(Казан
шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казанда яңартылган «Чулпан»
мәдәни үзәген ачу тантанасы булды. Бу вакыйга шәһәрнең Идел буе районы халкы
өчен чын Яңа ел алды бүләге булды. Реконструкциядән соң учреждениенең үткәрү
сәләте ике тапкырга арткан – 700 кешегә кадәр. Мәдәни үзәкне ачу тантанасында
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Яңартылган мәдәни учреждение «Казан» профессиональ
хореография ансамбленең репетиция базасы, шулай ук Казан шәһәр филармониясе, «Казан
нуры» халык инструментлары оркестры һәм 30-га якын җырчы-вокалчының төп
эшчәнлек мәйданчыгы булачак. Моннан тыш, биредә «Казан» бию ансамбле каршындагы
балалар мәктәп-студиясе, халык уен кораллары оркестры, мюзикллар театры, вокаль
коллективлар белән балалар филармониясе ачу планлаштырыла.
Җиңү проспектындагы «Чулпан» мәдәни үзәге бинасы 1992
елда кинотеатр буларак төзелгән. Өч елдан соң аны мәдәни үзәккә үзгәртеп
корганнар. Вакытлар узу белән бинада коммуникация тузган, бина яңадан
планлаштыруны таләп иткән. «Чулпан» мәдәни үзәгендә мәдәният сарайларын
капиталь ремонтлауның президент программасы буенча масштаблы реконструкция 2019
елның апрелендә башланды.
Реконструкциядән соң биредә иҗат белән шөгыльләнү өчен
барысы да бар - техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган уңайлы
репетиция зоналары, 450 кешегә исәпләнгән заманча тамаша залы , идәндә махсус
амортизацион өслекле 4 хореографик сыйныф һәм башкалар.
Элегрәк законсыз урам сәүдәсе алып барылган
территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде. Хәзер «Чулпан» мәдәният
үзәге белән «Проспект» сәүдә үзәге арасында җәяүлеләр бульвары барлыкка килде,
анда Яңа ел алдыннан чыршы шәһәрчеге урнашкан иде. Бүген бәйрәмдә балалар чыршы
тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, аниматорлар үтеп баручыларның күңелен ачты, ә
сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Шушында ук барлык теләүчеләр
боз фигуралары янында фотога төшә ала иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур
Метшин Идел буе районы халкын көтеп алынган шатлыклы вакыйга белән котлады.
«Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан бөтен Казан өчен
искиткеч вакыйга – «Чулпан» мәдәни үзәге, чын сарай ачылышы. Без моны бик
көттек, - диде И.Метшин. - Һәм болар барысы да безнең Президент Рөстәм
Миңнеханов ярдәме белән. Татарстан башкаласы Мэры искәрткәнчә, Яңа ел
бәйрәмнәрендә казанлылар өчен 65 чыршы шәһәрчеге эшләячәк, моннан тыш, 130 чара
әзерләнгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган
мәдәни үзәктә, шулай ук аның каршындагы мәйданчыкта һәрвакыт күп кеше булыр,
дип ышаныч белдерде. Әлеге мәдәни үзәкне ачу ТАССРның 100 еллыгына багышланды.
Объектны реконструкцияләүдән тыш, якындагы территорияне төзекләндерүгә аерым
игътибар бирелде. Бу үзәк җирле халыкның яраткан ял итү урынына әйләнер, ә
иҗади коллективлар безне үз чыгышлары белән сөендерер дип ышанам». Киләсе
бәйрәм белән!»– дип котлады Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Казанда президент программасы
буенча Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы, «Мәскәү» мәдәни үзәге, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, тимер юлчылар мәдәният йорты, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты ремонтланды.