(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда ике көн эчендә – 14-нче һәм 16-нчы гыйнварда – айлык норманың өчтән икесе яуды, ә ел башыннан – норманың 158%-ы. «Буран» оператив планын игълан иткәннән соң, шәһәрнең барлык районнарында юлларны һәм ишегалларын чистартуга өстәмә техника җәлеп ителде. Зур күләмдә яуган карны чистартып җитешә алмаган һәм тәүлек буе эшләгән ишегалды себерүчеләргә күп кенә казанлылар үзләре ярдәмгә чыкты. Юллардан, ишегалларыннан һәм түбәләрдән кар чистарту бүген дә дәвам итә. «Ике көн эчендә явым-төшемнең айлык нормасының яртысы яугач – бу стихияле бәла-каза. Барлык хезмәтләрнең барлык мөмкинлекләрен кызганмый эшләвен аңлавы өчен без халыкка рәхмәтле», – дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
«Ике атна эчендә юлчылар гадәттә кыш буена чыгарыла торган карның яртысын чыгардылар»
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, ел башыннан Казанда 52 мм явым-төшем яуган, өстәвенә 14-нче һәм 16-нчы гыйнварда – 24 мм, бу айлык норманың өчтән ике өлешен тәшкил итә. Шундый күп кар яву юлларны норматив хәлгә китерү өчен барлык көчләрне һәм чараларны концентрацияләүне таләп итте. Техниканың уртача тәүлеккә чыгуы, өстәмә җәлеп ителгән исәпкә алып, 1 мең берәмлекне тәшкил итте, дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. «Соңгы тәүлектә чистарту эшләренә 885 берәмлек техника чыкты, өстәмә рәвештә 450 берәмлек үзбушаткыч һәм төягечләр җәлеп ителде, – дип билгеләп үтте И.Куляжев. – Кар чыгару эшләре урамнарны максималь колачлау белән алып барыла. Сезон башыннан барлыгы 290 мең тонна чыгарылды».
Көчле кар яву көннәрендә кар эретү пунктлары өч тапкыр артык йөкләнгән режимда эшләде. Аларның гадәти җитештерүчәнлеге тәүлегенә 7200 тонна, ә бүген Казанда тәүлеккә уртача 24 мең тоннага кадәр кар чыгарыла. Шул сәбәпле шәһәрдә, ТР Экология министрлыгы белән килештереп, өстәмә рәвештә 17 вакытлы кар склады ачылды. И.Куляжев сүзләренә караганда, бу эш нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга һәм үзбушаткычларның көтү вакытын минимальләштерергә мөмкинлек биргән.
Тротуарларны чистартуга 70 берәмлектән артык кече механикалаштыру техникасы һәм 400 юл эшчесе җәлеп ителгән. Ким дигәндә, көнгә ике тапкыр реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы кулланып, юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртү башкарыла. Сезон башыннан барлыгы 37 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма тотылган.
«Хәзерге вакытта юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту эшләре дәвам итә, өемнәрне кечерәйтү, бистәләрне чистарту һәм кар чыгару эшләре дәвам итә», – диде И.Куляжев.
«Узган атнада бөтен төбәкнең иң төп проблемасы аномаль кар яву булды. Без мөмкин кадәр күбрәк техника чыгардык, ләкин шулай да вәзгыять гади түгел, – дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Уртача алганда без кышкы чорда 450-460 мең тонна кар чыгарабыз, ә хәзер ике атна эчендә гадәттә кыш буена чыгарыла торган санның яртысын чыгардык».
«Бездә тулаем алганда 700 эшче, ә норматив буенча меңнән артык булырга тиеш»
Экстремаль кар яву шартларында кар чистарту эшен кыенлаштырган иң мөһим проблемаларның берсе эшчеләрнең җитмәве булды. И.Куляжев сүзләренә караганда, аерым алганда, чистарту техникасына механизаторлар һәм машина йөртүчеләр җитешми. «Бездә 600 берәмлек техника һәм шулкадәр үк механизатор бар, ә икенче сменада эшләү өчен 1200 хезмәткәр кирәк. Көннең икенче яртысында техника тик тора», – дип борчылды Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Күбрәк механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне җәлеп итәргә хезмәт хакы түбән, дип билгеләп үтте ул. Бүгенге көндә аларның шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 34 мең сум тәшкил итә.
«Без техниканы шактый актив сатып алдык, әмма бүгенге көнгә эшче куллар җитмәү мәсьәләсе мөһим булып калды. Идарәче компанияләр белән бергә бездә якынча 700 эшче, ә норматив буенча меңнән артык эшче кирәк, – дип шәрехләде Мэр. – Бу мәсьәләне хәл итик, тиешле финанслау билгеләнсен өчен республика Хөкүмәтенә, Финанс министрлыгына мөрәҗәгать итик».
Беренче категорияле юллар норматив буенча бер тәүлек эчендә чистартыла, икенче һәм өченче категориялеләр җиде тәүлек дәвамында чистартыла, дип искәртте шәһәр башлыгы. Интенсив хәрәкәт вакытында махсус техника ярдәмендә кар чистарту эшен башкару авыр, шуңа күрә аның төп өлеше төнлә уздырыла. Әмма ишегалларында кече механизация техникасы узуга, планлаштырылган җыештыру турында кисәтүгә карамастан, кешеләр калдыра торган автомобильләр комачаулый. Еш кына шәһәр халкы юл, шул исәптән төп магистральләр буйлап транспорт чараларын калдыра.
«Аңлыйм, чираттагы тапкыр шәһәрлеләрне ул куйган җирдән машиналарны алып куюны сораганда берәүдә дә шатлык уятмый. Әмма, шуңа да карамастан, без ялгыз, кешеләр белән диалогсыз, тәртип урнашмаячагын аңларга тиеш, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Хәзер бездә моны аңлаган кешеләр күбрәк, һәм без бик рәхмәтле. «Кар явасын белмисезме әллә?» – дип сораганнар да бар. Беләләр, ләкин барган көйгә кар тотарга әле беркем дә өйрәнмәгән, бу стихияле бәла-каза. Без шәһәр халкыннан аңлауны сорыйбыз һәм бу мәсьәләдә уртак җаваплылык өчен рәхмәтле булачакбыз».
Өстәмә техниканы һәр районда чистарту өчен җәлеп иттеләр, казанлыларның күбесе ишегалды себерүчеләргә ярдәмгә чыкты.
Шәһәрдә кар чистартуның барышы турында барлык район администрацияләре башлыклары сөйләде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә кар чыгару урамнарны максималь колачлау белән алып барыла. Сезон башыннан барлыгы 82 мең тоннага якын кар чыгарылган, шулардан Яңа ел бәйрәмнәрендә – 45 мең тонна, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев.
«Бер тәүлеккә уртача 15 мең тонна кар чыгарыла, кайбер юллар буенча параллель рәвештә ротор белән ату башкарыла, – диде ул. – Шәһәрдә «Буран» оператив планын керткәннән соң, эштә 681 берәмлек техника, шул исәптән 281 җәлеп ителгән эшләгән».
Көн саен булганына өстәмә рәвештә уртача 27 төяү техникасы, 74 самосвал һәм 5 автогрейдер җәлеп ителә. Тротуарларны чистартуда һәркөнне 18 берәмлек техника һәм 120 юл эшчесе эшли.
Т.Алибаев сөйләвенчә, 15-нче гыйнвардан 18-нче гыйнварга кадәр йорт яны территорияләрен җыештыруда көн саен 650 ишегалды себерүче, 66 берәмлек махсус техника (23 берәмлек өстәмә рәвештә ялланган), 35 берәмлек кече механикалаштыру техникасы эшли. Эре адарәче компанияләрнең барлык ишегаллары хәзер җыештырылган, күпләп машиналар тора торган ишегалларында гына проблемалар бар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ике район территориясендә 208 идарәче компания идарәсендә булган 1212 күпфатирлы йорт урнашкан.
Моннан тыш, 39 түбә кардан чистартылган, калган 23 түбә бүген чистартылачак.
Ямашев проспекты, 82, Чистай урамы, 23, Голубятников урамы, 20, Чуйков урамы, 9 адресы буенча 70-кә якын яшәүче үзләренең идарәче компанияләре чакыруы буенча ишегалларын җыештыруга ишегалды себерүчеләр белән бергә чыктылар. «Без шәһәр халкына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле», – диде Т.Алибаев.
Киров һәм Мәскәү районнарында шулай ук узган атнада юлларны һәм ишегалларын кардан чистарту эше тәүлек буе барды, дип хәбәр итте Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илсур Хисмәтуллин. Эштә 148 берәмлеккә кадәр техника, шул исәптән 33 өстәмә җәлеп ителгән һәм 100-дән артык юл эшчесе җәлеп ителгән. Атна дәвамында 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Вахитов һәм Идел буе районнарында 15-18-нче гыйнварда 36 мең тонна кар чыгарылган, 596 тонна реагент һәм 390 тонна комлы катнашма кулланылган. Техниканың уртача тәүлеккә чыгуы 350 берәмлек тәшкил итте, шуларның 16-сы – өстәмә рәвештә арендага алынган техника, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Андрей Лобов.
«Тротуарларны җыештыру өчен кече механикалаштыру техникасының 34 берәмлеген һәм 165 юл эшчесен җәлеп иттеләр. Барлыгы 1-нче гыйнвардан 18-нче гыйнварга кадәр 74 мең тонна кар чыгарылган, 1,5 мең тонна реагент һәм 1784 тонна комлы катнашма кулланылган, – дип хәбәр итте А.Лобов. – Узган атнада чистарту өчен 37 махсус техника һәм 302 урам себерүчесе җәлеп ителгән. Бөтен 742 йорт ишегалдында да кар чистартыла, бүгенге көнгә ишегалларының 75%-ы норматив хәлгә китерелгән».
Совет районында һава шартлары начарланганнан бирле җыештыру өчен 92 берәмлек техника җәлеп ителгән, идарәче компанияләр тагын 44 кече механизация техникасын җәлеп иткән. Подрядчы оешмаларында булган техниканы исәпкә алып, аның тәүлеккә уртача чыгышы 226 берәмлек тәшкил итте, ишегалларында һәркөнне 81 махсус техника һәм 731 урам себерүче эшләде.
Кар чистарту һәм юлларны карап тоту эше кышкы сезон ахырына кадәр көчәйтелгән режимда дәвам итәчәк.