(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Узып баручы ел
нәтиҗәләре һәм алдагы халыкара эшчәнлек планнары, эре чаралар уздыру, шулай ук
шәһәрнең транспорт үсеше мәсьәләләре турында бүген Казан Мэры Илсур Метшинның
журналистлар белән традицион яңа ел алды очрашуында сөйләште. Матбугат
конференциясе шәһәр Ратушасында федераль, республика һәм шәһәр массакүләм
мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узды.
[if gte mso 9]>
[if gte mso 9]>
[if gte mso 10]>
StartFragment
«Киләсе ел Казанның цифрлы ыргылыш елы булыр дип өметләнәбез»
EndFragment
Очрашу башында Илсур Метшин ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 ел элеккегеләреннән кардиналь яктан аерылып торган, ул бөтен дөнья өчен яңа сынаулар китерде. Әмма, шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Казанда пандемия белән көрәштә алдынгы сафларда булган табибларга максималь ярдәм күрсәтергә тырышканнар. Ярдәм чаралары шулай ук бизнес вәкилләре һәм гражданнарның үзләре өчен дә булдырылды.
«Без елны сәнәгать җитештерүе индексы буенча 101,5% күрсәткече белән тәмамлыйбыз. Әлбәттә, 40%-ка үскән тармаклар бар, төшкәннәр дә бар – җәмәгать туклануы, ваклап сату объектлары. Ләкин күп эшләнде. Федераль һәм республика хөкүмәтенә үз вакытында ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бер генә программа да туктатылмады, яз көне без барыбыз да локдаунда булганда, киләсе елга торак фондны капиталь ремонтлауны күчерү фикере яңгырады», - дип сөйләде Казан Мэры.
Нәтиҗәдә, ел дәвамында Татарстан башкаласында 460 йорт төзекләндерелде: шартларны яхшырту 20 мең шәһәр халкына кагылды. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, 2020 елның эре проектлары арасында – юлларны капиталь төзү һәм ремонтлау, Зур Казан боҗрасын боҗралау, «Заречная» канализация насос станциясен төзү. Ул яңа канализация насос станциясен гамәлгә кертү киләчәктә 12 млн кв.м торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде. Моннан тыш, ләм явым-төшемнәрен киптерү заводын эшләтеп җибәрү тәмамланып килә. Быел да җәмәгать урыннарын төзекләндерү дәвам итте: Кабан күле әйләндереп алынды, үзәктә генә түгел, перифериядә дә яңа скверлар барлыкка килде. Яшүсмерләр клубларына, җәйге лагерьларга, мәдәният сарайларына капремонт дәвам итте, өч зур мәктәп, 9 балалар бакчасы төзелде. «Кризиска каршы төймә кебек барлык бу программалар безгә икътисадта антитәнчекләрне эшләп чыгарырга мөмкинлек бирде», – дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы барлык билгеләнгән программалар буенча эш дәвам итәчәк, дип ышандырды, әмма инде пандемия шартларында яшәргә өйрәнергә туры киләчәк. Мэр принципиаль яңа бурычлар арасында барлык муниципаль хезмәтләр цифрларга йөз процент күчерүне билгеләде. Бүгенге көнгә муниципаль хезмәтләрнең яртысы электрон рәвешкә күчерелгән, алар буенча мөрәҗәгатьләр халыкның һәм эшкуарларның барлык мөрәҗәгатьләренең 70%-тан артыгын башкарма комитетка кертә. «Әмма без барысын да тулысынча цифрлаштыргач, кешеләргә башка чиратларда торырга кирәк булмаячак. Бу тизлек тә, кабул ителә торган карарларның сыйфаты да, коррупциягә каршы көрәш тә. Киләсе ел Казанның цифрлы ыргылыш елы булыр дип өметләнәбез», – дип белдерде Казан шәһәр башлыгы.
[if gte mso 9]>
[if gte mso 9]>
[if gte mso 10]>
StartFragment
Төзекләндерү турында: «Территория үз-үзен тәэмин итәрлек булырга тиеш»
EndFragment
Матбугат конференциясе башында «Интерфакс» агентлыгы журналисты искә төшергәнчә, РФ Дәүләт Думасы күптән түгел генә территорияләрне комплекслы үстерү турындагы закон кабул итте. Беренче проектлар миллионлы биш шәһәрдә, шул исәптән Мәскәүдә һәм Казанда гамәлгә ашырылачак. Журналист шәһәр башлыгыннан, беренче чиратта нинди проектлар һәм территорияләрне эшкә җигү күздә тотылуын сорады.
«Минем федераль Хөкүмәтнең яңа составына шундый озак көтелгән карарлар өчен
рәхмәт әйтәсем килә. Теләсә кайсы инвестицион проект проблемалар белән очраша,
әмма төп тоткарлык һәрвакыт теге яки бу территорияне комплекслы үстерергә
мөмкинлек бирүче закон булмау иде, - диде И.Метшин һәм хәзерге вакытта шәһәрдә
елга порты территориясен үстерү белән актив шөгыльләнүләрен билгеләп үтте. - Бу
төзелеш өчен бик шәп урын, биредә 10 мең кв.метр торак утыртырга, яр буе,
иҗтимагый киңлекләр ясарга, социаль учреждениеләр, мәктәпләр, балалар
бакчалары, мәдәният, спорт объектлары, яшүсмерләр клублары төзергә мөмкин.
Ләкин без торак санын һәм офислар санын бик каты регламентлаштырачакбыз.
Территория үз-үзен тәэмин итәрлек булырга тиеш».
Төзекләндерү мәсьәләсен дәвам итеп, ТНВ корреспонденты 2021 елда Казансу ярларында төзеләчәк 12 паркның берсе генә булса да гамәлгә ашырылачакмы дип сорады. И.Метшин сүзләренчә, бу бюджет мөмкинлекләренә бәйле булачак. Әмма хәзер Рус-Немец Швейцариясе өстендә актив эш бара. «Киләсе елга тагын бер төзекләндерелгән зона артыр дип өметләнәбез», - диде ул.
«Безгә реформа түгел, ә җәмәгать транспортын үстерү кирәк»
«Реаль вакыт» интернет-газетасы корреспонденты Татарстан башкаласы башлыгыннан иҗтимагый транспорт системасына яңа реформа таләп ителмиме дип кызыксынды. «Соңгы елларда Казанның җәмәгать транспорты системасы эталон булып тора, аннан үрнәк алалар. Ләкин цифрлы алга китеш белән беррәттән, киләсе елда мин аның эшен яхшыртырга теләр идем. Кешеләр җәмәгать транспортын сайласын өчен, безгә транспорт предприятиеләре белән лаеклы сыйфат һәм уңайлыклар оештырырга кирәк. Минемчә, безгә реформа түгел, ә үсеш кирәк», - дип билгеләде Мэр.
Транспорт темасын дәвам итеп, Kazan First ның баш мөхәррире шәһәр башлыгыннан Вознесение тракты буенча планнар белән кызыксынды. И.Метшин, юл хәзерге вакытта актив проектлана, әмма аның төзелеше икътисадка бәйле булачак, диде. Әмма, Мэр сүзләренчә, республика Президенты һәм Хөкүмәте планнарында киләсе елда ук эшләрнең беренче этабын башлау.
[if gte mso 9]>
[if gte mso 9]>
[if gte mso 10]>
StartFragment
Халыкара эшчәнлек турында: «Без – сайланучан кәләш, бөтенесенең кочагына
ташланмыйбыз»
EndFragment
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире билгеләп үткәнчә, соңгы дистә ярым елда Казан халыкара масштабтагы зур чаралар исәбенә үсте. Спикер ачыклык керткәнчә, якындагы елларда моңа охшаш нәрсәдер көтеләме. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа шартларда нәрсә дә булса фаразлау кыен. «Тормыш төгәл дәвам итәчәк, без үсәчәкбез, «җил уңаена таба йөз тотачакбыз». Казан темпны җыйды, һәм бу башта зачетка эшлисең, аннары зачет синең өчен эшләгән очрак кебек», - диде И.Метшин һәм якындагы елларда Казанның чираттагы спорт ярышларын кабул итәчәген әйтте. Аларның иң масштаблысы – 2023 елда УЕФА кубогы, Россиядә ул беркайчан да узмаган.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән бер сорау Казанның башка
шәһәрләр белән туганлашуына һәм тулаем муниципалитетның халыкара эшчәнлегенә
кагылды. И.Метшин ассызыклаганча, мондый формат транспорт, торак сәясәте,
мәгариф, мәдәният, фән, спорт өлкәләрендә иң яхшы практикалар белән алмашуны
күздә тота. Бу ел Казан өчен, гәрчә очрашулар Zoom аша узса да, халыкара
эшчәнлек буенча актив булмады түгел. «Сәяси халыкара муниципаль тормыш
картасында Казан активрак та активрак. Әмма партнерлык өчен партнерлык безгә
кызык түгел. Без – сайланучан кәләш, бөтен кочакка ташланмыйбыз», – дип өстәде
ТР башкаласы Мэры.
[if gte mso 9]>
[if gte mso 9]>
[if gte mso 10]>
StartFragment
Тәнкыйть турында: «Бу һәрвакытта да рәхәт түгел, әмма һәрвакыт гадел була».
EndFragment
Быел мәктәп туклануын оештыруга аерым игътибар бирелде. Берничә атна элек Казан Мэры мәктәп директорлары белән очрашуда өченче чиректән укучыларның туклануына ата-аналар контролен оештыру бурычын куйды. «Беренче канал» корреспонденты Мэрдан бу процессның ничек оештырылачагын сорады. Шәһәр башлыгы аңлатканча, ата-аналар сораулар җыелмасын алачак, алар буенча сыйфатны бәяләү узачак та инде.
«КоммерсантЪ» газетасы вәкиленнән сорау агымдагы ел бюджетына һәм чыгымнарны оптимальләштерүгә кагылды. Илсур Метшин, экономия берничә статьясына кагылды, әмма ел ахырына кадәр шәһәр керемнәр буенча планны үтәргә планлаштыра, диде. Узып баручы елда шәһәр бюджетының тулы картинасын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә киләсе елда хисап сессиясендә күрсәтәчәкләр.
Шәһәр башлыгы шулай ук матбугат вәкилләренең Казан Мэрын турыдан-туры сайлауда катнашырга әзерлекләре, метрополитен үсеше, чүпне термик эшкәртү заводы төзелеше, үзара салым турындагы сорауларына җавап бирде. Очрашуда шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар оештыру, Зур Казан боҗрасын төзү мәсьәләләре дә күтәрелде.
«Мин коллегаларыма узган ел өчен, нәтиҗәле җайга салынган эшебез, Казанга булган мәхәббәтегез, вакыйгаларны профессиональ яктыртуыгыз, үз вакытында һәм гадел тәнкыйть итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу һәрвакыт рәхәт түгел, әмма һәрвакыт гадел. Безнең өчен бу эш юнәлешен төзәтергә һәм без эшләп бетермәгән моментларны көчәйтергә сәбәп», - дип йомгаклады очрашуны Мэр.