(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Алинә Бережная). Быел Казанда Галимҗан Баруди
урамы, 25 адресы буенча урнашкан 2-нче номерлы балалар музыка мәктәбенә
капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Казан Мэры Илсур Метшин бинаны төзекләндерү
проекты белән танышты, шулай ук яшь музыкантлар һәм педагоглар белән аралашты.
2-нче балалар музыка мәктәбе шәһәрнең иң борынгы
мәктәпләренең берсе – 2022 елда ул үзенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Башта
мәктәп Фрунзе урамындагы 18-нче номерлы балалар музыка мәктәбе бинасында
урнашкан булган, ә 1989 елда Галимҗан Баруди урамы, 25а адресы буенча урнашкан
2534,6 кв.метр мәйданлы бинага күчкән.
Музыка мәктәбе эшләү дәверендә 2 меңнән артык
чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлый, алар арасында Җиһанов исемендәге Казан
дәүләт консерваториясе профессоры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Эльза
Әхмәтова, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры, РФ атказанган
мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов,
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе
урынбасары Светлана Персова һәм башкалар бар.
Хәзер мәктәптә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 460 бала
шөгыльләнә. Учреждение базасында фортепиано, инструменталь, тынлы, халык,
вокаль, сәнгать бүлекләре, шулай ук кыллы инструментлар бүлеге эшли. Мәктәп
директоры Фәнүз Гайсинның сүзләренә караганда, барыннан да бигрәк балалар
фортепиано белән кызыксыналар. «Балаларның музыкага кызыксынуы бар, алар
рәхәтләнеп дәресләргә йөриләр, һәм бу шатландыра», – дип сөйләде Казан Мэрына
Фәнүз Гайсин.
Казан Мэры уку кабинетларын карады, мәктәпнең
педагоглары һәм яшь музыкантлары белән аралашты. Балалар билгеләп үткәнчә,
музыка белән алар бик теләп шөгыльләнә, күп нәрсәгә педагоглар ярдәме белән
ирешәләр. «Миңа музыка белән шөгыльләнү ошый, минем өлкән апам Алена Филиппова
да виолончельдә уйный», – дип сөйләде Илсур Метшинга Катя Ткачева фортепиано
бүлегенең беренче сыйныф укучысы. «Без быел мәктәп бинасын ремонтларга
планлаштырабыз. Сиңа, Катя, һәм синең апаңа монда тагын да уңайлырак булсын
өчен барысын да эшләячәкбез. Ә соңрак пианист Денис Мацуевны уйнау өчен чакырачакбыз.
Ә син, Катя, музыкант алдында чыгыш ясарга әзерлән», – дип мөрәҗәгать итте
кызга Илсур Метшин.
Бинаны капиталь ремонтлауны быел ук башлау
планлаштырыла, ул «Мәдәният» милли проекты кысаларында узачак. Бинада барлык 29
уку кабинеты тулысынча ремонтланачак, 160 урынлы актлар залына аерым игътибар
биреләчәк, анда ел саен 70-ләп чара үткәрелә. Биредә, проектның дизайнеры Игорь
Портнов сөйләгәнчә, стеналарда акустик панельләр урнаштырылачак, алар
инструментлар яңгырашының бөтен куәтен тапшыра алачак. Актлар залында түшәм
элеккечә калачак. «Без аңлы рәвештә түшәмне калдырабыз, ул алмашка мохтаҗ
түгел, концепциягә бик яхшы туры килә, аны реставрациялибез генә», – дип
сөйләде дизайнер.
Төсләргә килгәндә, ачык төсләр кулланылачак. «Без
бинаны җиңел, иркен итеп ясарга телибез, проектның изюминкасы фойедагы түшәм
һәм идән дизайны булачак, анда без плиткалар һәм лампалар ярдәмендә фортепиано
клавишаларын имитацияләячәкбез», – дип билгеләде дизайнер.
Шулай ук ремонт барышында тәрәзәләр, инженерлык
коммуникацияләре, батареяләр, электр челтәрләре алыштырылачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, быел шәһәрдә «Мәдәният»
милли проекты буенча Юдино бистәсендә Революционная урамы, 49 адресы буенча
10-нчы номерлы балалар музыка мәктәбе ремонтланачак. 2022 елда мәдәният өлкәсендәге
тагын ике белем бирү оешмасында – Индустрия урамын, 5а балалар сәнгать
мәктәбендә һәм Космонавтлар урамы, 11б адресы буенча урнашкан 7-нче балалар
музыка мәктәбендә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.
Музыка мәктәбендә шулай ук Мәдәният идарәсе башлыгы
Азат Абзалов һәм Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов та булдылар.