(Казан
шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында кадрлар
резервының ике көнлек тренингы старт алды, анда шәһәр башкарма комитетының
40-лап яшь хезмәткәре катнаша. Үз тәҗрибәсе һәм эшләнмәләре белән танылган
тренер, коуч, стратегик менеджмент өлкәсендә эксперт Владимир Соловьев уртаклаша.
«Бу семинар сезгә яхшырак булырга, үзегездә салынган потенциалны ачарга гына
түгел, ә иң мөһиме – командада эшләргә өйрәнергә, уртак максатларга, уртак
казанышларга өйрәнергә ярдәм итәчәк», – диде Татарстан башкаласы Мэры Илсур
Метшин, тренингта катнашучыларны сәламләп.
Тренингта катнашучылар стратегик һәм трансформацион
менеджмент күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, корпоратив культураның максатчан
моделен формалаштырырга һәм кертергә өйрәнәчәкләр, үзгәрешләр шартларында
лидерлыкны өйрәнәчәкләр һәм башкалар.
Тренингны яшь белгечләр уза, аларның һәркайсы үз
компетенцияләрендә яхшы эшли, әмма профессионаллар булып калу һәм үсү өчен,
бөтен һөнәри юл дәвамында укырга кирәк, дип билгеләде И.Метшин. «Без күп
эшлибез, күп нәрсәгә ирештек. Төп күрсәткечләр буенча барлык рейтингларда Казан
– лидерлар өчлегендә. Әмма тормыш тиз үзгәрә, безнең алда даими рәвештә яңа
сораулар барлыкка килә. Мәсәлән, ковид белән шулай булды, – дип билгеләде шәһәр
башлыгы. – Безнең хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы булуга карамастан, иске
алымнар һәрвакытта да безнең төп имтихан алучыларның – шәһәр халкының
өметләренә туры килми».
Тренинглар рәвешендә укыту форматы анда
катнашучыларның эксперт белән дә, бер-берсе белән дә аралаша алуы, фикер алышуы
һәм теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүгә яңа алымнар тәкъдим итүе белән аерылып
тора, дип өстәде Мэр. «Монда идарә башлыклары да, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасарлары да бар, шуңа күрә сезнең идеяләр, фикерләр һәм креатив шунда ук
исәпкә алынырга мөмкин», – дип ассызыклады ул.
Үз компетенцияләрен үстерүдән тыш, тренингта
катнашучылар командада эшләргә өйрәнергә мөмкинлек алачак, дип саный шәһәр
башлыгы. «Үз юнәлешләрен яхшы белүче, әмма бергә эшли белми торган кешеләр бар.
Ә бу еш кына – иң мөһиме, – дип фикерләре белән уртаклашты И.Метшин. – «Йолдызлар»,
һичшиксез, кирәк, әмма бу йолдыз үз тирәсендә коллектив атмосферасын көйдерсә,
берни дә барып чыкмый. Без һәрвакытта да гомуми максатларга ирешү өчен яңа
күтәрелүче йолдызларга өстенлек бирәчәкбез».
Сәламләү сүзеннән соң Казан Мэры Владимир Соловьевны –
һөнәри коучны, тренерны һәм стратегик менеджмент өлкәсендә экспертны тәкъдим
итте. В.Словьев эре корпорацияләрдә һәм дәүләт секторында югары җитәкчелек өчен
стратегик менеджмент белән шөгыльләнә, һәм соңгы 20 елда ул үзе 2 меңнән артык
укыту программасы үткәрде. Ул РФ Президенты Администрациясенең, Россия Хөкүмәте
һәм Мәскәүнең кадрлар резервын әзерләү буенча эшләде, Россиянең 15 регионы
башлыклары белән сессия үткәрде.
«Бу белгечнең тренинглары аша Россия икътисады тора
торган эре компанияләрнең барлык хезмәткәрләре уза, – дип билгеләде шәһәр
башлыгы. – Ышанам, сез бу ике көндә күп нәрсәләргә өйрәнерсез һәм профессиональ
чикләрне киңәйтә, эшкә яңа алымнар кертә алачаксыз».
Владимир Соловьев, үз чиратында, җыелучыларны
сәламләде: «Без теория белән генә түгел, практика белән дә эшләрбез, Казанда
бүген нинди мөһим проектлар гамәлгә ашырылуы, сезнең нәрсә тәкъдим итә алуыгыз,
аларның гамәлгә ашырылуы өчен нинди инструментлар кирәк булуы турында фикер
алышабыз», – диде В.Соловьев.
Чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче
урынбасары Денис Калинкин, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре
һәм башкалар катнашты.