(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше
эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Анда Казан
Мэры Илсур Метшин, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, республика
министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, архитекторлар, төзүчеләр һәм
башкалар катнашты.
Утырышта катнашучылар берничә проектны, шул исәптән Иске Татар бистәсе
территориясен үстерү мастер-планын, шулай ук тарихи корпусларның берсен торгызу
белән «Арт-Сити» торак комплексында күпфункцияле сәүдә үзәген төзү проектын
карадылар.
Иске Татар бистәсенең көньяк өлешен үстерү проекты турында МАРХИ укытучысы,
«Рождественка» архитектура бюросы генераль директоры, «РЕ-Школа» җитәкчесе
Наринэ Тютчева сөйләде. Әлеге территория Казан үзәгенең истәлекле урыннарының
берсе һәм зур туристлык потенциалына ия. Тарихи яктан бу урын республика
башкаласының куәтле сәнәгать төене һәм мәдәни үзәге булган. Әмма буыннар
алмашыну һәм җирле халыкның тарихи хәтерендә урбанизация ашкынып үсү белән
аерылу барлыкка килде.
Тәкъдир итү барышында Рөстәм Миңнеханов тарихи мохитне саклау һәм торгызу,
шулай ук мәдәни мирас объектларын актуальләштерү буенча архитекторларның
тәкъдимнәре белән танышты. Моннан тыш, стратегик чишелешләр арасында
территориянең табигый ландшафтын шәһәрнең табигый каркасын үстерү концепциясе
белән координацияләү, җәяүлеләр элемтәләрен активрак үстерү, шулай ук
территорияне шәһәр халкы өчен кирәкле функцияләр белән тулыландыру тәкъдим
ителде.
Республика башлыгы фикеренчә, Иске Татар бистәсен үстерү шәһәр халкы өчен
уңайлы киңлек булдырырга һәм туристлар агымын шактый арттырырга мөмкинлек
бирәчәк. «Бу эшне мантыйкый ахырына җиткерергә кирәк. Бу башкалабызның иң
кыйммәтле һәм матур урыннарының берсе, анда сакларга кирәк булган бик күп кыйммәтле
тарихи объектлар урнашкан», - дип ассызыклады ул.
Шулай ук ТР Президентына «Арт-Сити» торак комплексында Ершов урамындагы
тарихи кыйммәткә ия шәһәр төзелеше объектын торгызу белән бергә күп функцияле
сәүдә үзәге проектын тәкъдим иттеләр. Р.Миңнеханов проектны, белгечләрнең
кисәтүләрен исәпкә алып, эшләп бетерергә кушты.
Соңыннан шәһәрнең баш архитекторы ИлсөярТөхвәтуллина ике проектны тәкъдим
итте: Нур Баян урамындагы торак комплексны һәм «Урам» яшьләр үзәгенең ябык
экстрим-паркын. Илсөяр Төхвәтуллина бинаның фасадын төрле артэлементлар белән
бизәргә тәкъдим итте. Республика башлыгы вариантлар эшләргә һәм аларны карауга
тәкъдим итәргә кирәклеген билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж