(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген Казан башкарма
комитетында эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин авыл хуҗалыгы ярминкәләре
уздыру өчен җиһазландырылган урыннарның санын арттырырга кушты.
Шимбә көннәрендә 12-нче сентябрьдән 27-нче декабрьгә
кадәр Татарстан башкаласының барлык районнарындагы 16 авыл хуҗалыгы ярминкәсенә
628 млн сумлык продукция китерелгән. Уртача бер ярминкә көнендә 39 млн сумнан
артык товар сатылган, дип хәбәр итте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан
Фазылҗанов.
Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр
халкы өчен тәкъдим ителгән бәяләрдән, уртача базар бәяләреннән якынча 20%-ка
кимрәк, азык-төлек продукциясе тәкъдим иттеләр. Ассортиментта яшелчә
продукциясе дә, азык-төлеккә карамаган төркем товарлар да тәкъдим ителде.
Сатыла торган продукция арасында гадәттәгечә яшелчә, ит һәм сөт продукциясенә
ихтыяҗ зур булды.
16 сәүдә мәйданчыгының һәркайсында Татарстан
Республикасының 22 муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук
республиканың агросәнәгать комплексының 22 оешмасы – Татарстан Кулланучылар
берлеге оешмалары, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе
һ.б. катнашты. Ярминкәләрдә сатыла торган бөтен продукциянең сыйфаты иң элек
тиешле хезмәтләр тарафыннан тикшерелде, дип ассызыклады Р.Фазылҗанов.
Ярминкәләр уздырганда Россия кулланучылар хокукларын
яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык
нормалары һәм таләпләре үтәлде, шул исәптән сәүдә урыннарын урнаштыру
дистанциясе һәм сатучыларның битлек режимын үтәве.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Россия
кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль
хезмәте идарәсе белән берлектә 26-нчы октябрьдән 9-нчы ноябрьгә кадәр
җимеш-яшелчә продукциясенең һәм яраклылык сроклары куркынычсызлыгы мәсьәләсе
буенча кайнар линия оештырылды. Барлыгы 133 мөрәҗәгать килгән, нигездә,
казанлылар җимеш-яшелчә продукциясен сату кагыйдәләре, продукциянең сыйфатына
һәм куркынычсызлыгына таләпләр белән кызыксынганнар.
«Якын арада ярминкәләр үткәрү планлаштырылмый.
Чираттагы ярминкәләрне уздыру даталары турында мәгълүмат халыкка массакүләм
мәгълүмат чаралары аша өстәмә рәвештә җиткереләчәк», – дип йомгак ясады
Р.Фазылҗанов.
«Өстәлләребездә икмәк, сөт, бәрәңге, ит, башка
продуктлар булган өчен хөрмәтле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәхмәт әйтәсе
генә кала», – диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм район администрацияләре
башлыкларына шәһәр халкы исеменнән шәхсән рәхмәт әйтергә кушты.