничек тә йогынты ясамаган. Узган ел, партия
проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, партиянең җирле бүлегендә 1300-гә якын
чара үткәрелгән.
«Бердәм Россия», пандемиянең беренче көннәреннән үк,
волонтерлык эшенә кушылган, ул хәзер дә дәвам итә. Волонтерлар, партия
активистлары, депутатлар корпусы сәламәтлекләренә куркыныч янаган кешеләргә
азык-төлек һәм медикаментлар тапшыруда булышкан, көнкүреш мәсьәләләрен хәл
иткән, хуҗалык буенча ярдәм күрсәткән. Депутатлар һәм партиялеләр аз керемле
гаиләләрдән булган укучыларга дистанцион уку өчен 200-дән артык планшет сатып
алган һәм мәктәп укучыларына тапшырган. «Табибларга ярдәм ит» акциясе барышында
башкала партия активы һәм барлык дәрәҗәдәге депутатлар хастаханәләргә һәм шәһәр
поликлиникаларына дистәләгән мең медицина битлеге, антисептиклар тапшырган,
табибларны авырулар яшәгән йортларга илтү өчен транспорт белән тәэмин иткән.
Шәһәрнең медицина учреждениеләренә барлыгы 1,5 млн сумнан артык ярдәм
күрсәтелгән.
«Быел да шул ук режимда эшләргә туры киләчәк. Яшьләрне
патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шәһәр халкын
физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, хәйрия акцияләре үздыру,
аз керемле гаиләләргә, аеруча мохтаҗ булган барлык кешеләргә ярдәм итү –
өстенлекле бурыч булып кала бирә. Аерым игътибар тыл хезмәтчәннәренә, сугыш
елларында батырларча хезмәте белән Җиңү яулаучыларга юнәлтеләчәк, алар
ярдәмендә Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде», – дип
сөйләде О.Воронова.
Шәһәр думасы депутаты, Казанның Парклар һәм скверлар
дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров «Яшел шәһәр» проектын гамәлгә ашыруның өч
юнәлешенә тукталды. Ул шәһәр халкының ишегалларны яшелләндерүдә, парклар һәм
скверлар территориясенә кермәгән яшел зоналарны төзекләндерүдә һәм экологик
тәрбиядә катнашуын күздә тота.
М.Закиров депутатларга һәм партия активына,
төзекләндерелә торган территорияләрдә күпме һәм нинди яшел үсентеләр утыртырга
кирәклеген белү өчен, ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый
фикер алышуларда катнашырга тәкъдим итте. «Боларның барысы да «Вируска каршы
2020-2025 стратегия»сендә куелган100 мең агач утырту максатына ирешү өчен реаль нигез булырга
мөмкин», – дип ассызыклады ул.
Утырыш барышында сәяси совет әгъзалары 2021 елга проектлар
исемлеген раслады һәм шәһәр думасында «Бердәм Россия» фракциясенең эш планын
килештерде.