(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Алена
Мирошниченко). Белгечләр фаразлавынча,
2040 елга Казанда халык саны 1,5 миллион
тәшкил итәчәк. Әмма, хәзерге үсеш темпларын исәпкә алганда, бу
күрсәткечкә 10 елдан соң ук ирешергә мөмкин. Әлеге фикерне бүген шәһәр Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
10 ел эчендә гаиләдә
өченче һәм аннан соңгы булып туган балалар саны өч тапкыр арткан.
2020 елда Казанда 19 мең 777 сабый тууы теркәлгән. Бу,
2019 ел белән чагыштырганда, 93 балага күбрәк. Яңа туган балаларның 52%-ы –
малай, 48%-ы – кыз, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә гражданлык хәле актларын
теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина.
Туу турында теркәлгән актларның гомуми санына караганда,
гаиләдә беренче балалар – 43%, икенче балалар – 38%, өченче һәм аннан соңгы
туган балалар саны 19%-ны тәшкил итә. «Берничә балалы гаиләләр формалашу
тенденциясе шәһәрдә инде 10 елдан артык саклана. Бу чорда өченче һәм аннан
соңгы булып туган балалар саны өч тапкырга арткан. 259 гаиләдә игезәк, 5
гаиләдә өч игез бала туган», – дип сөйләде Римма Миңнуллина.
Соңгы 8 ел эчендә иң киң таралган исемнәр өчлеге
үзгәрешсез кала: малайлар өчен-Әмир, Кәрим һәм Тимур, кызлар өчен – София,
Ясминә, Әминә. 2020 елда теркәлгән
гадәти булмаган бала исемнәре: Кави, Темир, Владимир, Красава, Зөләйха,
Ханна.
«Идел буе
федераль округының Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Самара кебек миллионлык шәһәрләре фонында Казан
туучылар санының югары күрсәткечләрен саклап кала», – дип ассызыклады гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы.
2020 елда Казанда 16 мең 758 кешенең үлеме теркәлгән,
шуларның 49%-ы – ир-ат һәм 51%-ы – хатын-кыз. «Казанда, миллионлык шәһәрләр
белән чагыштырганда, туу турындагы теркәүләр үлем турындагы теркәүләрдән артып
киткән. Казан, элеккечә үк, үсеш кичерә торган шәһәр булып кала бирә. Узган ел халык саны буенча Казанның Түбән Новгородны узып, Россиядә бишенче шәһәр
булып билгеләнүе – моңа дәлил булып тора», – дип ассызыклады Р.Миңнуллина.
«Никахлар һәм аерылышулар нисбәте буенча, Идел буе
федераль округының миллионлык шәһәрләре арасында Казан иң яхшы күрсәткечләрне саклап кала»
2020 елда Казанда, узган ел белән чагыштырганда, аерылышулар саны кимегән. Аерылышу турында 3
мең 938 акт теркәлгән, бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 18%-ка кимрәк. Идел буе
федераль округының миллионлык шәһәрләре арасында Казан, никахлар һәм
аерылышулар нисбәте буенча, иң яхшы күрсәткечләрне саклый, дип ассызыклады
Р.Миңнуллина.
Әмма коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр аркасындагы 2020 ел нәтиҗәләре буенча, гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 8 мең 369
гаилә теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 19%-ка кимрәк. Ешрак 25
яшьтән 34 яшькәчә ир-ат һәм хатын-кызлар
никахлашкан, дип өстәде спикер. Узган елның 18-нче ноябрендә өйләнешкән иң олы яшьтәге
парның киявенә – 84, ә кәләшенә 88 яшь тулган.
Р. Миңнуллина, шулай ук, катлаулы булган 2020 елның гаилә
тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы
чараларын үткәрүгә дә үз төзәтмәләрен кертүе турында билгеләп китте. Мондый
очрашулар елның икенче яртысында, чикләүләр йомшартылгач яңартылды. Нәтиҗәдә, гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре
1 мең 189 гаиләне котлады. Бу 2019 елга караганда 124 гаиләгә күбрәк.
Алар арасында бер пар – 70 яшьлек, 193 пар – 60 яшьлек, ә 995 пар – 50 еллык
юбилейларын билгеләп үтте.
«Пандемия вакытында
парлар азрак өйләнеште, әмма, иң
мөһиме –аерылышулар саны да сирәгәйде»
«Һәр сынауның үз уңай һәм тискәре яклары була. Гомумән
алганда, пандемия вакытында парлар
аз өйләнеште, ләкин,иң мөһиме, –аерылышулар
да сирәгрәк күзәтелде. Тулаем алганда, динамика уңай, тенденция оптимистик-Казанда туучылар саны
элеккечә үк югары. Шәһәр үсә, без халык саны буенча Түбән Новгород шәһәрен узып
киттек», – диде Казан Мэры Илсур Метшин. «Белгечләр фаразлавынча, 2040 елга
Казан халкы саны 1,5 миллионга җитәчәк. Бу, ким дигәндә, 5 елга иртәрәк
булачак, дип әйтә алам. Бүгенге көндәге үсешкә караганда, мин 10 елдан 1,5
миллионлы билгене төгәл үтәрбез дип уйлыйм,
бәлки, күбрәк тә булыр»,–дип исәпли шәһәр башлыгы.
Кешеләр Казанны яшәү урыны буларак сайлый; икенче,
өченче, дүртенче һәм хәтта бишенче балаларын
таба, чөнки туасы көненә һәм үз
шәһәренә ышана, дип ассызыклады И.Метшин. «Безгә студентлар килә, ә алар
артыннан – әти-әниләре. Без моңа бик шат
һәм аларның имин, экологик яктан чиста, сәламәт, төзекләндерелгән, каралган,
кешеләр гасырлар буе дус һәм тату яшәгән шәһәрдә гомер итү өметен аклау өчен барын да эшләячәкбез», – дип ышандырды шәһәр
башлыгы.
Халык саны арту шәһәр хакимиятенә дә җаваплылык өсти:
инфраструктура, шул исәптән юл-транспорт, социаль объектлар, торак саны һәм
сыйфаты үсәргә тиеш. «Шәһәребез үсешендә булдырылган әйләнешләрне киметмәү бик
мөһим, – дип өстәде шәһәр башлыгы. – Шуңа күрә 2021 елда да туучылар саны үсүдә,
аерылышучылар саны кимүдә уңай тенденция күзәтелер дип өметләнәбез. Өйләнешүгә
килгәндә, күпләр мөселман йолалары буенча никах укытып кына яши. Шәһәрдә,
пандемия булу сәбәпле, туйларын уздыра
алмаган һәм чикләүләр аркасында гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсенә эләгә алмаган
гаиләләр күп булуында шигем юк».